Көннәр көзгә, кышка таба авышып, һава торышы начарлануны без хафаланып көтәбез. Чөнки бу, «бөке»ләр хасил булу сәбәпле, беренче чиратта эшкә йөрү мәсьәләсенә килеп төртелә. Нәрсә дисәң дә, минутлар санаулы бит.
Эшкә соңга калып килүне кайбер җитәкчеләр аңлый әле, бернинди проблема килеп тумый. Дөрес, үзең дә зыян китермәскә тырышасың инде. Ә кайбер урыннарда «эләктереп» алырга гына торалар. Бу хакта, ярдәм сорап, редакциягә шалтыратучылар да булгалый. Күрәсең, шул рәвешле уңайсыз дип тоелган кешеләрдән котыла да торганнардыр. Башка сәбәпләр дә бардыр.
Ниһаять, Дәүләт Думасы бу хәлгә чик куярга тырыша. Һава торышы начар булу сәбәпле эшкә соңарып килгән кешегә җәза бирүне тыю йөзеннән, Хезмәт кодексына төзәтмәләр кертү проектына тәкъдимнәр җыя. Әгәр дә бу эш тормышка аша калса, җитәкчеләргә, тешне кысып, хезмәткәрләренең хәлен белешергә генә туры киләчәк.
Проект авторлары әйтүенчә, чыннан да, начар һава торышы булганда, юлда килүче хезмәткәрләрнең хәленә керә белергә кирәк. Бу күренеш закон белән ныгытылса, бәхәсләр дә булмас иде, судлашып та йөрмәсләр иде, диләр алар.
Тик менә сорау туа: нинди чиккә җиткәч, һава торышы начар дип саналырга тиеш? Кемнеңдер буранга да исе китми, ә кемдер ике тамчы яңгырда чыланудан да курыккан була бит. Иртәнге якта җылы өйдән чыгып китәсе килмәгәндә, бигрәк тә. Юрист Булат Закиров әйтүенчә, бу очракта критерийларны төгәл итеп билгеләү бик мөһим. «Проект авторларының гади халыкка ярдәм итәргә теләүләре аңлашыла, әлбәттә. Тик бу яхшылыктан оятсызларча файдаланырга урын калдырырга ярамый, – ди ул. – Бүген, чыннан да, Хезмәт кодексында соңга калулар яки прогулларның нигезле дип танылуы өчен сәбәпләр күрсәтелмәгән. Алар бары тик аерым бер бәхәсне тикшергәндә, суд процессы барышында гына хәл ителә».
Һәрхәлдә, эшкә килми калуны яки соңаруны экспертлар һава торышы начар булуга гына сылтарга киңәш итмиләр. Әче җил битләрне киссә дә, түзәргә туры килә. Ә менә каты буран котырып, юлларны кар күмеп китсә, шул сәбәпле транспорт йөри алмаса, монысы инде башка мәсьәлә. Мондый вазгыятьтә соңга калсаң да, эштән китәргә беркем дә мәҗбүр итә алмаячак. Бәлки кисәтү ясарлар, күп дигәндә премиядән колак кагуың бар. Депутатлар тәкъдим иткән төзәтмәләр үз көченә керсә, гади хезмәткәрләрнең эше тагын да җайланыр, судка йөрүләр дә сирәгәер дип көтелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез