Төзергә ярамый туктарга. Төзелеш тармагын ни көтә?

Бу атнада Татарстан хакимияте Казан тирәсендә торак төзелешенә рөхсәт бирүне тыйды. Вакытлыча, әмма кайчанга кадәр икәне төгәл билгесез. Шул рәвешле, башкалага терәлеп торган җирләрдә яшәү өчен уңайлыклар булу-булмауга да карамастан, өсте-өстенә калкып чыгучы йортлар төзелешенә тәртип салмакчылар. Төзелеш тармагын ни көтә? Яңалык торак бәясе тагын да кыйммәтләнүгә китермәсме? Бу хакта белгечләрдән сорадык.

Башта – мәктәп, аннары – йорт

Лилия һәм Дамир Газизовлар моннан дүрт ел элек таш Казаннан Вишневка бистәсендәге шәхси йортка күченгән.

– Безнең бистә шәһәрнең бакча артында гына, – ди елмаеп Лилия Газизова. – Кем әйтмешли, авылда торасың, шәһәр уңайлыкларыннан файдаланасың. Кыенлыклары да юк түгел, билгеле. Иң үзәккә үткәне – бистәдә мәктәп юк. Ике балабызны да укырга Казанга йөртәбез. «Бөке»ләргә эләкмәс өчен, ә иртә-кич юлга чыгарга кот оча, сәгать сигездә башлана торган укуга иртәнге алтынчы яртыда торып, җиденче яртылардан да соңга калмыйча чыгып китәргә туры килә. Җидегә мәктәпкә барып җитәбез инде без. Нишләтәсез, башкача булмый. Бер-берсен юл гына аерып торган ике бистә  – Вишневка һәм Привольныйда яшәүчеләр, мәктәп төзүләрен сорап, ил прокуратурасына кадәр барып җитте бит инде. Кыш көне  балалар карга ятып төшкән видео һәм аңа бәйле хәлләрне хәтерлисездер. Тик бернинди нәтиҗәсе генә булмады. Бистәдә мәктәпкә урын да бар. Әмма җитәкчелек, тиешле инфраструктура юк, дип, кул гына селти. Биредәге торбалар мәктәпне тәэмин итәрлек түгел, янәсе. Мәктәп яшендәге балалар исемлеген без, әти-әниләр, үзебез төзедек. Анда 500ләп бала бар. Без яши торган Акчарлак урамында гына да 30–40 бала, менә шуннан чамалагыз инде. Бистәдә балалар бакчасы бар, тик анда да урын юк.

Шәһәр тирәсендә үз йортлары белән көн күрүчеләргә, Казан читендәге чагыштырмача очсызрак күпкатлы йортларда яшәүчеләрне дә өстәсәң, бүген «бакча арты»ндагы вазгыятьне әйтеп-аңлатып торасы юк. Башкала эчтән генә түгел, тыштан да буылып бара. Шуңа күрә дә Татарстан хакимияте Казан агломерациясендә торак төзелешенә рөхсәт бирүне вакытлыча тыйды. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе»дә шәһәр мэры Илсур Метшин әйтте.

– Казанга терәлеп торган муниципаль берәмлекләрдә күп төзелешләр бара. Бу уңайдан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов берничә тапкыр шактый катгый рәвештә социаль, юл-транспорт инфраструктурасы мәсьәләләрен дә үтәргә кушты. Кызганыч, әлеге таләпне үтәмәделәр, – диде башкала җитәкчесе.

Билгеле булганча, агломерациягә Казан һәм аңа чиктәш Питрәч, Лаеш, Биектау, Югары Ослан һәм Яшел Үзән районнары керә. Әмма иң «авырткан җир»ләр булып Лаеш районына керүче Казан – Боровое Матюшино, аэропорт юлы тирәсендәге төзелешләр һәм Питрәч районындагы Көек авылы санала. Чикләү дә иң беренче чиратта әнә шуларга кагылачак.

– Әлеге өлкәдә тулы аудит үткәрү турында карар кабул ителде, – диде Илсур Метшин. – Шәхси торак төзелеше калыр, мөгаен. Ә менә күпкатлы йортларны киләчәктә юл-транспорт челтәре рөхсәт иткән һәм социаль инфраструктура үсеше исәпкә алынган урыннарда гына салырга рөхсәт итәчәкләр. Югыйсә юллар тулды, балалар бакчалары, мәктәпләр җитми. Мәсьәләне кичекмәстән хәл итәргә кирәк. Арбаны аттан алда куарга ярамый. Бу хакта ун ел сорадык һәм сөйләдек. Хәзер туктап тору яхшырак, югыйсә артка чигенү кыйммәтрәккә төшәчәк. Төзүчеләр дә безне аңлар дип өметләнәбез. Казан агломерациясендә төзелеш алып баручылар очраклы кешеләр түгел, алар – тәҗрибәле төзүчеләр. Шуңа күрә яшәү шартлары фатир белән генә чикләнмәвен аңларга тиешләр.

Кирәкми безгә ...Шанхай

Төзүчеләр өчен бу көтелмәгән хәл түгел анысы. Рөстәм Миңнеханов Казан тирәсендә яңгырдан соңгы гөмбәләр кебек әле кыр уртасында, әле зур юлга терәлеп үк үсеп чыккан төзелешләрне күптән тәнкыйть утына тота. Авыл хуҗалыгы җирләрен тиешенчә файдаланмау мәсьәләсен ул ел башында Татарстан буенча Росреестр идарәсе коллегиясендә дә күтәрде.

– Җир – иң зур байлыгыбыз. Тик аны таратып бетергәннәр. Тиешенчә файдалансалар – бер хәл. Юк, авыл хуҗалыгы җирләрен сатып алалар да, аны бер категориядән икенчесенә күчереп, яңадан саталар. Авыл хуҗалыгы җире үзенә эшләргә тиеш. Шәһәр яны кызыктыра, әлбәттә. Әмма бөтен Казан тирәсен Шанхайга әйләндерә алмыйбыз бит. Анда кешеләр яши. Аларга балалар бакчасы, мәктәп, шифаханә, эш кирәк, – диде Рәис.

Мисал эзләп ерак йөрисе дә юк. Кайбер мәгълүматларга караганда, Көек авылы ел саен 5 меңләп кешегә артып бара. «Южный парк», «Станция спортивная», «Времена года», «Счастливый» кебек торак комплексларны берләштерүче «Лаеш төене»ндә 2034 елга кадәр тагын 4 миллион квадрат метр торак төзеләчәк дип фаразлана.

Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, Татарстанда Киңлекләрне планлаштыру институты да барлыкка килде. Олег Григорьев җитәкчелегендәге әлеге оешма ел азагына кадәр Казан агломерациясенең мастер-планын эшләп бетерергә тиеш. 2050 елга кадәр фаразланган бу документ нигезендә башкала тирәсендәге муниципаль берәмлекләргә караган җирләрдән файдалану тәртибенә һәм Казан генераль планына үзгәрешләр дә керәчәк дип көтелә. Төзелешкә рөхсәт бирүне тыю да әнә шул мастер-план әзер булганчы дәвам итәчәктер, бәлки.

Тәңкә дә ике яклы

Игъланнар сайтын ачып карасаң, Көек авылы чыннан да төпсез кое кебек тоела. Биредә әлеге бистәдә йорт сатылуга бәйле утызлап игълан очраттык, әле тагын да бардыр, алга таба санамадык. Бәяләре төрле: бер катлы кирпеч «тартма»лар 5,5 миллион сумга да, 12 миллион сумга да бар.

– Яңалык шәхси торак төзелешенә кагылмый, шуңа күрә без элек ничек эшләсәк, алга таба да шулай дәвам иттерәчәкбез, – ди Көектә коттеджлар сату белән шөгыльләнүче «Купи дом» төзелеш компаниясе вәкиле Диана. – Борчылырга сәбәп юк. Тәкъдим җитәрлек. Әзер йортлар сатабыз. Аларның барлык документлары да бар.

Татарстан риэлторлар гильдиясе вице-президенты Андрей Савельев сүзләренә караганда, хакимият карарын моннан берничә ел элек үк кабул итәргә кирәк иде.

– Аңлашыла ки, Казан эчендә төзелеш өчен әллә ни зур мәйданнар калмады. Шуңа күрә шәһәр тирә-юньдәге территорияләр хисабына киңәя. Әмма бу эшне алдан уйлап башкарырга кирәк, – ди белгеч. – Шул ук Лаеш районында, мәсәлән, бик күп төзелешләр алып барыла. Тиешле чаралар күрелмәсә, бер-ике елдан биредә социаль һәм юл-транспорт афәте килеп чыгачагы көн кебек ачык. Шуңа күрә Казан янәшәсендә төзелеш эшләренә рөхсәт бирүне чикләүне бик дөрес дип саныйм. Моны элегрәк эшләргә кирәк иде. Ә төзүчеләргә килгәндә, моңа кадәр рөхсәт алучылар үз эшләрен ничек бар, шулай дәвам иттерәчәк. Ә киләчәктә план төзүгә җаваплырак карарга, күпкатлы йорт төзү өчен урын сайлаганда уйлабрак эш итәргә туры киләчәк. Лаеш трассасы һәм Питрәч районындагы Көек авылы – иң зур борчу уяткан җирләр. Дөрес, Яшел Үзәндә дә төзелеш мәйданнары шактый. Әмма биредә мәсьәләне алдан хәл итәргә тырышу сизелә. Мәсәлән, бүген биредә урап узу юлы төзелә, Казанга керү-чыгу юлында Горький шоссесын киңәйтәләр.

Риэлтор Наилә Гарифуллина әйтүенчә, тәңкәнең ике ягы булган кебек, һәр үзгәрешнең уңай һәм тискәре яклары бар.

– Шәһәр читендә яңа йортлар салуга рөхсәт бирүне чиклиләр икән, димәк, төзелеп килүче күпкатлы йортлардагы фатир бәяләре кыйммәтләнәчәк, – ди белгеч. – Бу исә  башкалада торак бәясе тагын да артуга китерәчәк. Бер яктан, Казан тирәсендә яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшыртырга теләсәләр, икенче яктан түбәле булырга хыялланучыларның өметен өзәләр. Үзәк банк төп ставканы 12 процентка кадәр күтәргәч, сорау азмы-күпме кимер дип фаразлаган идек. Юк, алдагы айлар белән чагыштырганда, безгә мөрәҗәгать итүчеләр саны күбрәк тә әле. Июль аенда гына да Казанда 1,5 меңнән артык фатир сатылган. Бу – быелның беренче яртысында сатылган барлык торакның өчтән бере. Болай барса, ел азагына кадәр башкалада яңа йортлардагы фатирның бер квадрат метры 200 мең сумлык чикне дә узарга мөмкин. Хәзер әлеге сан 190 мең сумны тәшкил итә. Чагыштыру өчен: ел башында гына ул 170 мең сум иде. Казанда тораклы булу кул җитмәс хыялга әверелеп бара.

Эльвира ВӘЛИЕВА

Фото: https://spbhomes.ru/

Сан

Ел башыннан бирле Татарстанда 2 миллион 523 мең квадрат метр торак кулланышка тапшырылган. Бу – еллык планның 81 проценты. Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин сүзләренә караганда, төзелеш эшләренә 500дән артык рөхсәт бирелгән. Димәк, республикада тагын 3,9 миллион квадрат метр торак төзеләчәк. Соңгы өч айда Татарстанда милек базарында сату-алулар 130 процентка арткан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре