79 төбәктән 36 телдә сөйләшкән 112 укытучы. Башкалада узучы «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» бөтенроссия конкурсына әнә шуның кадәр мөгаллим осталыкларын күрсәтергә җыелды. Арада халкы бик аз булган вепс, шор, ненец, коряк, нивх, эвен теле укытучылары да бар. Туган телләрне нинди язмыш ни көтә?
Исегезгә төшерәбез: Россия Мәгърифәт министрлыгы, Россия Федерациясе халыкларының туган телләре федераль институты тарафыннан өченче мәртәбә оештырылган чараның беренчесе 2022 елда Ставрополь краенда узган иде. Былтыр Карачай-Черкесия өлкәсендә үткән конкурста Казанның 41 нче мәктәбендәге мәктәпкәчә белем бирү төркеме тәрбиячесе Айсылу Лотфуллина беренче урынны яулады. Башкаладагы 13 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алинә Шәгәрәева исә иң яхшы укытучылар бишлегенә керде. Нәтиҗәдә Татарстан 2024 елда конкурсны үткәрү хокукына ия булды. Быел исә республика данын башкаладагы 19 нчы гимназия укытучысы Ләйлә Гарифҗанова һәм 346 нчы бакча тәрбиячесе Эльвира Солтанова яклаячак.
Төрле телләрдә сөйләшсәләр дә, барысын да бер максат берләштерә. Һәр укытучының үз теленең асылын башкаларга күрсәтәсе, саклыйсы һәм яклыйсы килә. Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетындагы чараның ачылышында әнә шундый җылы хисләрне тойдык.
Наталья Танагашева Кемерово өлкәсе Шерегеш бистәсендәге сәнгать үзәгендә балаларга шор телен өйрәтә. Ире Владимир белән өч кыз тәрбиялиләр. Барысы да үз телен яхшы белә. Тик бакчада да, мәктәптә дә ана телен өйрәтмиләр икән.
– Дөньяда нибары 10 меңгә якын кеше генә шор телендә сөйләшә. Кызганыч, телебез югалып бара. Менә шуңа юл куймас өчен дип тырышабыз инде. Бәйгедә катнашып, үз телемнең лаеклы икәнлеген, гореф-гадәтләребезне күрсәтәсем килә. Авылларда яшәүче әби-бабайлар белә әле. Шәһәрдә яшәүчеләр белми, – диде ул, ачынып.
Лариса Данилова – якут теле укытучысы. Саха Республикасындагы (Якутия) Нама мәктәбендә балаларга 16 ел туган тел өйрәтә. Конкурста беренче тапкыр чыгыш ясавы икән.
– Мәктәптә 800 бала укый. Укучылар ана телен белә. Әти-әниләрнең дә, укытучыларның да хезмәте бу. Дәреслекләр җитә. Тик менә заманча электрон әсбаплар, интерактив такталар кирәк. Киләчәктә булыр дип өметләнәбез, – ди Лариса Данилова.
Улан-Удэдан килгән Марина Очирова үз республикасын яклаучы бурят укытучысына бәйгедә көч биреп торачак.
– Улан-Удэда яшәүчеләр күбрәк рус телендә сөйләшә. Авылларда бурят теле саклана әле. Бакчадагы сабыйлар да белә. Телне саклауда гаиләнең дә, социаль челтәрләрнең дә йогынтысы бар, – ди тугыз ел тәрбияче булып эшләүче Марина.
Чараның ачылышында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин журналистларга соңгы елларда дәүләт тарафыннан туган телләр, әдәбият, мәдәният, халыкларның гореф-гадәтләрен саклауга игътибар артуын әйтте.
– Үз өеңдә, төбәгеңдә тынычлык, татулык урнаштыру – бүген бик мөһим. Россиядә төрле халыклар яши. Аларның теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре саклансын өчен, гаиләдә дә, мәктәпләрдә дә көч куярга кирәк, – диде министр.
Татар телен саклау, милли мәктәпләргә кадрлар әзерләү турында «Мәгариф» оешмасы җитәкчесе Марат Лотфуллинның да фикерен сораштык.
– Бәйге булу яхшы, әмма ул телләрне саклый алмый. Бу өлкәдә нәрсәдер эшлибез дигәнне күрсәтә. Тел кан белән бирелми, нәселдән дә күчми, бөтен телләрне дә балалар үз телләрендә өйрәнә. Бүген бу эш бакча, мәктәптә алып барыла, – ди Марат Лотфуллин. – Туган телне саклауның иң беренче чарасы – туган телдә имтихан бирү. Ә ул федераль белем бирү стандартларында ирекле куелган. Туган телләрдән БДИ формасында чыгарылыш имтиханнарын бирдерү һәм югары уку йортына кергәндә, шул баллар нәтиҗәләрен исәпкә алу кирәк. Икенчесе – укытучылар әзерләү. Башкортстаннан кала, Россиянең башка төбәкләрендә беркайда да татар теле укытучылары әзерләнми. Татарстанда да педагогика көллиятләрендә башлангыч сыйныф укытучылары берничә төркем генә әзерләнә. Казанда ул төркемнәр бөтенләй ябылды. Татарстанның үзендә инде җиде ел туган телләрен, татар телен белгән укытучылар әзерләнми. Бу – физик, химик, биолог һәм башкалар. Мәсәлән, КФУның «татфагы»нда республика хисабына бер төркем математика, бер төркем физиклар әзерләнә. Бу ике төркем республикада яшәүче 2 миллион татарның ихтыяҗын үти алмый.
Туган тел укытучыларына багышланган матбугат очрашуында Россия Мәгърифәт министрлыгының Гомуми белем бирү сәясәте һәм мәктәпкәчә белем бирү департаменты башлыгы урынбасары Анна Тимофеева бәйгедә көндәшлек булмавын, монда бары дуслар гына җыелуын әйтте. Аның әйтүенчә, бәйге елдан-ел яңара бара, үзенчәлекләр кертелә. Быел беренче тапкыр күргәзмә оештырылган.
– Туган тел ул – гаилә, туган җир, ил белән элемтәләр. Бәйге туган тел укытучыларының абруен күтәрергә ярдәм итә, – ди Анна Тимофеева. – Федераль белем бирү стандартлары буенча балалар туган телне туган тел һәм дәүләт теле буларак сайлый ала. Сәгатьләр саны: 2–5 дәрес. Шулай ук өстәмә дәресләр дә кертә алабыз. Бүген 1 миллион 822 меңнән артык укучы мәктәпләрдә ана телен укый. Моннан тыш, 300 мең бала өстәмә түгәрәкләрдә өйрәнә. Кызганыч, замана әти-әниләре үзләре дә туган телен белми. Аларны барыннан да бигрәк баласының БДИны ничек тапшыруы кызыксындыра. Курку бар, шуңа күрә туган телне сайламыйлар. Сезгә, туган тел укытучыларына рәхмәт – туган телне ташламыйсыз.
Татарстан Мәгарифне үстерү институты директоры Людмила Ногманова әйтүенчә, туган тел ул – математика һәм башка дәресләр кебек үк мөһим фән. Татарстан мәктәпләрендә туган телдән имтиханнар сайлау мөмкинлеге бирелә. Якшәмбе мәктәпләрендә башка милләт балалары үз телләрен өйрәнә, – диде Людмила Ногманова.
Җиңүчене 21 сентябрьдә беләчәкбез. Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узачак ябылу тантанасына Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцовның да килүе көтелә. Җиңүчене Халыкара укытучылар көнендә бүләкләячәкләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез