Телне ничек баетырга? Яңа сүзләр ничек һәм кайда теркәлә? Аларны кулланышка кертеп җибәрү өчен, безгә нишләргә кирәк? Бу һәм башка сорауларга җавапны Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре бирергә тырышты.
«Татар-информ»да узган матбугат очрашуында галимнәр яңалыклар белән дә таныштырды. Хәзерге вакытта институт хезмәткәрләре тарафыннан төзелгән «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»нең икенче басмасы әзерләнә. Алты томлык әлеге басманың дүрт томы инде әзер. Институтның лексикография бүлеге мөдире Ринат Сәфәров сүзләренә караганда, беренче басманың тиражы чикле булу сәбәпле, теләгән һәр кешегә барып җитә алмаган.
– Шуңа да Татарстан китап нәшрияты тарафыннан аның икенче басмасы әзерләнә. Быел нәшриятка бишенче томның кулъязмасын тапшырдык. Шуны да әйтергә кирәк: сүзлекнең икенче басмасына соңгы биш-алты ел эчендә тупланган яңа сүзләр дә өстәлә, булган кимчелекләр төзәтелә, – диде ул.
2014 елда институттагы сүзлекләрнең электрон фонды булдырылган. Аны Фәннәр академиясенең рәсми сайтында урнашкан «TATZET» төймәсенә басып табарга мөмкин. Без яши торган чорда мондый фондның ни өчен кирәклеген аңлатып тору урынсыз булыр. Сөйләмебездә яңа сүзләр көн саен диярлек барлыкка килеп торганда, яңа кәгазь сүзлек чыкканын көтү шактый уңайсыз булыр иде. Шулай да яңа сүзләрне электрон рәвештә генә түгел, кәгазьгә дә теркәп бару юлын тапканнар булса кирәк.
– Галимнәр исәпләве буенча, инглиз телендә көненә дүрт-биш яңа сүз барлыкка килә. Татар телендә көненә бер яңа сүз барлыкка килә дисәк тә, бу елына 300дән артык сүз дигәнне аңлата. Әйтик, 2021 елда басылган аңлатмалы сүзлеккә шуның кадәр яңа сүз кермичә кала. Моны хәл итәр өчен, «Аңлатмалы сүзлеккә актуаль материаллар» дигән берәмлек керттек. Әлегә ул аерым сүзлек рәвешендә эшләнмәде, әмма без һәр яңа сүзне теркәп барабыз, – дип аңлатты Ринат әфәнде.
Вертолет түгел боралак
Ярый, теркәдек, ди ул сүзләрне. Ләкин аларны кулланышка кертмәгән килеш, телебез тагын фәлән берәмлеккә баеды, дип әйтә алабызмы соң? Ринат Сәфәров сүзләреннән аңлашылганча, яңа сүз уйлап табу – бер нәрсә, аны әйләнешкә җибәрү – татарлар өчен авыррак мәсьәлә. Ул моны безнең консерватив булуыбызга, ягъни яңалыкларга сак каравыбызга да бәйләде. Әмма моннан тыш та сәбәпләр бар.
– Яңа татарча сүзләр – шактый ясалма. Алар бит, беренче чиратта, кирәкле мәгънәне белдерергә тиеш. Шул очракта гына яңа сүзләр әйләнешкә керәчәк. Моннан тыш, бу мәсьәләдә милли мәгариф тә зур роль уйный. Телибезме без, теләмибезме, әмма хәтта татар теленең нормалары да урыс теле йогынтысында калды. Яңа сүзләребез дә күп очракта урыс теленә бәйле рәвештә барлыкка килә. Бу – зур проблема, – дип сөйләде Ринат Сәфәров.
Әлеге проблеманы хәл итү юлларын да атады ул. Беренчедән, яңа сүзне мөмкин кадәр күбрәк кабатларга кирәк. Бу бурыч – журналистлар җаваплылыгында. Мисал итеп ул теңкәбезгә тигән «үзизоляция» сүзен атады. Һаман саен әйтә, яза торгач, кулланышка кереп китеп, хәтта «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә дә теркәлгән яңа берәмлек ул.
– Моннан тыш, татар телендә парлы форма бар. Яңа татар сүзен башта аның урысчага тәрҗемәсе белән бирергә мөмкин. Әйтик, иң элек «боралак-вертолет» дип язсак, соңыннан «боралак»ны гына калдырырга мөмкин, – дип аңлатты белгеч.
Илдә ниләр бар икән?
Матбугат очрашуында Татарстанның топонимик каталогы турында да сөйләделәр. Ягъни республикадагы торак пунктлар, географик объектлар һәм алар турындагы мәгълүмат тупланган топонимнар сүзлеге турында.
– Татарстанның топонимнар системасы мең еллар дәвамында дөньяның төрле почмакларыннан күчеп утырган халыкларның үзара катнашуы нәтиҗәсендә формалашкан. Моңа катлаулы географик, тарихи һәм лингвистик шартлар да йогынты ясаган. Һәр миграцион дулкын үзеннән соң яңа атамалар калдырган. Бу, үз чиратында, фәнни тикшерүләр уздыруны сорый. Татарстанның топонимнар каталогы да, беренче чиратта, халыкның тарихи үткәненә бәйле вакыйгаларның эзләрен, аның әйләнә-тирә дөньяны күзаллау үзенчәлекләрен чагылдырган топонимик лексиканы теркәү, фәнни яктан өйрәнү, киң халык катлауларына таратуны күз уңында тота. Топонимик лексика тел байлыгының аерылгысыз бер өлешен тәшкил итә. Бүген каталогка Татарстанда урнашкан барлык торак пунктларның һәм күпчелек географик объектларның атамалары кертелде, – дип сөйләде Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лингвистика бүлеге фәнни хезмәткәре Рифат Мирхәев.
Каталогта атамаларның тарихи-этимологик аңлатмасы да теркәлгән. Моннан тыш, атамаларның төрләре, татар һәм урыс телендәге бирелеше, аларның атамаларның башка, шул исәптән, халык телендә сакланып калган вариантларына урын табылган. Шулай ук каталогка кергән объектлар турында физик-географик, административ-территориаль, икътисадый, тарихи һәм мәдәни характердагы мәгълүмат та бирелгән.
– Эш дәвам итә. Киләчәктә бу каталогка Россиядәге башка татар авылларының атамалары, алар тирәсендәге микротопонимнар да кертеләчәк, – диде Рифат Мирхәев.
Лилия Гыймазова
Фото: "Татар-информ"
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез