15 августка каршы төндә Россиянең һава һөҗүменә каршы оборона көчләре 598 Украина пилотсыз очкычын тоткарлап, юк иткән. Бу хакта Россия Оборона министрлыгы хәбәр итте.
Дроннар Мәскәү төбәге һәм Белгород, Брянск, Воронеж, Владимир, Калуга, Курск, Липецк, Ленинград, Түбән Новгород, Новгород, Псков, Орёл, Ростов, Рязань, Смоленск, Тула һәм Тверь өлкәләре күгендә юк ителгән.
Моннан тыш, ПВО көчләре Кубань, Кырым һәм Азов белән Кара диңгезләр акваториясендә дә пилотсыз очкычларны тоткарлаган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез