Тиргәмиләр Кармәт гөлләре

Кайсыгызның кулы җылы – бәйлисе бар йөрәкне... Хәсән Туфанның шигырь юлларын кабатлый-кабатлый, Аксубай районының Иске Кармәт авылына юл тоттык. Быел Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Хәсән Туфанның тууына – 125 ел. Авылдашлары ничек көн күрә? Иске Кармәттә шагыйрьнең рухы яшиме?

Яктылык иңү

Авылның яшел капкасыннан үтәбез. Йортлары гади. Күршедән калышмыйм, дип, капка-койма алыштыру, кәттәлеккә омтылуны сизмәдек. Күршегә йөрешүләр дә бетмәгән. 130 йортта тормыш гөрли, ә 40 ы – буш. 250 ләп кешесе бар. Зур авыл әкренләп кечерәя бара. Моннан дүрт ел элек башлангыч мәктәбе ябылган. Сәбәбе күпчелек авыллардагы кебек: укучылар аз. Әмма бүген мәктәп яшендә 20 дән артык бала бар әле. Алар 7 чакрым ераклыктагы Аксубай мәктәбенә йөреп белем ала. Быел авылда бер бала туган, икенчесен көтәләр. Җиде кеше бакыйлыкка күчкән. Монда да кайчандыр шәһәргә китеп, картлык көнен туган нигезендә каршы алучылар аз түгел. Гөрләтә аламы алар авыл тормышын? Җавабын үзегез дә беләсез. Халкы терлек асрап көн күрә. Һәр йортта ким дигәндә бишәр сыер тоталар. Сөтен сатып, табыш алалар.

Иске Кармәт авыл җирлеге башлыгы Андрей Парфенов әйтүенчә, авылда татарлар һәм чуашлар туганлашып беткән. Арада катнаш гаиләләр дә ишәйгән. «Буталып беттек инде», – дип көлә башлык.

Бүгенге тормышлары өчен искекармәтлеләр Хәсән Туфанга рәхмәтле.

– Хәсән Туфан исеме авылга яктылык алып килде. 2000 елда музей ачылгач, шактый үзгәрешләр кичерде. Урамнарга асфальт юллар салынды, ике күпер ясалды, чишмәләр яңартылды. Безгә газ да, су да иртәрәк керде. Баганаларга утлар куелды. 60 лап йортка телефон сузылды. Элек ул почтада гына иде. Клуб, китапханә яңартылды. Авыл күтәрелеп китте. Үзара салым акчасына узган ел Хәсән Туфан чишмәсен яңарттык, – дип сөйли Андрей Парфенов.

Күрәсе килү

Хәсән Туфан музеенда безне методист Тәгъзимә Низамова каршы алды. Шагыйрьнең нигезендә торгызылган музей гади генә татар өен хәтерләтә. Бернинди купшылык та юк. 2000 елда шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңаеннан ачылган ул. Ачылу тантанасында катнашкан Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә, музей шәһәрчә түгел, авылча булсын, дигән. Экспонатлар саны ел саен артып тора икән. Аны күбрәк шагыйрьнең туганы Айрат Әхмәтов табып китерә. Соңгы кайтуында Хәсән аганың мандолинасын тапшырып киткән.

– Шагыйрьнең хәтере – музейда. Аксубайга килгән кунаклар монда кермичә китми. Олы юл чатында Хәсән Туфан рәсемен күреп тә, безгә сугылучылар шактый. Бер елны Кытайдан яшь кенә галим дә килгән иде. Хәсән абый турында беләсе килгәч, хәтта тәрҗемәче чакырттык. Яшьләргә шагыйрьнең нинди авырлыклар аша узганын аңлатам. Репрессия еллары турында сөйләгәндә бөтенләй уйга калалар. Кайберләре поэма язган өчен шундый җәза биргәннәрен аңлап та бетерә алмый. Менә шул хәлләр кабатланмасын иде. Авылдашыбыз Григорий Тяманов Хәсән Туфанның шигырьләрен чуаш теленә тәрҗемә иттерде. Балалар бәйрәмнәрдә татарча да, чуашча да сөйли, – ди Тәгъзимә Низамова.

2025 ел – районда Хәсән Туфан елы. Шул уңайдан рәссамнар арасында чара үткән. Алар шагыйрьгә багышлап картиналар иҗат иткән. Хезмәтләре музейда да урын алган.

Без белергә тиеш тарих

Бераз хәтер яңартып алыйк. Музейның түрендә шагыйрьнең әнисе Гөлзизә, әтисе Фәхринең фотосурәтләре урын алган. Алар гаиләсендә сигезенче бала булып туган Хисбулла (шагыйрьнең мулла кушкан исеме). Әтисе мич чыгарган, пыяла кискән, балта остасы булган. Балаларын да әлеге һөнәрләргә өйрәткән. Әнисе балалар тәрбияләгән. Сәләтлерәк кызларны өендә укыткан. Булачак шагыйрь дә 3–4 яшендә үк укырга-язарга өйрәнгән. Аның беренче укытучысы, үз өендә авыл халкы өчен китапханә ачкан Хәсәнҗан мулла Әхмәровның рәсеме дә шул кадерле фотосурәтләр янәшәсендә.

Музей хезмәткәре белән әдип тормышындагы тагын бер кызыклы да, кызганыч та сәхифә турында сөйләштек. Хисбулла Хәсән Туфанга шагыйрь булгач кына әйләнә. Күп еллар татарларга хас булмаган Гөлзизин фамилиясен йөртергә туры килә. Ул бу турыда менә нәрсә дип язган булган: «Безнең нәсел качкын крестьяннардан, соңыннан чукындырылган һәм христиан булып саналганнардан килеп чыккан. Әмма алар чиркәүгә барып никахлашмаган, балаларын чукындырмаган, шуңа күрә аларның балалары «законсыз» булып саналган һәм гражданлык хокукларыннан мәхрүм ителгән. Фамилияләр дә әниләрнең исемнәреннән бирелгән...» 1905 елгы инкыйлабтан соң ул документларын «Хәзрәтов» дип төзәттерә. Соңыннан әле ул Аклар армиясенә алынмау өчен, Хәсән Кусинов исемле казакъ дустының документларыннан файдалана. Шулай итеп, Туфан булганчы аңа дүрт тапкыр фамилия алыштырырга туры килә.

– Хәсән Туфан 1914 елда Тобол губернасының Ахман авылында чыгып китә. Анда абыйлары яңа җир алып, рудник ача. 14 яшьлек Хәсән дә шунда эшли. Аннары абыйлары егетне Уфадагы «Галия» мәдрәсәсенә укырга җибәрә. Галимҗан Ибраһимов аның укытучысы була. Анда Шәехзадә Бабич оештырган әдәбият-сәнгать түгәрәгенә йөреп, шигырь язу серләренә өйрәнә. Әдәби кичәләрдә Сәгыйть Рәмиев, Мәҗит Гафури, Сәгыйть Сүнчәләй кебек шагыйрьләр белән очраша. Әлеге уку йорты егеткә кулына каләм алырга этәргеч бирә. Тик акча җитмәү сәбәпле, кире кайтырга туры килә. 1918–1924 елларда Xәсән Туфан Урал һәм Себер мәктәпләрендә балалар укыта. 1925 елда Казан педагогика институтына укырга керә. Аны тәмамлагач, Бишбалта бистәсендә 17 нче мәктәптә укытучы булып эшли. Быел бу мәктәпкә Хәсән Туфан исеме бирелер дип көтәбез. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла шундый тәкъдим белән чыкты, – ди Тәгъзимә ханым.

Музейда шагыйрьнең шәхси әйберләре күп. Бер почмакта – Казандагы фатиры күренеше. Хәсән аганың өс-баш киемнәре эленеп тора. Әйтерсең, каядыр чыгып киткән дә кайтыр кебек. Истәлекләрнең һәркайсы – үзе бер язмыш. Әнә хатыны, Камал театры артисты Луиза Салиәскәрованың (Гайниҗамал Галим кызы Салиәскәрова) Хәсәне бүләк иткән ридикуле ята. Хатыны анда гаилә тормышы өчен иң кирәкле документларны саклаган.

Шагыйрьнең эш өстәле, язу карасы, шигырьләрен бастырган машинкасы, латин әлифбасында басылган беренче китаплары... Шунысы гаҗәп: сәгатенә 100 ел тулса да, һаман да туктамый.

...Репрессия еллары турындагы истәлекләрне тыныч кына тыңлап булмый. Сөргеннән киеп кайткан күлмәгенә кадәр бар монда. Бу урында Тәгъзимә Низамова бер вакыйганы искә алды: «Сөргендә Хәсән абый сыер көтүе көтә. Яраткан үгезе була. Берсендә чирләп өендә кала. Берзаман теге үгез ул яшәгән йортның тәрәзәсен ватып карап тормасынмы? Хәсәнне юксынып килгән. Бу үгезне бары ул гына тыңлата алган».

Чишелмәгән сер

Искә алып мине быел тагын,

Тиргиләрдер Кармәт гөлләре;

Минем әле алар турында бит

Ярты сүз дә язган юк әле... –

дип язган Хәсән Туфан. 14 яшьтә чыгып киткән шагыйрь туган авылына ни өчен гомер көзләрендә генә әйләнеп кайткан? Озак еллар аерылып торуны  үзе һәм нәселе кичергән авыр язмыш белән аңлатучылар бар.

Авылда аның бер туганы да калмаган дияр идең. Ерак бер туганнары –Минзалиевлар бар икән. Мәскәү өлкәсендә яшәүче оныгы Тимурның да авылга бер мәртәбә дә кайтканы юк. «Их, быел юбилеена булса да кайтартасы иде. Бу хакта сөйләшүләр алып барабыз. Шәҗәрәсен дә эшләттем. Анысы да тиздән әзер булачак», – ди Тәгъзимә ханым.

Хәсән Туфанны аның музеен оештырган, мәктәптә балалар укыткан Рушания Минхановадан да яхшырак белүче кеше юк, диделәр. Бу эшкә ул 25 ел гомерен багышлаган.

– Хәсән абый авылга өч мәртәбә генә кайтты. Авылдашлар сагынып көтеп алды үзен. Урам буйлап үткәннәрне искә төшереп йөрделәр. Кемнәрнең кайда яшәвен төгәл әйтеп биргән. Сабыр, акыллы иде. Рәнҗетелсә дә, күргән авырлыклары турында берәүгә дә сөйләмәде. Соңгы кайтуы 1976 елда булды. Башта укучылар белән аралашты. Минем яныма килеп: «Син кем кызы соң?» – дип, аркамнан какты. Кызыксынучан кеше иде, – дип искә ала Раушания апа. – Аннан кич клубта очрашу булды. Халык сыймагач, тәрәзәләрен алдылар хәтта. Хәсән агага бик күп сораулар бирделәр. «Мин тагын кайтырмын, узган гомерем турында сөйләрмен әле», – диде. Тик насыйп булмады. Элек онытылып яшәгән булса да, хәзер кешенең хәтерендә яши ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре