• Фото: pixabay.com

Тромблар барлыкка килүгә сәбәпче булган 3 ризыкны атадылар

Табиблар әлеге өч продуктны күп кулланмаска киңәш итә, чөнки – тромблар барлыкка килергә мөмкин.

Исемлектә беренче булып маргарин тора. Аның составында организм өчен зарарлы трансмайлар күп һәм ул майлылыгы бик югары булган ризык. Бу йөрәк-кан тамырлары системасына тискәре йогынты ясый.

Икенче ризык - бәрәңге. Анда күп санда крахмал бар, бу йөрәк-кан тамырлары системасын нык "какшата" һәм организмга зыян сала.

Табиблар саклык белән ашарга киңәш иткән тагын бер ризык - банан. Анда витаминнар башка җиләк-җимешләргә караганда азрак. Банан кан куеруга китерә. Бу үз чиратында артерияләрнең һәм веналарның тромбозына сәбәпче булырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Сәламәтлек бәрәңге банан маргарин тромб

Көн хәбәре