Тиздән без милләтнең бөтен асыл сыйфатларын үзенә туплаган, халкының йөзек кашы булган туташны – Халыкара «Татар кызы – 2025» бәйгесендә җиңүченең исемен беләчәкбез. Һәрхәлдә, һәркем, бу бәйгедә нәкъ шундый кыз җиңәргә тиеш, дип саныйдыр. «Татар кызы»ның финалы быел 10 сентябрьдә Оренбургта уза. Аңа кадәр исә Казанда 29 кыз арасыннан 12 «иң-иң»ен сайлыйсы бар.
Китап укып киләләр
Бәйгенең беренче этабы Россия төбәкләре һәм чит илләрдә – барлыгы 38 урында узган. Төрле сәбәпләр аркасында, ул этапта җигән 9 кыз ярымфиналга килә алмый. Бәйге дирекциясенең башкарма җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин сүзләренә караганда, быел тәүге мәртәбә Мисырдан да катнашучы булган. Тик аңа да тарихи Ватанына – Татарстан башкаласына килү насыйп булмаган.
Оештыручылар әйтүенчә, ярымфиналга килүче кызлар өчен бер атналык бик бай программа әзерләнгән. Беренчедән, бу аларны төрле яклап сынау өчен кирәк булса, икенчедән, кызлар рухи яктан баеп кайтып китәргә тиеш.
– Кызларның күбесе үз тарихи Ватаннарын – Казанны, Татарстанны тәүге мәртәбә күрәләр. Алар өчен монда килү – үзе бәхет. Ә безнең максат – мөмкин кадәр тарихыбыз, мәдәниятебез белән таныштыру, – дип сөйләде бәйгенең программа директоры Азилә Сәлахова матбугат очрашуында. – Быелгы төп яңалык: без интеллектуаль турны китап клубы форматында уздырырга уйладык. Кызлар бәйгегә Әмирхан Еникинең «Матурлык» әсәрен укып киләчәк. Шуннан соң Татар китабы йорты җитәкчесе Айдар Шәйхин белән шушы әсәрне уку һәм аның турында фикер алышу узачак.
Менә шул фикер алышулар, төрле остаханәләр аша кызларны бәяли башлаячаклар да инде. Бары 12 кыз гына финалга узачак. Ә анда, кытыршы якларны шомартып, озаклап әзерләнгәннән соң, финал концерты көтә.
– Быел без финалда кызларның, иң беренче чиратта, булачак әниләр икәнлегенә басым ясарга булдык. Аларны тормышка әзерләнү ягыннан ачарга тырышабыз, – диде жюри әгъзасы, финал концертының сценарий авторы Резеда Гобәева. – Соңгы елларда без финал уза торган төбәкнең үзенчәлекләрен дә исәпкә алып эшлибез. Бу – төбәккә хөрмәт билгесе дә, ул төбәкнең татар дөньясын кызларыбызга һәм тамашачыга күрсәтү дә. Ә Оренбург – татар дөньясы белән бик тыгыз бәйләнештә булган төбәк. Шәле генә ни тора!
«Ахырга таба татарча сөйләшә башлады...»
Шуннан соң матбугат очрашуындагы сөйләшү тел мәсьәләсенә таба борылды. Бер уйласаң, бу мәсьәлә күтәрелергә дә тиеш түгел иде кебек. «Татар кызы»нда катнашучы кызның татар телен камил белергә тиешлеге бәхәссез түгелмени? Юк икән. Югыйсә төбәкләрдә хәлләр башкачарак, дисәк тә, бер авыз сүз белмәгән кызларның катнашуы бәйгенең йөзен бизиме икән? Ә андыйлар булган, бу хакта журналистлар белән очрашуда да әйтелде.
Әмма бәйгене оештыручылар башка фикердә. Кызлар, бәйгедә катнашып, татар телендә сөйләшә, аралаша, теле, мәдәнияте белән кызыксына башлый икән, бу – үзе зур җиңү, ди алар.
– Әлбәттә, кызларның әзерлек дәрәҗәсе төрле була. Кызганыч, чит төбәкләрдә генә түгел, Татарстан, Казанда яшәүче кызларыбыз арасында да тел мәсьәләсендә аксый торганнары бар. Әдәби нормалар турында әйтүем. Билгеле, телне атна-ун көн эчендә генә камилләштереп булмый. Әзерлекләре, теләкләре булса, үзләштерәләр, әлбәттә. Әйтик, узган ел Санкт-Петербургтан килгән, үзе Мордовиядә туган «чыкылдап торучы» мишәр кызы Диләрә Йосыпова беренче дәрес биремнәрен икенчесенә әйбәт итеп өйрәнеп килә иде. Тырышлыгы, үҗәтлеге белән өйрәнде барысын да. Хәзер ул татар дөньясына бәйле чараларда актив катнаша икән. Бик шатландым моны ишеткәч, – ди сәнгатьле сүз осталыгы буенча педагог Инсаф Абдулла.
Кызларны бер-берләре белән түгел, үз-үзләре белән чагыштыру дөресрәк. Резеда Гобәева әнә шундый фикердә.
– Тел мәсьәләсендә бәйләнүләр булгалый. «Нигә бу кызны сайладыгыз, ул бит татарча белми?» – дияргә мөмкиннәр. Ләкин без кызларны бер-берсе белән түгел, үз-үзләре белән чагыштырабыз. Алар монда килгәндә – ун, киткәндә 200 сүз белә икән, бу бит – зур җиңү. Кеше үз-үзен җиңгән. Төбәкләрдән килгән кызларны Татарстан кызлары белән чагыштырып булмый. Безгә үсеш кирәк. Кеше үз алдына нинди максат куя һәм аңа ирешә аламы? Әйтик, 2023 елда Пензадан Альбина исемле кызыбыз җиңде. Ул татарча сөйләшә белми дә иде кебек. Ләкин ахырга таба, әзерлек вакытында гына түгел, тормышта да татарча сөйләшә башлады. Безнең өчен нәтиҗә – әнә шул ул, – диде бу җәһәттән Резеда Гобәева.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез