Тез сызлауны дарусыз җиңү ысулын атаганнар

Теш сызлаганда, кул астында кирәкле дару булмаса, нишләргә?

 Бу очракта угычта уылган суган, сарымсак һәм тоз ярдәмгә киләчәк. Аларны бертигез күләмдә алып, ботка хәленә китереп болгатырга һәм авырткан тешкә куеп торырга кирәк. Өстенә мамык куегыз. Сызлаган тешкә 10–15 минутка ак чыршы (пихта) маена манылган мамык куеп торырга да була. Теш сызлаганга түзә алмасагыз, баш бармак белән имән бармак очрашкан урынга 10 минут массаж ясагыз. Массажны авырткан теш ягындагы кулга түгел, икенчесенә ясарга кирәк. Яисә бер стакан суга 5–6 тамчы йод һәм бер чәй кашыгы тоз салып эретегез дә шуның белән чайкагыз.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре