Газетага язылу

Туган Батыр Җәүдәтне һәм безне нәрсәгә өйрәтә?

«Туган Батыр – күкрәгендә йөрәк түгел, ярсу аттыр...» Камал театрындагы чираттагы премьераны караганнан соң, анда яңгыраган җыр юллары ничә көн инде колакта яңгырап тора. Сүзләре дә, көе дә күңелгә дәрт өсти торган.

Туган Батыр Җәүдәтне һәм безне нәрсәгә өйрәтә?

Кем ул – Туган Батыр? Инде берничә ел дәвамында аны популярлаштыру өчен шактый көч куела. Танылган язучы Зөлфәт Хәким тарафыннан фантастик әкият язылды, хәзерге вакытта ул төрле телләргә тәрҗемә ителә. Әкият буенча анимацион фильм чыгарылды һәм менә Камал театрында язучы Рүзәл Мөхәммәтшин язган пьеса буенча «Туган Батыр» спектакленең премьерасы тәкъдим ителде. Режиссеры – Айдар Җаббаров.

Ел ярым дәвамында әзерләнгән спектакль

Бу көнне Камал театры фойесы ниндидер гаилә бәйрәме мохитен хәтерләтте. Театрга өлкәннәр балалары, оныклары белән килгән иде, чөнки «Туган Батыр» гаилә спектакле буларак тәкъдим ителде.

Режиссер Айдар Җаббаров «Туган Батыр» спектаклен сәхнәгә чыгару өчен ел ярым әзерли. «Бер генә спектакльне дә бу кадәр озак куйганым булмады», – диде режиссер журналистларга. Рүзәл Мөхәммәтшинга сценариен гына да берничә тапкыр үзгәртеп язарга туры килә. «Компьютерда ун төрле сценарий ята», – дип елмая язучы. Бу премьера артында күпме хезмәт торуын «Туган Батыр» спектаклен чыгарган иҗади төркем бары тик үзе генә белә.

Спектакль өч сәгать ярым бара. Ул башыннан ахырына кадәр махсус эффектларга корылган. Утлар куелышы (Ольга Акулова), декорацияләр (Филипп Шейн),  костюмнар (Ольга-Мария Тумакова) аерым игътибарга лаек. Алар барысы бер композициягә тупланып, спектакльне тамашачыга җиткерү көчен арттыра. Айдар Җаббаров иҗат төркеменә хезмәттәшләрен Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан чакырган. Нәтиҗә – «Туган Батыр» татар сәхнәсендә моңарчы күрелмәгән яңа бер формат, яңа куелыш.

Тамашачы Җәүдәт (Фирзәр Галимов) исемле малай белән җир астына да төшә, Кабан күле төбендә дә була. Татар әкиятләрендәге геройлар – Туган Батыр (Илсаф Нәҗипов һәм Самат Хәбиров), Гөлчәчәк (Алинә Мөдәрисова), Дию (Алмаз Гәрәев), Юха (Ләйсән Гатауллина), Су анасы (Айгөл Миңнуллина) белән дә таныша. Эчтәлегенә килгәндә, «Туган Батыр» спектакле милли мифларны һәм бүгенге заманны чагылдыра. Казанда яшәүче Җәүдәт исемле үсмер Саҗидә әбисе (Алсу Гайнуллина) үтенече белән базга юкә балы алып менәргә төшә һәм шундагы ярыктан җир астына – Иске Казанга килеп эләгә. Ул анда Туган Батыр, Гөлчәчәк, Дию, үзен Лачын дип атаучы тавык белән таныша. Җир өстендә халык хәтерен алучы явыз Каракот һәм Юха барлыгын, аларның кешеләр хәтере белән тулысынча идарә итү көченә ия булу өчен Зилант йөзеген эзләвен белә. Башта бик теләмәсә дә, Җәүдәт яңа дусларына булышырга карар кыла.

Спектакль шулкадәр күпкырлы. Айдар Җаббаров, үзенә хас булганча, татарны борчыган бик күп проблемаларны күтәрергә тырышкан. Җәүдәтнең татарча белмәве, балаларның гына түгел, хәзер әти-әнинең дә тулысынча телефон дөньясына чумуы, битарафлык, тарихны, гореф-гадәтләрне белмәү – барысы да бар. Дию пәриенең Җәүдәтнең һәр русча сүзе өчен калак белән малайның башына сугып куюы, һәр очракка бәйле татар халык мәкальләрен әйтеп баруы, тарихи даталар... Кайбер урыннары балаларга кабул итү өчен катлаулырак та. Гаилә спектакле булгач, бар катламны да колачларга тырышканнар, күрәсең. Шул ук вакытта монда юмор бик күп. Биюләр бик оста куелган (хореограф – Римма Саркисян (Овчинникова).

Һәм, әлбәттә, музыка... Ул заманча, спектакльдәге вакыйгаларны тулыландыра, андагы геройлар халәтенә дә, вакыйгалар үсешенә дә аваздаш. Эльмир Низамов һәм Рүзәл Мөхәммәтшин иҗат иткән җырлар да күңелгә ятышлы. «Туган Батыр» турындагы җырны радиолар аша ешрак яңгыратырга кирәк. Чөнки ул хит булырлык. Музыкасы бер күңелгә кереп калса, озак кына шуны кабатлап йөрисең. Нәкъ менә шушы җыр аша Туган Батыр исемен популярлаштырырга да, балалар күңеленә сеңдерергә дә мөмкин булыр кебек.

Татар баласының үз каһарманы булырга тиеш

Әлеге геройның барлыкка килүе дә менә шул максатка бәйле. Бу идеянең авторы – Радик Абдрахманов. Берничә ел дәвамында Туган Батырны популярлаштыру проектларын тормышка ашыручы, финанс ягын кайгыртучы кеше дә – ул.

Тик чит ил мультфильмнарындагы куркыныч геройлар, бетмэннарны карап үскән малайлар һәм кызларны хәзер ничек итеп үз кыйблабызга таба борырга? Спектакль өлкәннәр күңеленә хуш килде. Ә менә балаларны ул җәлеп иттеме? Тәнәфестә кечерәкләрнең дә, 13–14 яшьлекләрнең дә фикерен белешәм. 7–8 яшьлекләр «ошады» дип әйтүдән узмый. Фикерләрен аңлата алмасалар да, «ошады» дигән сүзләренә сөенергә кирәк. Өч сәгатьтән артык барган спектакль кызык булмаса, ул бала анда тыныч кына утыра алмый. Ә менә үз исемен әйтмәүне сораган һәм премьерага әти-әнисе кушканга гына килгән бер үсмер: «Персонажлар артык гадиләштерелгән, мультфильм геройларын хәтерләтәләр. Алар бик кечкенәләр өчен генә», – дип, үз фикерен ачык белдерде.

13–15 яшьлек үсмерләр – әдәбиятта да, кино, театр сәнгатендә дә бик еш читтә кала торган буын. Ул татарда гына түгел, башка милләттә дә шулай. Алар күңеленә хуш килә торган әсәрләр язу, спектакль, фильмнар чыгару элек тә проблема иде, хәзер бигрәк тә. Аларның ни теләгәнен белү өчен язучыга шәп психолог та булырга кирәк.

Әкият түгел

Ә үзем аралашкан үсмер фикере белән күпмедер дәрәҗәдә мин дә килешәм. Спектакль «Туган Батыр» дип аталса да, ул монда төп герой булып калкып чыкмады. Әңгәмәдәшем әйткәнчә, шактый гадиләштерелгән, һәм аңа чын каһарманга хас булырга тиешле сыйфатлар, бәлки репликалар җитеп бетмәде. Җырда җырланганча, аның күкрәгендә йөрәк урынына ярсу ат «кешнәмәде». Айдар Җаббаровның спектакльләрдә барлык геройларны да төп герой дәрәҗәсенә күтәрү гадәте бар. Күрәсең, монда да ул шул юлдан барган. Биредә төп герой урынын Җәүдәт алды дисәм, дөресрәк булыр. Бәлки режиссер идеясе буенча шулай булырга тиеш булгандыр да. Чөнки Җәүдәт – Туган Батырның ерак туганы, алар – бер нәсел кешеләре. Йөзекне саклаучы варис та Җәүдәт булып чыга. Тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне югалтмау нәкъ менә Җәүдәт кебек бүгенге буын балалары кулында. Иске Казанда калган Туган Батыр аны берничек тә саклый алмый.

Хәтерне югалтмау – үз кулыбызда. Спектакльдә яңгыраган төп фикерне, әлбәттә, иң беренче чиратта әти-әни аңларга һәм янында карап утырган баласына сеңдерергә тиеш. Шуңа да бу – гаилә спектакле. Гаилә кыйммәтләрен югалтучылар яшьләр түгел, ә үз мәшәкатьләре, эштәге проблемалары белән генә мәшгуль бүгенге өлкәннәр. Буыннар арасындагы чылбырны өзмичә, балаларга тапшыручы кешеләр дә без – әти-әниләр. Шуңа күрә «Туган Батыр» спектакленә фантастик әкият дип кенә карарга ярамый. Ул – сыйфатлы итеп, бик зур акча түгеп куелган һәм үз-үзебезгә читтән карарга мөмкинлек бирә, кая барганыбызга ишарә итә торган спектакль. Аңа битараф калырга ярамый.

                                                      Энҗе Шәйхетдинова

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре