Тик утырырга ярамый! Бүген кайбер әти-әниләр сабыйлары биләүсәдән төшмәс борын төрле түгәрәкләргә яздыра башлый. Көнгә 2–3 тапкыр, атнага һәр көн каядыр барып, ни белән булса да шөгыльләнү – гадәти хәл. Авыл халкы да калышмый: ул-кызларын шәһәргә кадәр алып бара. Бу эшкә акча да кызганмыйлар. Бу кадәр тырышудан кемгә файда: ата-анагамы, әллә балагамы?
Ара якын түгел
Балтач районында яшәүче Сәмигуллиннар уллары 8 яшьлек Риязны бер ел элек башкаладагы «Рубин» клубына йөртә башлаган. Аларга Балтач белән Казан арасының 100 чакрымнан артык булуы да, юл мәшәкатьләре дә комачауламый. Иң мөһиме – малайның футбол уйнау теләге бар.
– Улыбыз 3 яшьтән үк туп тибә башлады. 5 яшьтә райондагы футбол түгәрәгенә бирдек. Шуннан бирле иртән торгач та, йокларга ятканда да кулында – туп. Узган ел бәйге аша «Рубин»га эләктек. Анда иләк аша сайлап алдылар. Башта шәһәр балалары арасында авыррак иде, хәзер теләп йөри. Атнага ике-өч мәртәбә йөртәбез. Күбрәк бабасы илтсә, апасына да, миңа да чират эләгә. Бала хакына дип йөрибез инде. Монда бездән бер сум да акча сорамыйлар. Киемне үзләре бирә, турнирлар өчен дә түлисе юк, – ди өч бала әтисе Ранис. – Дәресләр беткәч, шәһәргә чыгып китәбез. Күнегүләр сәгать 4 тә башланса, өйгә 8 дә кайтып җитәбез. Уеннарга исә иртәрәк барырга туры килә. Рияз мәктәптә дә тырышып укый. Узган ел ике генә «4ле»се чыкты. Укытучылар каршы килми, кирәк чакта җибәрәләр. Өй эшләренең бер өлешен юлда әзерләп кайта. Башка түгәрәкләргә йөрергә вакыты калмый.
Алабуга районының Морт авылында яшәүче Хуҗиннар да кызларына вакытын кызганмый. Авыл белән шәһәр арасы – 22 чакрым.
– Сөмбелне Алабугадагы сәнгать мәктәбенә йөртәбез. Быел 10 яшь тулгач, 1 нче сыйныфка алдылар. Атнага өч тапкыр бара. Уку бушлай. Әмма кирәкле әйберләрне сатып алабыз. Мәктәптә дәресләре бетүгә үк шунда илтәбез. Урамга чыгып, табигать күренешләре ясыйлар. Безгә иҗаты бик ошый, – ди биш бала анасы Гөлнара Хуҗина. – Ара ераклыкка карап тормыйбыз. Кызыбызның сәләтен үстерергә кирәк бит. Авыл мәктәбендә түгәрәкләр бар, әмма алар артык гади. Балага ошый торганнары юк диярлек. Сөмбел башта клубта оештырылган бию түгәрәгенә йөрде. Сәнгать мәктәбенә күчкәч, анысына җитешә алмый. Салаватыбыз 8 нче сыйныфта укый. Ул мәктәптәге спорт түгәрәгенә йөри. Кечесе – бакчада, ә олысы зур инде. Авылда безнең кебек балаларын шәһәргә йөртүчеләр сирәк. Моның өчен машина да, буш вакыт та кирәк.
Аруны белми
Биектау районының Бөреле совхозында яшәүче 5 яшьлек Данияр биш түгәрәккә йөри әнә. Әти-әнисе Биектауга илтә аны. Быел барлык түгәрәкләр дә бер көнгә туры килгән. Атнага өч көн барасы. Моның өчен айга 30 мең сум акча түлиләр. Түгәрәкләре кичке 4 тә башланып, өйгә ун тулганда гына кайтып керәләр. Данияр өй эшләрен эшләргә дә вакыт таба. Телефонга да исе китми.
– Йөзүгә – 2 айдан, инглиз теленә 2 яшьтән бирдек. Моннан тыш, футбол, рәсем ясау һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеменә дә йөри. Быел укырга бирмәкче идек, кире уйладык. Икенче елга калдырдык, – ди әнисе Фәйрүзә Шакирова. – Баланы берничек тә мәҗбүр итеп булмый, үзе теләсә генә йөри ала. Түгәрәкләр баланы тәртипкә өйрәтә. Безнең бурыч – балага ярдәм итү, шартлар тудыру. Каядыр йөртер өчен әти-әнинең теләге дә, вакыты, энергиясе дә кирәк.
Данияр мәктәпкәчә балалар арасында узган «Умка» олимпиадасында җиңүче булган. Йөзү буенча ярышларда да катнашасы килә аның. Әмма аның өчен спорт мәктәбенә эләгергә кирәк. Әлегә яше җитми. Сынау да бирәсе бар. Бик тырышып шуңа әзерләнә икән. Математиканы ярата. Әти-әнисе – икътисадчылар. Астрономия белән дә кызыксына. Анысы укытучы дәү әнисеннән, шахмат яратуы дәү әтисеннән күчкән.
Кызыктыра белсәң генә...
Сарман районының Җәлил бистәсендә яшәүче Шәяхмәтовлар 14 бала тәрбияли. Үзләренең икесе янына, унике ятимне сыендырганнар. Шуларның сигезе – мәктәп яшендә.
– Быел балалар түгәрәкләргә бик йөрми әле. Инглиз теле, драма түгәрәкләренә баралар. Футболга да йөрми башлады берсе. 9 нчы сыйныфта укыганы волейболга язылган иде. Имтиханнарга әзерләнәсе бар дип, туктады. Мәҗбүр итү юк, барысы да үз теләкләреннән тора, – ди әниләре Рәкыйга Шәяхмәтова.
Нәзимә Галләмова Минзәлә районындагы балалар иҗат үзәгендә шахмат серләрен өйрәтә. Аның әйтүенчә, соңгы вакытта әти-әниләр балаларын клубка ешрак йөртә башлаган. Бер сәбәбе – телефоннан биздерү. Узган ел 1 нче сыйныфка 27 бала язылган.
– Без шахматка бакча яшеннән кабул итәбез. Узган ел 4 яшьлек балалар белән шөгыльләндем. Баланың теләге булса, уен аша кызыксындырып була. Әти-әниләр барлык түгәрәкләргә яздыртырга тырыша. Бала шуннан үзенә ошаганын сайлап ала, – ди Нәзимә Галләмова. – Танышымның оныгы Чаллыда 4 нче сыйныфта укый. Түгәрәкләр өчен айга 30 мең сум китә, ди. Ә бездә барысы да – бушлай. Хоккей, футбол, теннис дисеңме, шахмат, аэробика һәм башкасымы, акча түләргә кирәкми. Әмма әти-әниләргә түгәрәкләр өчен кирәкле әйберләрне сатып алырга туры килә. Шахмат өчен әллә ни акча кирәкми.
Сүз уңаеннан, «Авито» уздырган сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Россиядә түләүле түгәрәкләрнең бер сәгате якынча 500–2500 сум тора. Чыгымнар юнәлешкә, укытучының белеменә, дәресләр санына бәйле. Әти-әниләрнең түгәрәкләр өчен аена уртача 11,3 мең сум акчасы китә. 34 проценты өстәмә дәресләргә аена – 5–10 мең, 17 проценты – 20 меңгә кадәр, ә 14 проценты тагын да күбрәк акча тотарга риза. Һәр дүртенче укучы түгәрәкләрне үз теләге буенча сайлый. Ә менә 41 проценты әти-әнисе белән бергәләп хәл итә. Иң популяр юнәлеш булып спорт секцияләре санала. Анда балаларның 48 проценты шөгыльләнә. Икенче урында – иҗат түгәрәкләре. Укучыларның 39 проценты музыка, бию, рәсем ясау, театр түгәрәкләрендә шөгыльләнә. Чит телләр, финанс грамоталылыгы, IT юнәлешләр дә балаларда кызыксынуны күбрәк уята.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белдергәнчә, мәктәпләрдә төрле юнәлештәге 18 мең түгәрәк эшли. Анда йөрүчеләр барлык укучыларның 79,2 процентын тәшкил итә. Аларның 62,6 проценты бушлай шөгыльләнә.
Мөнәсәбәт
Алла Твардовская, КФУның мәгариф һәм психология институты доценты, психология фәннәре кандидаты:
– Бик күп түгәрәкләргә йөртү баланың нерв системасына зыян китерергә мөмкин. Чама хисе булырга тиеш. Монысы – бер. Икенчедән, баланың кызыксынуын исәпкә алырга кирәк. 2–3 яшьтә сабыйның кызыксынуын бары әти-әни генә ачыклый ала. Өченчедән, бакчага йөрмәүче сабый өчен түгәрәкләр аралашу өчен мөһим. Монда ул дуслар таба, кагыйдәләргә өйрәнә. Бакчадан соң баланы өстәмә түгәрәкләргә йөртүчеләр дә бар. Ул кичкә арырга һәм еш авырый башларга мөмкин. Кызык тоелган түгәрәкнең дә ошамый башлавы бар. Түгәрәкне баланың холкына да карап сайлагыз. «Ничә түгәрәккә йөрергә мөмкин?» – дигән сорауга сезгә беркем дә җавап бирә алмый. Монда әти-әниләр акыл белән эш итәргә тиеш. Бакчадагы түгәрәкләр дә җитә. Балагызның уйнарга, саф һавада йөрергә вакыты калсын. Хәзер әти-әниләр 5–6 яшьтә үк чит телне өйрәтергә хыяллана. Аннан гимнастика, спорт, акылны үстерә торган түгәрәкләр өстәлә. Монда артыгын кыланырга ярамый. Бала физик кына түгел, психик яктан да арыячак. Аның сәламәтлеге һәм ял итү мөмкинлеге турында уйлагыз. Кайбер балалар 3–4 яшьтән күп түгәрәкләргә йөри. Әмма арымыйлар. Андыйлар меңгә бер генә.
Рамил Хисмәтуллин, танылган көрәшче, Чаллы Көрәш федерациясе башкарма комитеты җитәкчесе:
– 3–4 яшьтән балаларны гимнастика, хоккей кебек түгәрәкләргә бирергә ярамый. Бу вакытта баланың умырткалык баганасы формалашып бетмәгән була. Шөгыльләнгән вакытта килеп чыккан тайпылышлар гомер буена җәрәхәт калдырырга мөмкин. Әти-әниләр балаларын кечкенәдән спортка тартып, чемпион итү, тизрәк акча эшләү турында уйлый. Әмма бөтенесе дә чемпион булып бетә алмый. Беренче чиратта сәламәтлек мөһим. Кызганыч, әти-әниләр арасында балаларыннан үзләре булдыра алмаганны таләп итүчеләр дә шактый. Бала телиме, кирәкме ул аңа – анысы хакында соңыннан гына уйлыйлар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


Фикер өстәү
Фикерегез