Газетага язылу

Туйганчы салабыз: ягулыкка бәйле шау-шу кимиме?

Әле яртысы гына узса да, быелгы җәй истә калырлык булды: бензин тирәсендә купкан шау-шу бик күпләрнең төн йокысын качырды. Ягулык салу станцияләрендә озын-озак чиратлар хасил булды, бензин сатып алуга бәйле чикләүләр кертелде, бу хәлләрдән файдаланып кесә калынайтып калырга теләүчеләр артты. Вазгыятьне җайга салу өчен Татарстан Хөкүмәте мәсьәләне үз контроленә алды. Сабак алдыкмы?

Туйганчы салабыз: ягулыкка бәйле шау-шу кимиме?

Кесә телефоннары тагын да «баеды». Бу көннәрдә андагы бетмәс-төкәнмәс кушымталарга яңалары – кайсы ягулык салу станцияләрендә ягулык барлыгын хәбәр итүчеләре өстәлде. Бер мәлгә бөтен тормыш әнә шунда күчкән кебек тоелды. «Бензин кайткан дигәч, төнге сәгать икедә торып, ягулык салу станциясенә чыгып чаптым. Тик дизель китергәннәр икән, йокы аралаш кесә телефонындагы хәбәрне дөрес аңламаганмын», – дип искә алды узган атнада булган хәлләрне стажлы машина йөртүче Рөстәм Шәрипов. Аның каравы рульдәгеләрнең тәҗрибәсе арткан. «Тиз йөрергә яратам. Тик бензинны саграк тотарга кирәк булгач, тизлекне сәгатенә 100–110 чакрымнан арттырмыйм хәзер. Моңа кадәр 100 чакрымга 14 литрга кадәр бензин китсә, хәзер 9–10 нан да артмый. Кондиционерны да артык кушмаска тырышам. Болай да йөреп була икән», – дип сөйли уенын-чынын бергә кушып машина йөртүче.

Ягулыкны ваклап сатуга бәйле кыенлыклар илнең күп төбәкләренә кагылды. Кайбер мәгълүматларга караганда, бензин сатып алуга бәйле чикләүләр 60 лап төбәктә гамәлгә кертелгән. Шактый катгый чара күрүчеләр дә бар – кайбер төбәкләрдә атна көненә карап ягулык салу станцияләренә машина номеры так яки җөп санга тәмамланган йөртүчеләр генә керә ала.

Россия вице-премьеры Александр Новак ягулык базарындагы вазгыятьне катлаулы дип атады. Аның әйтүенчә, моңа җәй көне ягулыкка ихтыяҗ арту, урыннардагы ремонт эшләре һәм нефть эшкәртү заводларына һөҗүм итү очраклары сәбәпче. Ил күләмендә вазгыятьне тотрыкландыруга бәйле эш дәвам итә.

Татарстанда машина йөртүчеләргә хафага бирелмәскә һәм маяга дип бензин җыймаска киңәш иттеләр. Узган атна ахырында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республикада ягулыкка бәйле вазгыятьне контрольдә тоту буенча штаб төзелде. Аны Премьер-министр Алексей Песошин җитәкли. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы атнада республика АЗСларында ягулыкка бәйле шау-шу күзәтелә һәм бу зур чиратлар хасил булуга китерде. Җитештерүчеләр мәгълүматларына караганда, республикада кирәкле ягулык запасы бар. Төп проблема исә ихтыяҗның кискен артуына бәйле. Кайбер ягулык салу станцияләрендә моңа кадәр тәүлек дәвамында сатылган бензинны хәзер 6 сәгать эчендә сатып алып бетерәләр.

Моңа кадәр Татарстан Рәисе логистиканы тикшерергә, шулай ук ягулык салу станцияләрендәге вазгыятьне даими күзәтеп баруны тәэмин итәргә дә кушкан иде.

– Штабка аерым АЗСларда ягулык булмау фактларын тикшерү эшен дәвам итәргә, Монополиягә каршы көрәш буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе белән берлектә ваклап сату бәяләрен нигезсез күтәрү очракларын тикшерүне йөклим. Җәмәгать транспортын, ашыгыч медицина ярдәмен, коммуналь һәм юл хезмәтләрен, хокук саклау органнарын, авыл хуҗалыгы предприятиеләрен ягулык белән тәэмин итү мәсьәләсен аерым контрольдә тотарга кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгына һәм Дәүләт автоинспекциясенә автомобильләр күпләп җыелган урыннарда җәмәгать тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү кирәклеге турында әйтте: юллар ябылуга, төрле низаглар чыгуга, ягулык саклау һәм ташу кагыйдәләрен бозуга, шулай ук аны законсыз сату очракларына юл куелмаска тиеш. «Безнең бурыч – аерым ягулык салу станцияләре эшендәге вакытлыча өзеклекләрнең системалы проблемага әйләнүенә юл куймау», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Рәсми мәгълүматларга караганда, республикада 913 ягулык салу станциясе эшли, аларның 740 ында сыек ягулык саталар. Казанда 177 ягулык салу станциясе бар.

– Ягулыкка бәйле шау-шу кими, якын арада ук гадәти эш режимына әйләнеп кайта алырбыз дип өметләнәбез, – дип хисап тотты Казан мэриясендә узган «эшлекле дүшәмбе»дә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.

Аның әйтүенчә, АЗСларда бензин бетүгә ягулык җитмәү түгел, ә кинәт үскән ихтыяҗ сәбәпче булган. «Татарстан җитештерүчеләре ягулык салу станцияләрен чимал белән тәэмин итүгә бәйле бурычларын тиешенчә башкара, күрсәткечләрне арттырып та үтиләр», – дип белдерде ул. Сизгәнсездер, кесә телефонындагы бензин турындагы төркемнәр дә акрынлап тына башлады: хәлләр әйбәтләнә, димәк.

Ярамыйга карамыйча маяга бензин сатып алып куючыларны да кисәткәннәр. Чолан, балкон яки гаражда тиешле куркынычсызлык таләпләрен үтәмичә саклаган ягулык янгын куркынычы тудыра. Озак яткан бензинның сыйфаты да начарая. ГОСТ буенча автомобиль бензинын саклауның гарантия вакыты җитештергән көннән алып бер ел тәшкил итә. Бу очракта да ягулык герметик ябык металл яки махсус канистрда, +5 тән +20 градуска кадәр температурада, караңгы урында торырга тиеш.

Финанс киңәшчесе Айрат Газизов фикеренчә, бензинга бәйле вазгыять түгел, ә илдә яшәүчеләрнең төрле имеш-мимешләргә бик тиз ышануы куркынычрак.

– Хәтерләсәгез, заманында дефицит башлана, дип коткыга бирелгән халык шикәр белән карабодайны чамасын белмичә ташыды. Соңрак шкафта ятып, кортлап беткән күпме азык-төлекне чүплеккә чыгарып ташладылар. Бу очракта да шул ук хәл. Базарда нидер җитми башлый икән, аны тагын да күбрәк сатып ала башлыйлар. Аха, башкалар ала икән, димәк, миңа да кирәк, дип коткыга биреләләр. Эшне ташлап, сәгатьләр буе чират торып, баш бәясенә бензин сатып алганчы, ягулыкны саграк тотарга тырышу яки вакытлыча җәмәгать транспортына күчеп утыру күпкә отышлырак югыйсә, – ди белгеч.

Ә берәүләр хафага бирелгән арада, икенчеләр моннан файдаланып калырга ашыга.

– Бүген бензин темасы «көн кадагы»нда тора. Интернет, төрле социаль челтәрләр аша ягулык-майлау материаллары сату турындагы игъланнар хакында хәбәрләр килә башлады инде. Мошенниклар: «Бензин сатабыз, акчасын алдан түләп куегыз, әле бүләккә канистр да бирәбез», – дип алдый. Ягулыкның бер литрын 100–150 сумга тәкъдим итәләр. Алдануларын аңлагач, халык безгә мөрәҗәгать итә», – дип сөйләде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Мошенниклык очракларын ачыклау идарәсе вәкиле Рәдис Йосыпов.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре