Туфан абый Татарстан Дәүләт Советында дүрт чакырылыш депутат булып торды. Чираттагы сайлау якынлашканда, мин аңа: «Депутатлык туйдырмадымы әле?» – дип әйтеп ташладым. Сүзләрем тупасрак иде, әмма әйтелгәнне яңадан чакырып алып, тел артына бикләп куеп булмый. Оят иде миңа. Күрәсең уңайсызлануым битемә чыккан булган, Туфан абый тыныч кына, юатмакчы булып дигәндәй миңа карады да: «Риман энем, мин бит депутатлыкка мандат алу, күкрәккә депутат значогы тагып йөрү өчен бармыйм. Уйларымны халыкка җиткерү өчен, миңа трибуна кирәк. Парламент трибунасыннан әйтелгәннәр башкачарак яңгырый, башкачарак кабул ителә ул», – диде.
Сессия утырышларында Туфан ага чыгышын көтеп алдылар. Әле бит утырышлар да турыдан-туры трансляцияләнә. Менә шуннан Туфан агадан яңа сүз ишетергә теләүчеләрнең күпме булганын күз алдына китерегез инде.
Туфан Миңнуллин белән Разил Вәлиев фикердәшләр, якын дуслар булды. Разил – комитет рәисе, ә Туфан ага – аның урынбасары. Кайсы утырышта, ни сөйлисен алар үзара хәл итеп куя торган булганнар дип беләм. Разилнең миңа әйткәне дә бар: «Комитет рәисе булгач, миңа бик җәелеп сөйләргә ярамый иде. Шуңа күрә бик четерекле мәсьәләләр турында сөйләргә Туфан аганы күндерә идем. «Бу мәсьәлә турында синнән башка берәү дә җиренә җиткереп әйтә алмаячак», – дип, салпы ягына салам да кыстырып куя идем». Туфан ага, чыннан да, бер мәртәбә дә карышмаган. Һәр сүзен дәлилләп әйтә белгәнгә, аңа каршы сүз әйтергә берәү дә базмаган. Гомумән, һәр җирдә сүзе үтә иде аның.
Бүген без укучыларыбызга Туфан аганың ике чыгышын тәкъдим итәбез. Беренчесе – 2012 елның 26 апрелендә узган Дәүсовет сессиясендә ясаган чыгышы. Икенчесе – 27 апрельдә Тукай-Кырлайга баргач сөйләгәннәре.
Ни кызганыч, шушы ике чыгышы соңгылары булган икән. Берничә көн узуга, 2 май көнне Туфан Миңнуллин вафат булды. Аның сөйләгәннәрен бераз кыскартып бирәбез, әмма җөмлә төзелешенә кул тыкмадык. Туфан аганы тыңлап, тагын бер уйланыйк әле.
Туфан Миңнуллин Дәүләт Советында үзенең соңгы чыгышын ясый, 26 апрель, 2012 ел.
Культура – иман ул
Кәҗәнең җыры – кәбестә турында дигәндәй, минем дә сүзем – мәдәният турында, шуңа бәйле мәсьәләләр хакында.
Чыннан да, безнең мәдәният турында сөйләшер сүзләребез бик күп. Ул аерым тикшерүне таләп итә. Әле күптән түгел генә мин «7 дней» дигән тапшыруда Рөстәм Нургалиевичның Россия Президенты белән сөйләшеп утырганын тыңладым. Рөстәм Нургалиевичның сүзләреннән бездә шулкадәр төзелеш барганлыгын, үзгәрешләр барлыгын тыңлап, мин сөенеп, горурланып утырдым. Ахырга таба мин Россия Президентының: «Как у нас, Рустам Нургалиевич, вопросы культуры?» – дигән соравын көттем.
Ул сорау әйтелмәде. Күрәсең, мәдәният бүгенге көндә безнең республикада гына түгел, Россиядә дә бик үк әһәмиятле әйбер түгел. Югыйсә безнең горурланып әйтерлек сүзләребез дә, җитешмәгән якларыбыз да бар.
Әгәр дә мондый сорау бирелсә, Рөстәм Нургалиевич әйткән булыр иде: «Без Әтнәдә яңа театр ачтык», – дияр иде. «Язучылар берлеге бинасын бик әйбәтләп ремонтлап ятабыз», – дияр иде. Җитешмәгән яклар буенча да әйтер иде. «Без менә инде унбиш еллап Милли китапханә бинасын төзү турында уйлыйбыз, әмма әле шушы төзелешне башлаган юк, бу – безнең киләчәктәге проблемаларыбыз», – дип белдерер иде. Аннары 500 мең кеше яшәгән Чаллы шәһәрендә театр бинасы юклыгын әйтер иде. Югыйсә Чаллы шәһәрендә бүген иң кимендә дүрт-биш театр эшләп торырга тиеш бит. Ул театрның бинасы өчен, мин бу районның башлыгы булсам, оялыр идем. Гомумән, ул хакта сүз башлауга ук, аның бүгенге көндә нинди шартларда эшләп ятканына мин кызарыр идем.
Икенчесе. Түбән Камадагы театр мәсьәләсе. Без инде «Нефтехим» дибез, горурланабыз, мактанабыз. Ә шунда кеше таләпләренә җавап бирерлек театр юк. Әле мин бу өч объект турында сүз уңаеннан гына әйттем. Тирәнрәк уйлап карасак, әйткәнемчә, сөйләрлек сүзләр, уйланырлык уйлар бар. Без хәзер культурага бер примитив нәрсәгә караган кебек кенә карарга керештек. Ә культура бит ул – кешенең яшәү рәвеше, аның рухы, иманы. Әгәр дә безнең эчке культурабыз җитми икән, без беркайчан да алдынгы ил, алдынгы милләт була алмаячакбыз.
Культурага примитив карашның тагын бер мисалын гына китерәм. Менә мин карап ятам, «Пусть говорят» дигән тапшыру бара, анда ниндидер азгынлык, азып-тузып йөргән бер гаилә турында сүз бара. Ул тапшыру турында минем инде бер сүз дә әйтәсем килми, әмма ләкин шундый фраза күңелгә килеп төртелде. Юрист кеше әйтә: «Сабантуй устроили», – ди. Бу нинди Сабантуй булсын? Кайчан безнең Сабан туеның шундый азгынлык үрнәге булып торганы бар?
Безнең культурага кагылган тагын бер зур чара үткәрелә башлады. Ул – безнең тарихи истәлекләр. Тарихи истәлекләргә без инде соңгы вакытта бик зурлап, яңарыш дип, Болгар каласын, Зөя кирмәнен керттек. Ярый, Болгар – Болгар инде ул. Безнең Зөя каласын изге урын дип әйтәләр. Биредә бервакыт бер депутат чыгыш ясаганда, мин әйткән идем, ул нинди изге урын булсын, дигән идем. Кем әйтте, кем уйлап чыгарган? Бу – безнең культурабызның дәрәҗәсен күрсәтә торган мисал. Кеше җирен яулап алу өчен төзелгән кирмән изге урын була алмый!
Тукай ул – татарның дәүләте
– Ходайның биргәненә мең шөкер, менә мин бүген тагын Тукай янында. Инде егерме елдан артык бирегә килеп, иманымны яңартып китәм. Мин монда килгәч, ел буена җыелган сөремнән арынам, чөнки Тукай янына килү ул шагыйрь янына килү генә түгел. Тукай ул – татар халкына Ходай тарафыннан бүләк ителгән пәйгамбәр. Менә мин һәрвакыт шушы уйлар белән киләм. Биредәге балаларны, укытучыларны күреп, бик нык сөенәм. Бүген әйтерсең лә шагыйрьнең юбилей кичәсе. Югыйсә гап-гади генә туган көне Тукайның, ә менә зур бәйрәм ясадык. Киләчәктә дә Тукайның һәр туган көне татар халкының зур бәйрәме булсын.
Миңа еш кына: «Телебезнең язмышы ничек, киләчәге ничек?» – дип сорау бирәләр, борчылалар. Бирегә килгәч тә, шундый ук сорауларны бирделәр. Ләкин мин – оптимист кеше. Безнең телебез Тукай яшәгәндә яшәячәк. Ә Тукайны саклау, аның рухын яшәтү ул киләчәк буыннар, менә биредәге балалар өлешенә тия. Без инде, булдыра алган кадәр эшләп, бу мәйданнан китәр яшькә җиттек. Көрәш эстафетасы хәзер сезнең кулыгызда.
Тукай теле турында сүз чыкканда, минем Тукайның «Китмибез!» дигән шигырен искә төшерәсем килә. Аз гына үзгәртеп, мин аны болай дим:
Кара көчләр безне булмас эшкә тәкълиф иттеләр,
Сезгә үз телегез хәрәм, үз телегезне оныт, диделәр.
Юк, без беркайчан да үз телебезне онытмыйбыз һәм онытмаячакбыз да! Без әле үзебезнең телгә кабер казучыларның каберләре янында да татар телендә сөйләшәчәкбез. Безнең киләсе буын яшьләре шуны белеп үсәргә тиеш.
Безнең телебез – татар теле, ул дөньядагы бер генә халыкның теленнән дә ким түгел. Ялганнарга ышана күрмәгез, дөньяда бөек телләр юк. Әгәр дә теге яки бу телдә «әти», «әни» сүзен әйтә аласың икән, әгәр дә ул телдә «яратам» дип әйтә аласың икән, ул тел бөек. Шуңа күрә мин сезгә тәүфыйк телим. Бездән дә акыллырак булыгыз, бездән дә тәүфыйклырак булыгыз һәм Тукайны бергәләп саклыйк. Тукай ул – һәрвакыт иманыбызны яңартып, юнәлешебезне билгели торган шәхесебез. Дәүләтләре булмаган илдә дәүләт ролен шәхесләр үти. Менә ул – Тукай – безнең татар халкының дәүләте. Без ул дәүләтне сакларга бурычлы. Сезгә киләчәктә дә шушы бәйрәмнәргә җыелып, шагыйрьнең һәр туган көнен бәйрәм буларак зурлап үткәрергә язсын!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез