Газетага язылу

Түбән Камада БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган

Түбән Камага иртәнге сәгатьләрдә чираттагы пилотсыз очкычлар һөҗүме булган. Нәтиҗәдә сәнәгать һәм гражданлык объектларына зыян килгән.

Предприятиеләрнең берсендә янгын чыккан. Аны сүндерү эшләре дәвам итә, җитештерү процессы туктатылмаган.

Һөҗүм вакытында күпфатирлы йортка да зыян килгән. Анда дүрт кеше җәрәхәтләнгән, аларга медицина ярдәме күрсәтелә.

БПЛАларның берсе агачка килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә янәшәдә торган автомобильгә зыян килгән. Машинада дүрт яшь кеше булган: икесе һәлак булган, тагын икесе авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.

Барлыгы гражданлык һәм сәнәгать объектларында 12 кеше зыян күргән. Аларның хәле табиблар контролендә.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Түбән Камага Премьер-министр Алексей Песошин юлланган.

Рөстәм Миңнеханов һөҗүм нәтиҗәләрен кыска вакыт эчендә бетерергә кушкан. Зыян күргән фатирларда яшәүчеләр өчен вакытлыча урнашу урыннары оештырылачак. Һава торышын исәпкә алып, тәрәзәләрне дә тиз арада яңадан пыялалау бурычы куелган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре