Торып бас! «Сәүбән абый ачуланмасын, илгә көчле ирләр кирәк!..»

Телефоныма хәбәр килеп төште. «Күп җырчыларга баянда уйнаган, автор башкаручы Сәүбән Закиров бик авыр хәлдә калган. Йөри алмый икән. Ничек тә ярдәм итәргә иде. Барып яза алмыйсыңмы?» Сәүбән абый телефонын тиз алды. Очрашырга сүз куештык. Күрешеп, аның яныннан кайтканда уйларым икегә бүленде: кызганырга да, гаепләргә дә белмәдем.

«Көчләп өйләндерделәр»

Казанда хәлле кешеләр көн күргән бистәдә яшәсә дә, 61 яшьлек Сәүбән Закировның торган урыны бик шомлы. Дөрес, телефоннан сөйләшкәндә үк: «Минем йортым башкаларныкы кебек түгел», – дигән иде. Йортын күргәч, баштарак дөрес килмәдекме әллә, дип тә уйладык. Юк, ялгышмаганбыз. Башта искереп беткән йортка керү юлын эзләдек. Бер ишекне тартып карасам, бикле. Кайчандыр биредә янгын чыккан, күрәсең. Йортның бүрәнәләре каралган. Эзли торгач, ниһаять, бер тишек табылды. Ике яклы өйгә эләктек. Уртадагы ишек ачык, түрдә Сәүбән абый ята, икенче ягы складка әйләнгән.

– Тумышым белән Сабадан мин. Гаиләдә биш бала үстек. Өч туганым вафат инде. Апам бар да, мин исән. Гаиләм юк, хатыным белән күптән аерылыштык. Мин аңа өйләнәсе дә түгел идем. Әти белән әни булачак хатынымны күреп ошатканнар да: «Әйдә, өйлән», – диделәр. Безнең заманда әти-әнигә каршы килү юк иде. Өйләндем. Бар бәхетсезлегем шуннан башланды. Теләмәгән кеше белән яшәү җиңел булмады. Әмма шунысы сөендерә: безнең балаларыбыз булды. Улым, кызым бар. Икесенең дә үз тормышы инде. Малай – зур кеше, кызым да югалып калмады. Аның да эше дәрәҗәле. Аңа рәхмәт инде. Ташламый. Хәлемне белеп тора. Ашарыма китереп китә. Дарулар ташый. Ул булмаса, белмим, нишләр идем. Әниләре башка кияүгә чыкмады. Үз ягында яши дип беләм, – ди ул.

Сәүбән абый берничә кат гаилә корып караган. Хатыннарны алмаштырган, тик, аңлашылганча, тормышы барыбер барып чыкмаган. 47 яшендә әле ул «Беренче канал»дагы «Давай поженимся» тапшыруына да барган хәтта. Ул чакта тапшыруның алып баручысы Роза Сабитовага кияү итеп димлиләр. Анда да бәхет елмаймый аңа.

Җырга ул кечкенәдән тартыла. Әти-әнисен моңлы кешеләр дип искә ала.

– Казан консерваториясендә дә белем алдым, тик укуымны тәмамлап кына булмады. Бер чарада Мәскәүдән килгән кеше күреп алды да үзләренә чакырды. Хәрби хорда да җырлап йөрдем. Татар эстрадасы артистлары белән дә гастрольләргә йөрдек. Мин аларга баянда уйный идем. Шул концертларда үзем дә берничә җыр башкардым. Рәхәт чаклар иде ул. Гомерем буе сәнгатьне яратып яшәдем, – ди Сәүбән абый. – Эчү аркасында шушы хәлгә калган, дип уйлыйсыздыр инде. Яшьрәк чакта бер-ике тапкыр салганмындыр. Әмма артык мавыкмадым. Соңгы елларда бөтенләй эчмим, тартмыйм да. Әле бит заманында көрәшеп тә йөрдем. Биектау районында мәдәният йорты җитәкчесе идем. Шул елларда баш батыр булып калганым да бар. Вил Усманов белән бер чорда көрәшеп йөрдек. Шәрык клубына йөрүчеләр дә хәтерлидер әле мине. Анда бик күңелле иде. Яшьләр белән бергәләп баянда уйный, җырлый идек. Менә шундый хәлгә төшәрмен дип кем белгән? Әле мине өмет яшәтә.

«Ике ел йөргән юк»

Типсә тимер өзәрдәй ир-ат ник бу хәлгә калган? Аның янына барып кайткач, күргәннәрем хакында социаль челтәрләрдә язган идем. Сәүбән абыйны танучылар күп булды. Гаҗәпләнүчеләр дә, борчылучылар да, ярдәм тәкъдим итүчеләр дә булды. «Ничекләр мондый хәлгә калды икән соң? Әле бит матур гына йөри иде. Җырчылар белән гастрольләргә чыкканын беләм. Туган нигезе дә буш тора аның. Туганнары сүз әйтмәс иде. Район җирендә барыбер яшәү авыр түгел инде. Ярдәм итәр идек», – дип язды якташлары.

Ә Сәүбән абыйның торган җиреннән беркая да китәсе килми. Өй эчендәге галәмәтләрне, анда яшәү өчен бөтенләй бернинди шартлар булмаганын күргәч, мин дә: «Әллә туган ягыгызга кайтасызмы?» – дигән идем. Сөйләшә торгач, аның әле Биектауда да йорты барын белдем. «Шунда яшәсәгез, җиңелрәк булмасмы?» – дип тә сорадым. Әлегә анда кайта алмаячагын гына әйтте. Ә Казандагы йортта яшәү – үзе бер батырлык.

– Ике ел элек аякларым авырта башлады. Көрәшеп йөрүнеке булгандырмы инде, тез башларым бетте. Икесенә дә икешәр тапкыр операция ясаттым. Тик уңышлы чыкмады. Бер аягым бик авырта. Йөри алмыйм. Өй эчендә кайчак ходункига басам. Урамга чыгу – бәхет инде ул. Тик чыгып җитеп кенә булмый. Юынып булмасмы дип, ике табак та көйләп куйган идем. Булмады. Мунчага алып баручы булса, бәлки юынып кайтып булыр. Йортта җылылык юк. Торбалар шартлады. Хәзер мин газ плитәсе белән җылынам. Карават янында электр плитәсе тора. Шунда ашарга әзерлим. Әле ярый, күршеләр әйбәт. Алар, кереп, хәл белә, – ди ул. – Ә бит мин болай булыр дип яшәмәгән идем. Бу бистәдән йорт алдым. Исәбем шушы урында яңа йорт салу иде. Капка төбендә торган кирпечләрне күргәнсездер бит инде. Бераз акча да җыйган идем. Искесе җимерелеп бетте, яңасын да күтәреп булмады. Җирен сатып, ник башка урынга күчмисең, дисезме? Биредә балаларымның да өлеше бар. Хәзер инде көчем дә юк. Ятып кына тору да үзенекен итә. Өстәвенә шикәр чирем дә барлыгы ачыкланды. Баштарак таныш җырчылар инсулинга утырырга дигәч, каршы килдем. Табиблар биргән даруларны да эчми идем. Хәзер инде инсулинсыз яшәп булмый.

Көчле ирләр кирәк

Дөрес, үзе бер дә зарланмаса тырыша. Әмма холкының йомшак икәнен дә яшерми. Җимерек йортта, чүп-чар эчендә ятуын күрү бер белмәгән кешенең дә күңел кылларын кузгата. Авыруы булса да, инвалидлык артыннан да йөрмәгән ул. Шуңа күрә артык зур ярдәмгә өметләнә алмый. Яше әле пенсиягә җитмәгән. Ә җан асрарга кирәк. Хәлен ишетеп, иҗатташ дуслары да килеп киткән янына. Бер җырчы өйләрен җыештырып, юган да булган. Бу йортны тәртипкә китерер өчен бер генә җырчы җитми шул.

...Сәүбән абый ачуланмасын, илгә көчле ирләр кирәк. Хатын-кыз булса, аяк авырта дип, урынга ук ятмас иде инде. Бер аягына басып булса да, өен тәртипләр, ашарына пешерер иде. Кайчакта үзеңне кызганудан да туктарга кирәк. Берәүгә дә китереп бирмиләр. Бар көчеңне җыеп, торып басарга кирәктер. Торып басу дигәннән, Сәүбән абыйны яткан җиреннән торгызып утырттым мин. Ике ел тузан җыеп яткан баянын да алып бирдем. Баянын да, гармуннарын да сатмаган ул. Уйный башлагач, күзләре дә яшьләнеп китте. Яшьлек дустын тартып җибәрүе булды, ачык тәрәзә аша урамга моң агылды. Ә Сәүбән абыйның моңлы тавышын ишетсәгез иде! Ул күңел түрләренә үтте. Үземне хәрабәләр арасында тоеп торганда, офыкта яктылык күренде. Яшәү шундый рәхәт бит. Бирешмә әле син, Сәүбән абый!

Егылгач? ничек торып басарга?

Илсөя Бәдретдинова, Татарстанның атказанган артисты:

Ничек кенә авыр булмасын, кеше үзендә торып басарга көч табарга тиеш. Кайчак минем фикерем белән якыннарым да килешми. Әмма дөресе шул. Кайберәүләр, мин депрессиядә, миңа читен, коткаручы кеше юк, дип утыра. Аны кем коткарсын соң? Син үзеңә үзең генә ярдәм итә аласың. Сиңа кеше бер булыша ала, ике ярдәм итә – калганы үзеңнән тора. Кеше үзе теләмәсә, аны берничек тә авыр хәленнән чыгарып булмый. Әмма шунысы бар: авыр хәлдә калган кешегә яңадан торып басар өчен терәк кирәк. Башка егылмаслык итеп канат куярдай кешең булу – зур бәхет.

Гөлназ Гайфетдинова, һәвәскәр спортчы:

Андый авыр сынауларны мин дә кичердем. Ике пар туганнарыбызга кунакка кайткан идек. Юлда килгәндә авариягә очрадык. Дүрт кешедән мин генә исән калганмын. Хастаханәдә күзләремне ачканда, инде шактый вакыт узган иде. Апам белән җизнине, иремне җирләгәннәр, ашларын уздырганнар. Сынмадым түгел, сындым. Мине табиблар сүтеп җыйган. Бер кулым чәрдәкләнеп беткәч, аны кисәргә туры килгән. Күз алдымда бушлык иде. Ничек яшәргә, каян көч алырга? Якыннарымны уйлап та өзгәләндем. Әмма авырлыктан чыгу юлын таптым. Кул эшләренә тотындым, бераздан үзем кебек физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр белән таныштым. Спортка кереп киттем. Ә хәзер кайтып та кергән юк. Бар да үзеңнән тора, бирешмәскә кирәк.

 Дания Дәүләтшина, яман чирне җиңгән ханым:

– Һәр нәрсә кешенең башындагы уйларыннан тора. Син күпме генә тырышсаң да, аны берничек тә үзгәртә алмыйсың. Һәр кеше үз дөньясы белән яши. Егылгач торып басар өчен яшәү теләге көчле булу кирәк. Башкача булмый. Үләсе килә дип үлеп тә булмый бит әле ул. Аллаһ биргән гомерне матур итеп яшисе килә. Сынауларсыз булмый. Әмма аларын үтә белү кирәк. Мин һәрвакыт авырлыкны эш белән җиңдем. Гел кул эшләренә тотыныр идем. Менә шул чакта уйлар да тәртипкә килә, авырлыктан чыгу юлы да күренә. Тормышны яратсаң, яшәргә җиңелрәк.

Раил Галиәкбәров, Коляскада хәрәкәтләнә, ике бала атасы:

– Аякларымның йөрмәячәген белү минем өчен бик зур сынау булды. Ул чактагы хисләремне үзем генә беләм. Әти-әниемә рәхмәт. Аларның ныклы терәге ярдәм итте. Мин спортка тартылдым. Тормышымда Ләйсән очрау да бар дөньямны үзгәртте. Ул миңа ышанды. Шөкер, тормышыбызны матур итеп кордык. Зур йортыбыз, ике балабыз бар. Аякларым йөрмәсә дә, гаиләдәге ир-ат вазыйфасын тиешенчә үтим. Мин берәүдән дә ким түгел дип яшим. Торып басканда кул бирүчең булырга, рухың сынмаска тиеш.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре