Якын киләчәктә банклар шикле счетларга акча күчерүне ике көнгә туктатып торырга мөмкин. Депутатлар гамәлдәге законга шундый төзәтмә әзерләгән. Проект авторы – Россия Дәүләт Думасының финанс базары буенча комитет башлыгы Анатолий Аксаков фикеренчә, бу яңалык гамәлгә керә калса, мошенниклар тарафыннан алданучылар саны бермә-бер кимеячәк.
Ник дигәндә, аның нигезендә банклар, шикле счетларга акча күчерергә маташканнарын ачыклауга, бу операцияне ике көнгә туктатып торырга тиеш. Шушы вакыт эчендә банк бу счетны мошенниклар тарафыннан кулланылган ялган счетлар базасына кертеп тикшереп карый, аздан гына алданмаган кеше исә акчасын саклап кала ала. Шикле счетка акча күчүгә ирек куйган очракта, мошенниклар урлаган акчаны иясенә банк үзе кайтарырга мәҗбүр булачак.
Гамәлдәге закон нигезендә банклар клиентларының урланган акчаларын кайбер очракларда гына кире кайтара ала. Әйтик, әгәр банк кешене аның исәп-хисап счеты белән шикле операция башкарулары турында кисәтмәгән булса, ул бу акчаларны үзе түләргә тиеш. Кеше ниндидер операцияне аның ризалыгыннан тыш башкарулары турында хәбәр итә торып та, банк мошенникларга акча күчерүен дәвам иттерсә, югалган акчаны шулай ук кредит оешмасы кайтарырга тиеш.
Мошенникларның оста психолог булуы, нинди алымнар ярдәмендә алдавы турында даими сөйләп торалар. Әмма шуңа да карамастан, алданучылар кимеми. Әле узган тәүлектә генә Татарстанда яшәүчеләр кырыгалдарларга 5,8 миллион сумнан артык акча күчергән. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, бер көн эчендә Казан, Бөгелмә, Алабуга һәм Лениногорск шәһәрләрендә яшәүчеләр әнә шулкадәр акчасыннан колак каккан. Үзәк банк мәгълүматларына караганда, узган ел Россиядә 13,58 миллиард сумлык шикле операцияләр теркәлгән. Алар, нигездә, кешеләрнең беркатлылыгы, мошенникларга бар кирәкле мәгълүматны әйтеп бирүләре аркасында килеп чыккан. Кеше ризалыгыннан тыш башкарылган шикле операцияләрдә югалган акчаның нибары 6,8 процентын гына кайтара алганнар.
Шуңа күрә белгечләр гади генә саклык кагыйдәләрен тагын бер кат халыкның исенә төшерергә мәҗбүр. Банк хезмәткәрләре беркайчан да клиентларының шәхси мәгълүматларын сорап, йә булмаса, акчаңны югалтуың бар, дип куркытып шалтыратмый. Алар клиентның банк картасы номерларын, смс аша килгән парольләрне дә сорамый. Гомумән, үзегез турындагы шәхси мәгълүматны, банк картасы номерларын, смс аша килгән кодларны беркемгә дә хәбәр итмәгез. Мошенник корбаны булмас өчен, иң элек 112 номерына яки «ышаныч телефоны»на шалтыратып, теге яки бу номер буенча сезгә кем шалтыратканны, ул сөйләгән сүзләрнең дөресме-юкмы икәнлеген белешергә кирәк. Телефонга килгән шикле сылтамаларга да басмагыз.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез