Газетабызның тарихы турында гына түгел, гомумән, Татарстан журналистикасы турында берәр нәрсә ачыклыйсы булса, хезмәттәшебез Габделбәр Ризвановка мөрәҗәгать итегез. Аның хәтерләмәгән нәрсәсе, белмәгән кешесе юк. Моңа гаҗәпләнерлек тә түгел. Габделбәр Газиз улың «Ватаным Татарстан»да эш стажы – 53 ел! Элеккечә әйтсәк, хезмәт кенәгәсендә бер генә язу бар. Шушы чор эчендә ниләр үзгәргән, иң мөһиме, яңалыкларны ул үзе ничек кичергән? 75 яшьлек юбилее уңаеннан шул хакта гәпләшеп алдык.
– Габделбәр Газизович, 18 яшь тулыр-тулмас шундый олпат газетага ничек килеп эләктегез?
– Бәлки, малай булып тууым да роль уйнагандыр. Ул вакытта журналистикада егетләргә почет иде бит. Хатын-кызлар бармак белән генә санарлык булды. Бер караганда, бу аңлашыла да: ул чорда журналистлар атналар буена командировкага чыгып китәләр иде. Ә хатын-кызлар җилкәсендә – балалар, калдырып китәргә әллә ни мөмкинлек юк. 1972 елның март аенда университетны тәмамларга әзерләнеп йөргән чаклар иде. Газета «Совет Татарстаны» дип йөртелә. Мине шунда радиокүзәтүче итеп алдылар. Ниләр чыкканын язам да радиога илтеп бирәм. Вазыйфам шуннан гыйбарәт булды. Эшкә алыну көнен ул вакыттагы мөхәррир Шәмси ага Хамматов 18 мартка билгеләде. Ни өчен дисәгез, иң беренче чыккан «Эш» газетасының («Ватаным Татарстан»ның тарихы 1918 елда шуннан башлана) туган көне ул. Үзе шаяртып: «Тора-бара зур кеше булырсың да, мин эшчәнлегемне газетаның туган көнендә башладым», – дип мактанып йөрерсең, диде. Сөйләп йөрергә туры килмәде. Әмма бүген Шәмси Хамматовның үзе турында әйтми кала алмыйм. Бик күп журналистларның остазы, искиткеч игелекле кеше иде ул. Шушы гомергә җитеп, минем аның турында бер генә кыек сүз дә ишеткәнем юк. Киләсе буыннарга да өлге булырлык шәхес ул. Бераз гына үзем дә яхшы фикер тудырганмын, ахры. Имтиханнар биргәч, бер ай ял иттем дә, шуннан соң авыл хуҗалыгы бүлегенә эшкә тәгаенләделәр. Шулай итеп, гомеремнең күп өлеше авыл юлларын таптап узды. Татарстанда мин булмаган бер генә район да калмады.
– Мактанып йөрерсең, дигәннән, андый вакытлар да булгалады инде. Мәсәлән, бер ай эшләүгә 11 квадрат метрлы фатир бирделәр, дип сөйләвегезгә гаҗәпләнми калган кеше юктыр дип беләм.
– Чыннан да, күрелмәгән хәл бит. Октябрьдә эшли башладым, ноябрь аенда, туган көнемә атап диярлек, шәһәр үзәгеннән фатир бүләк иттеләр. Бер мин генә түгел идем мондый бәхеткә тиенүче. Барысы да – Шәмси ага тырышлыгы. Ул чорларда газетага да, журналистларга да мөнәсәбәт бөтенләй башка иде. Белемне күтәрергә дә мөмкинлек бирделәр. Ленинградтагы партия мәктәбендә укып кайттым. Балтыйк буе илләренә, ике тапкыр Финляндиягә сәяхәткә алып бардылар. Хезмәт хакын түләп тордылар.
– 80 нән артык китапның автор-төзүчесе икәнлегегезне дә беләбез. Бу һөнәргә ничек кереп киттегез?
– Журналистика мине күренекле кешеләр белән таныштырды. Ул вакытта алдынгы хезмәт ияләре – сыер савучылар, механизаторлар Социалистик Хезмәт Герое дигән мактаулы исемгә лаек булдылар. Өлкә комитеты аларның һәрберсе турында брошюра эшләүне гадәткә кертте. Авыл хуҗалыгы бүлегендә эшләгәч, бу эш миңа йөкләнде. Шуннан башланды инде. Иң күңелдә калганы – хәйрияче Әсгать Галимҗановка багышланган китап. Бик дус булдык без аның белән. Япеев урамындагы детдом балаларын Бауман урамы буйлап йөртә иде ул. Арбасына минем дә утырып йөргәнем бар. Заманында Әтнә районының «Искра» колхозы рәисе Фәйзи Галиев бик популяр иде. Күәм авылын беренче булып газлы итте. Үзе дә каләм тотарга бик оста иде. Аның белән дүрт китап эшләдек. Соңгы вакытта җырчы Салават белән эшлим. Тугызынчы китабын чыгарабыз. Юбилейлар җәһәтеннән «Ватаным Татарстан» тарихы турында өч китап чыгардык. Монда да өлешем бик зур.
– Беррәттән истәлекләрегезне дә барларга алынмыйсызмы соң? «Ватаным Татарстан»ның стена газеталары сезнең хактагы кызык та, моңсу да язмалардан чуарланып тора иде бит. Бик тә укылышлы китап булыр иде бу. Сезнең тормыш кына түгел, ә ил язмышы булыр иде анда.
– Бу хакта әллә ни уйланган да булмады. Гел эшләп торгач, вакыт та җитмәгәндер. Заманалар да бик үзгәрде бит. Киләсе буынга безнең маҗаралар кирәкме-юкмы, анысын дә тәгаен генә әйтеп булмый. Үземнең туган җирем – Кукмара районындагы Купка авылы турында да ике китап дөнья күрде. Анда азрак искә алынган әйберләр бар.
– Замана, дигәннән, яраклашу эшләре ничегрәк бара соң?
– Әллә ни мактана алмыйм. Мәгълүмат алыр өчен миңа бүген газета-журналлар, радио-телевидение җитә. Башка дөньяга батсам, артып китәр кебек. Шуңа социаль челтәрләрдә утырырга бер дә кызыкмадым. Кем белә, бәлки, бу – минем җитешсезлегемдер. Әмма ихтыяҗым юк.
– Сенсорлы телефоныгыз бар икәнлеген беләбез. Кесәгездә нигә һаман да төймәле телефон йөртәсез?
– Миңа шулай җайлы. Ә тегесендә шул ук номерда «Ватсап» эшли. Анда редакция хәбәрләре бар. Вакыт-вакыт алып карыйм. Яңалыклар белән танышам.
– Газетада сез алып барган «Һич онытасым юк» сәхифәсенә күбрәк кайчандыр төрле матбугат чараларында эшләгән журналистлар, хәбәрчеләр яза. Элемтәдә торасызмы?
– Ниятем изге: газета белән элемтәләре өзелмәсен, дип телим. Тик бер туктагач, тиз генә йөгереп китеп булмый, ахры, Әйткәч, бик ымсыналар, әмма язучылары барыбер сирәк.
– Йөгереп китеп булмый, дигәннән, шундый ыспай гәүдәле булуыгызның серен сөйләгез әле.
– Сере юк инде аның. Кичләрен Казан урамнарында йөрергә яратам мин. Үзем «Казан» Гаилә үзәгеннән ерак түгел генә яшим. Шуннан циркка, аннан Тукай мәйданына юл тотам. Мәрҗани мәчете яныннан Колхоз базарына күтәреләм. Кайчагында Кремль урамына менеп китәм. Кире тагын җәяү кайтам. Көн саен түгел инде. Кичке Казанның матурлыгына сокланып йөрим. Рәхәт, тыныч, иркен. Сәламәтлек дигәндә, күп әйбер кешенең нинди яшәү рәвеше алып баруына бәйле. Миңа яман гадәтләр аркасында юлдан язган кешеләрне күп күрергә туры килде. Туры юлдан тайпылмас өчен, барысын да эшләргә тырыштым.
– Сез – ветераннар өчен дә, «рульсез» булган хәзерге хезмәттәшләрегез өчен дә бик җайлы кеше. Берәр җиргә барып килик, яки кайтарып куегыз әле, дисәк, берсүзсез ризалашасыз. Туйдырмыймы?
– Ул хакта уйлаганым да юк. Тормыш бит ул – бер мизгел. Ярдәм итәргә мөмкинлек тә шулай ук. Бүген ул ярдәм кешегә кирәк, иртәгә кирәк булмаска мөмкин. Бик төче сүзләр дип әйтүләре бар инде, безне партия шулай тәрбияләде. Коммунизм төзүчеләрнең мораль кодексы буенча яшәргә өйрәтте. Кешене сөендерә алсам, әйтеп бетермәслек рәхәтлек тоям.
– Юбилейны кайда билгеләп үтәргә җыенасыз?
– Хәләл җефетем, балаларым, оныкларым белән җыелып туган авылга кайтырга, төп нигездә Коръән укытырга булдык. Анда минем энем яши. Күрше авылда сеңелем, туганнарым бар. Тик күңелдә бер үкенеч калды. Гомер үткән саен ул, ничектер, арта бара. Әти-әнием исән-сау чакта күбрәк кайтасы калган икән. Якын гына бит инде югыйсә. Ә без, имеш, тормыш мәшәкатьләреннән арына алмыйбыз. Хәзерге акылым булса, атна саен кайткан булыр идем. Алты туган идек без, хәзер икебез юк инде. Кылган догаларыбыз кабул булса иде, дигән теләктә калам.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез