Газетага язылу

Түбән Камада БПЛА һөҗүме аркасында үлгән бала фатир балконында йоклый торган булган

Бүген Түбән Камага БПЛА һөҗүм итү аркасында һәлак булган баланың 5 яшьлек кыз икәне ачыкланды. Дрон агачка бәрелеп шартлаган, аның кисәкләре йортка зыян китергән, дип яза «ТАСС».

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, кыз медицина ярдәме килгәнче үлгән.

Элегрәк Түбән Кама мэры әлеге коточкыч фаҗигадә баласын югалткан гаиләгә муниципалитет 1 миллион сум түләячәген һәм җеназаны оештыруны тулысынча үз өстенә алачагын хәбәр итте.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре