Беренчесе – түбәтәйле, пөхтә итеп җыелган сакаллы, сабыр һәм тыныч кына тавышлы мулла. Икенчесе – православие рухание, кара ряса кигән, күкрәгенә тәре таккан Николай ата. Ә өченчесе – галим һәм боларга өстәнрәк караучы Вәли, Аллага да, Тәңрегә дә ышанмаган, фәкать фәнгә һәм үз акылына гына инанган ныклы атеист.
Алар өчәүләшеп кабинага керәләр. Ишекләр ябыла, лифт кузгала һәм кинәт туктап, калтыранып куя, ут сүнә дә барысы да тынып кала. Вәли чакыру төймәсенә баса. «Көтегез, авария бригадасы юлга чыкты, сәгать-сәгать ярымнан булыр», – дип җаваплый динамик. Бүтән чара юк, көтәргә кала.
Өчең өч дөнья кешесе булсаң, бер сүзсез торып булмый.
– Барысы да Чиксез Кодрәт Иясенең кулында, – дип куя мулла. – Без монда бикләнеп калганбыз икән, димәк, шулай язылган булган.
– Раббы безгә сынаулар җибәрә, – дип кушыла Николай ата, – рухыбызны ныгыту өчен.
– Менә башланды, – дип мыскыллап куя Вәли. – Беркем безгә бер сынау да җибәрмәде. Бары тик трос тузган да, реле ялгыш тоташкан. Язмыш түгел, ә физика. Менә инженерлар киләчәк – игътибар итегез, фәрештәләр түгел, кешеләр, гади адәм балалары – һәм барысын да төзәтәчәк.
Һәм бәхәс куба. Аллаһы турында һәм фән турында бәхәсләшәләр. Кем хаклы, ә кем ялгыша. Мулла белән рухани атеист дәлилләренә каршы кайчакта бергә торалар. Вәли икесеннән дә мыскыллап көлә. Тавышлар көчәя, бәхәс кыза бара. Һәркайсы үзенекендә тора, беркемне дә тыңларга теләми.
Шулай бер сәгать үтә. Ике сәгать... Авария бригадасы, гадәттәгечә, соңга кала инде. Кайда «бөке», кайда ниндидер каршылык. Ә хәрәкәтсез тар кабина эче тагын да кыза, тынчулана. Һава юк. Бөркү. Сулыш алуы кыен. Пинжәкләр күптән салынган, күлмәкләр тирдән чыланган. Бәхәсләшергә хәл калмаган – өчесе дә стенага сөялеп, авыр сулап утыралар.
Һәм менә иң өлкәне һәм авыр гәүдәлесе Николай атага начар булып китә. Ул агарына, күкрәгенә тотына һәм идәнгә шуып төшә башлый. Һәм шунда могҗиза хасил була. Бикләнеп калган бу кешеләрнең өч дөньясы бергә тоташа. Бәхәс шундук өзелә. Башка беркем дә кем хаклы, кем хаксыз икәне турында уйламый башлый. Атеист Вәли беренче булып рухани янына ыргыла, аны тотып кала, егылырга ирек бирми, якасын ычкындыра. Мулла шундук сумкасыннан үзе өчен саклаган су шешәсен чыгара, капкачын борып ача да, бер секунд та икеләнмичә, бүтән дин кешесенең ирененә китерә:
– Эчегез, Николай ата. Эчегез, эчегез.
Алар руханины уңайлырак итеп яткыралар, җиләсрәк булсын дип, һава җилпеп торалар, чигәләрен ышкыйлар. Николай ата, бераз тын алып, аруланган сыман булгач, зәгыйфь кулы белән теге шешәне кире суза:
– Сез дә эчегез... сезгә дә авыр бит.
Һәм алар суны түгәрәк буенча йөртә башлыйлар – муллага бер йотым, атеистка бер йотым, руханига бер йотым. Өч кешегә бер шешә. Бер-берсенә ярдәм итәләр, рухландыралар, берәүгә дә начар булмасын дип тырышалар. Мөселман, христиан һәм дингә ышанмаучы бөркү караңгылыкта бер-берсенә таяныч-терәккә әйләнә.
Ниһаять, авария бригадасы килеп, ишек ачылгач, лифттан өчәү – арыган, тирләп чыланган, ләкин исән-сау өч кеше чыга. Өч кеше, ә өч дөнья түгел. Һәм алар инде бәхәсләшмиләр дә, бер-берсенә ятсынып та карамыйлар.
– Беләсезме, – ди Вәли мәйданчыкта тын алып бераз торганнан соң, – без Аллаһ турында кем хаклы икәнен бер дә чишә алмадык.
Мулла елмая:
– Бәлки кем хаклы икәне мөһим дә түгелдер. Мөһиме – авыр хәлгә калгач, без бер-беребезнең динен сорашып тормадык. Без бары тик ярдәм кулын суздык.
Николай ата баш кага:
– Бәхәстә без аерым дөнья идек. Ә бәла-казада кеше булдык.
***
Кешеләр тук һәм җиңел тормышта чакта кемнең дине дөресрәк, кемнең юлы бердәнбер дөрес юл дип бәхәсләшәләр һәм бу бәхәсләрдә бер-берсеннән тагын да ныграк ерагаялар. Ләкин уртак бәла килеп, тар һәм тынчу булып китүгә, карашларның бөтен аермасы чигенеп, гади генә кешелеклелек кала: егылучыны тотып калган кул һәм якыныңа сузылган бер йотым су. Чөнки сынау сәгатендә кешеләрне нәрсәгә ышанулары түгел, ә кем булулары берләштерә. Кеше булулары.
Марат Кәбиров
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез