Исәпләп чыгарганнар: илдә яшәүче өч кешелек гаиләнең айлык чыгымнары уртача 92 мең сум тәшкил итә. Кемдер көн саен ипигә кызыл уылдык ягып ашарга да мөмкин, билгеле. Әмма уртача саннар да күп нәрсә сөйли. Өч кешелек гаиләдә әти-әни эшли дип күз алдына китерсәк, айдан-айга җан асрау өчен генә дә аларның һәркайсы 45–50 мең сум хезмәт хакы алырга тиеш. Акча кая китә? Мәңгелек булып тоелган сорауга җавапны «ВТ» хәбәрчесе дә эзләде.
Абау!
Финанс компанияләренең берсе язып чыкканча, илдә яшәүче өч кешелек гаиләгә тормыш итү өчен аена 92 мең сум акча кирәк. «Шәһәр, төбәк һәм гаиләләрнең яшәү рәвешенә карап, әлеге сумма аерыла», – дип тә искәрткән белгечләр. Мәсәлән, Мәскәүдә яшәүче гаиләләрнең айлык чыгымнары 150 мең сумнан да артып китә икән. Тагын шунысы да бар: узган ел белән чагыштырганда, мәҗбүри чыгымнар, ягъни ашау-эчү, коммуналь түләүләр, кредит, ипотека, балаларга тотылган акча 15 процентка арткан.
Хезмәт хакы алган гына идем, кесәдәге акчадан инде җилләр искән, дип аһ-ваһ килүчеләргә дә җавап бар. Росстат мәгълүматларына караганда, гаилә чыгымнарының иң күп өлеше, тәгаен әйтсәк, 40 проценты ашауга китә. Тамактыр – тәмугтыр, дип юкка гына әйтмиләр, кыскасы. Баксаң, балаларга да акча кызганмыйбыз икән. Айлык чыгымнарның 20 проценты йөрәк парәләренә туры килә. Беренче бишлеккә транспорт, ипотека (һәркайсы 13%) һәм коммуналь түләүләр (11%) дә эләккән.
Чаллыда яшәүче Гөлфирә Исламованың һәр тиене исәптә. Ул дүрт кешелек гаиләнең бөтен чыгымнарын, үзе әйтмешли, «амбар кенәгәсе»нә язып бара.
– Кибеттә банк картасы белән түләгәндә, кайчан күпме акча тотканны сизмичә дә каласың. Ә чыгымнарны язып бару артык иркенәеп китүдән саклый. Дөрес, ашау-эчүгә акчаны кысып тота белмим. Бигрәк тә балаларга. Олы кызыбыз башлангыч сыйныфта укый, кечкенәсе балалар бакчасына йөри. Алар өчен төрле сөт ризыкларын да, тәм-томны да еш сатып алабыз. Мисал өчен, узган айда азык-төлеккә генә дә 32 мең сум акча тотылган. Атна саен уртача 7–8 мең сумлык ризык ашаганбыз. Моңа мәктәптә һәм балалар бакчасында ашауга киткән акча да керә. Кызлар берсе – биюгә, икенчесе рәсем түгәрәгенә йөри. Димәк, «амбар кенәгәсе»нә ай саен 5800 сум өстәлә. Коммуналь түләүләр, ипотека, кием-салым сатып алуга (көзгә балаларның киемнәрен яңраттык) киткән чыгымнарны да өстәсәң, сентябрьдә 106 мең сум тотканбыз. Эшләгән акча яшәргә китеп бара, кыскасы. Керемнәр генә түгел, чыгымнар да арта, – ди ул.
Бәягә карап
КФУның социаль-фәлсәфи фәннәр һәм масскүләм коммуникацияләр институты директоры урынбасары, социология фәннәре докторы Мария Ефлова фикеренчә, чыгымнарның артуы – гадәти хәл.
– Мин монда бернинди начарлык та күрмим. Гаиләдә чыгымнарының шактый зур өлеше ашау-эчүгә туры килү ул тулы бер куллану кәрзине формалашу турында сөйли. Бүген дөнья күләмендә дә сыйфатлы азык-төлек арзан тормый. Шуңа күрә илдә яшәүчеләрнең чыгымнарны арттыру хисабына сыйфатлы итеп туклануы – уңай күренеш. Хәзер, гомумән, сәламәт туклану рәвешен алга сөрәләр. Шуңа күрә моны киләчәктә сәламәт буын тәрбияләүгә бер адым дип саныйм, – ди Мария Ефлова.
Акчаны эшләп кенә өлгер, кыскасы. Хезмәт хакы дигәннән, Татарстанстат китергән саннардан күренгәнчә, бу елның җиде ае нәтиҗәләре буенча, республикада уртача хезмәт хакы 70 мең 300 сум тәшкил иткән. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, айлык акча 20 процентка арткан. Бу елның июлендә иң югары хезмәт хакын мәгълүматлаштыру һәм элемтә (125 253 сум), фән (124 546 сум), электр энергиясе һәм газ белән тәэмин итү (120 581 сум) өлкәсендә эшләүчеләр алган. Мондый акча һәркемгә тәтеми, билгеле. Аларга йә билне кысыбрак буарга, йә акчалы эш эзләргә кала.
Икътисад белгече Илдус Сафиуллин сүзләренә караганда, акча кая китә дип аптырап утырасы юк.
– Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, ел башыннан бирле илдә куллану бәяләре якынча 5 процентка арткан. Барыннан да бигрәк азык-төлек кыйммәтләнгән. Ә ризыкка киткән акча болай да гаиләнең күпчелек чыгымнарын алып тора. Чагыштырып кына карагыз: 2024 елда икмәк – 10, ит – 16, йомырка 45 процентка кыйммәтләнгән, – ди белгеч.
Илдус Сафиуллин фикеренчә, бәяләр алга таба да үсәчәк. «Торак, автомобиль базарларына инде хәзер үк якын килә торган түгел. Ел азагына кадәр көнкүреш техникасы кыйммәтләнәчәк, дип тә кисәтәләр. Боларга өстәп, бу атнада Үзәк банк төп ставканы 20 процентка кадәр күтәрер дип фаразлана», – ди Илдус Сафиуллин.
Бәяләр хезмәт хакына караганда тизрәк күтәрелә икән, нишләргә? Казанда яшәүче дүрт бала әнисе Венера Миронова чыгымнарны киметүнең җаен тапкан.
– Гаиләбез ишле: өч балабыз мәктәптә укый, төпчегебезгә – ике яшь. Каената һәм каенана да безнең белән тора. Бер тапкыр айлык чыгымнарны исәпләп караган идем, бик нык кәефем төште, шуннан бирле бу эш белән шөгыльләнгәнем юк. Гаиләдәге бер кешегә аена якынча 20 мең сум акча китә. Чыгымнарны мөмкин кадәр киметергә тырышабыз. Мәсәлән, бөтен сатып алуларны алдан планлаштырабыз. Кибеттә матур пальто күреп, аны шунда ук сатып алу кебек көтелмәгән чыгымнар юк бездә. Акчага бәйле бөтен эшне алдан киңәшәбез. Хәтта вак-төяген дә. Шикәр комы, он, ярма, токмач кебек азык-төлекне тартмалап яки капчыклап сатып алабыз. Камыр, кондитер ризыкларын фәкать өйдә генә пешерәбез. Ә азык-төлек кибетенә көнаралаш кына йөрибез. Күз кызыкмасын, – ди Венера Миронова.
Кредит капкыны
Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис Хөсәенов бу хәлне башкачарак аңлата. Аның әйтүенчә, чыгымнар арту керемнәр артуга бәйле.
– Без былтыр да, быел да көндәлек чыгымнарга акча күбрәк китүен күрәбез. Кесәдә акча күбәйгәч, юрган астында аякны да иркенрәк суза башлыйсың. Әмма бу бөтен кешегә дә бертигез дәрәҗәдә кагылмый, әлбәттә. Хезмәт хаклары нигездә заводларда, логистикага бәйле оешма-предприятиеләрдә үсте. Ә менә бюджет тармагы хезмәткәрләре һәм пенсионерларның керемнәре башкаларга караганда азрак артты. Шуңа күрә алар чыгымнарын да арттыра алмый, – ди белгеч.
Бер генә яшибез дип, кулда булган бар акчаны туздырырга да ашыкмагыз. Фәнис Хөсәенов шулай киңәш итә. «Без базар икътисады шартларында яшибез. Ә анда барысы да цикллы. Ягъни үсү артыннан кимү киләчәк. Хезмәт хаклары белән дә шул ук хәл, алар гел артып тормаячак. Бүген айлык акча нигездә илдә эшче куллар җитмәү аркасында үсә. Халык, зуррак хезмәт хакы эзләп, социаль тармактан шәхси компанияләргә күчә. Эшчеләрне югары хезмәт хаклары белән кызыксындыралар. Әмма хезмәт базарында вазгыять гел мондый булып тормаячак. Ул «суыначак». Шуңа күрә бүген зур хезмәт хакы алып, башы әйләнгән кешеләргә озак вакытка исәпләнгән кредитлар рәсмиләштермәскә киңәш итәбез. Чөнки 1,5–2 елдан хәзерге бурычларны түли алмавыгыз да бик мөмкин», – ди Фәнис Хөсәенов. Акча булса да кыен, булмаса да.
Халыкның керем дәрәҗәсе буенча төбәкләр рейтингы*
| Урыны | Төбәк исеме | Бу елның икенче чирегендә җан башына туры килгән уртача керем (бер айга мең сумнарда) |
| 1 | Ямал-Ненец автономияле округы | 156,2 |
| 2 | Чукотка автономияле округы | 154,5 |
| 3 | Ненецк автономияле округы | 134,9 |
| 4... | Мәскәү | 120,7 |
| ...10... | Татарстан Республикасы | 60 |
| ...49 | Башкортстан Республикасы | 42,2 |
| 71 | Чувашия Республикасы | 35,9 |
* «РИА Новости» агентлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез