Татарстандагы авыл хуҗалыгы оешмалары табигатькә сакчыл карый башлаган. Элек калдыкларны теләсә кая ташлаган булсалар, хәзер аларны тиешле экологик таләпләр буенча зарарсызландыралар һәм файда алалар. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган очрашуда Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров сөйләде.
Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт, ягъни Росприроднадзор белгечләре 2025 елда 711 профилактика чарасы уздырган. Халыктан килгән мөрәҗәгатьләр һәм табигатькә зыян салу очраклары буенча барлыгы 371 тикшерү оештырылган. Нәтиҗәдә 5 айда 619 административ эш ачылган. Чагыштыру өчен: былтыр ел буена 781 эш булган. Табигатькә зыян салган өчен 30 очрак буенча 214 миллион сумлык дәгъва белдергәннәр. Быел дәгъва белдерелгән оешмалар арасында «Татнефть» (22,2 миллион сум), «Альметьевск-Водоканал» (3), «ОЭЗ ППТ «Алабуга» (2,8), «Бугульма-Водоканал» (1,4 млн) кебек оешмалар бар. Алар зыянны каплый да башлаган инде. Табигатькә зыян салган оешмалар быел барлыгы 67,7 миллион сум акча түләгәннәр. «Ул акча һәр районның үз бюджетына китә. Әйтик, 2024–2025 елларда Менделеевск районы бюджетына – 49, Казанныкына – 45, Әлмәтнекенә 7 миллион сум акча керде. Менделеевскида, әйтик, шул акчага яр буйларын төзекләндерделәр, Тойма елгасын чистарттылар, агачлар утырттылар, – дип сөйләде Фаяз Шакиров.
Идел-Кама төбәкара идарәсе өч республиканы – Татарстан, Мари Эл һәм Чуашстандагы хәлләрне күзәтеп тора. Бу төбәкләрдә табигатькә зыян салу куркынычы булган 5 меңгә якын объект бар. Шуның 3424 е Татарстанда урнашкан. «Сәнәгать оешмалары бездән комплекслы экологик рөхсәт алырга тиеш. Яңалары бу рөхсәтне төзелеш вакытында ук ала. Ә инде искеләре кирәкле җиһазлар урнаштырырга тиеш. Рөхсәт алып 3 ел узгач, бу оешмалар табигатькә зыян салу-салмауны тикшерә торган махсус җиһаз да куйдыралар», – диде Фаяз Шакиров.
Биологик су чистарту корылмаларын да тикшерәләр. «Иделне савыктыру» федераль программасы нигезендә төзелгән 27 корылманың 14 ендә тикшерү уздырганнар. Биредә 199 кимчелек табылган. 6 су чистарту корылмасы кабаттан игътибар үзәгендә булачак.
Терлекчелек һәм кошчылык комплекслары турында сөйләгәндә Фаяз Шакиров соңгы елларда андый оешмаларның әйләнә-тирә мохиткә карашы тамырдан үзгәргәнен әйтте. «Элек тирес сулары елгаларга агып ятты. Бу сулыкларны тикшереп, зыян салучыларга тиешле җәзасы бирелде. Республикада эшләүче терлекчелек, кошчылык, дуңгызчылык фермаларыннан сасы ис килә иде. Ул да әкренләп кими. Экологик таләпләр катгыйлангач, алар иң элек бу калдыкларны чистарта, аннан соң гына басуларга чыгаралар. Чаллыдагы «Агросила» кошчылык комплексын мисал итеп китерәсем килә. Биредә 2023 елда калдыкларны зарарсызландыру полигоны төзелде. Без аны Россия күләмендә үрнәк итеп күрсәтәбез», – диде ул.
Инде авылдан Казанга әйләнеп кайтыйк. Башкаланың Химическая урамында урнашкан полигон бүгенге очрашуда әллә ничә кат телгә алынды. Фаяз Шакиров әйтүенчә, ул инде тулган. Әмма бу чүплек әле дә юкка чыгарылмаган.
– Калдыкларны Казанның «Восточный» полигоны кабул итә. Ул заманча итеп, чистарту корылмалары белән җиһазландырылып төзелде, – диде идарәсе башлыгы. – Республикада полигоннар тулу проблемасы да бар. Бүгенгә аларның саны 48 булса, 30 ына гына рөхсәт кәгазе бирелгән. Яңа полигоннар да төзелә. Алар инде безгә алдан килеп, экспертиза узалар.
Калдыкларны утильләштерү проблемасы да юк түгел. Республикада аларның бердәм реестрын булдыруны тәкъдим итәләр. 45 андый оешма булса да, бары тик 7 се генә реестрга кергән.
Һавадан ник сасы килә? Җитәкчегә Казанның Авиатөзелеш районында яшәүчеләрне борчыган әнә шул сорауны да бирделәр.
– Без аны газ исе дисәк тә, ул полигоннан чыккан ис була. Тәүлек буе эшли торган экологик лабораторияләр аша тикшереп караган булды, ис килсә дә, һавада зарарлы матдәләр күләме артмый. Бу полигоннарны күмәр өчен вакыт кирәклегенә бәйле. Соңрак аларның исләре чыкмый башлый, – дип өмет салды Фаяз Шакиров.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез