Билгеле булганча, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тууына 140 ел тулу уңаеннан 2026 елда Тукай елын уздыру тәкъдимен хуплады. Музей директоры Гүзәл Төхвәтова белән ният һәм планнар турында сөйләштек.
– Гүзәл ханым, юбилей елы уңаеннан халыкка ниләр тәкъдим итәргә җыенасыз?
– Музей – фәнни оешма ул. Шуңа күрә беренче чиратта Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында зур эшләр башкарырга тырышабыз, архивларда утырабыз, яңа экспонатлар эзлибез. Шул нисбәттән конференция дә әзерләдек. Ел саен «Тукай укулары» үткәрелә. Табигый ки, аның алдагысы юбилейга багышлана. Анда республикабыздагы милли-әдәби музей хезмәткәрләрен чакырып, фикер алышырга җыенабыз, шагыйрь даирәсе турында сүз алып барачакбыз.
Юбилей уңаеннан ике бәйге әзерләдек. Аның берсе «Ядкәрләрдә – Тукай рухы» дип атала. Ул – иң кызыклы проектларыбызның берсе. Анда яшь каләм тибрәтүчеләргә Тукай музеенда саклана торган шәхси ядкәрләре турында яңа әсәр язарга тәкъдим ителә. Ул шигырь, хикәя, әкият тә булырга мөмкин. Бер генә шарт: әсәрнең сюжетында Тукайга бәйле берәр экспонат турында язылырга тиеш. Әлбәттә инде, җиңүчеләргә бүләкләр дә әзерлибез. Икенче бәйге «Милли моңнар» дип атала. Монда төрле төбәкләрдә яшәүчеләр, Тукай сүзләренә язылган җырларны башкарып, видеолар җибәрәләр. Тәҗрибәле җырчылардан, музыка белгечләреннән жюри сайлана. Бәйгенең максаты – Тукай җырларын популярлаштыру, яшь композиторларда шагыйрьнең сүзләренә көй язарга теләк уяту. Узган ел без аны беренче тапкыр уздырып караган идек. Тукайның бары тик берничә җыры гына халык арасында йөри икәнлеген аңладык. Хәтта без мәктәптә укыганда җырлап йөргән «Карлыгач» җыры да төшеп калган. «Йолдызлы экскурсия» проектында төрле һөнәр ияләрен чакырып, музейда экскурсия үткәрүләрен сорыйбыз.
Тукайга багышланган күргәзмәләрне берьюлы өч урында – Габдулла Тукай, Шәриф Камал, Салих Сәйдәшев музейларында оештырырга ниятлибез. Бу – бик кирәкле гамәл, чөнки Тукайны һәм аның чордашларын аерып карап булмый. Аларның эшләре дә, омтылышлары да бер үк. Киләсе елда Тукайның иң якын дусларыннан берсе Фатих Әмирханның да 140 еллык юбилее. Бу уңайдан да музейда зур чара үткәрергә җыенабыз. Аннан килеп, галимнәребез Тукай һәм аның чордашлары турында бик күп лекцияләр әзерлиләр. Алар чакырулы инде. Үзебез дә, районнарга чыгып, балаларга төрле программалар тәкъдим итәргә җыенабыз. Укытучылар һәм мәгариф бүлеге җитәкчеләре хәерхаһлы булыр дигән теләктә калабыз. Юбилей бүләксез булмый дип, сувенирлар да әзерлибез. Кыскасы, эш гөрли.
– Май чүлмәге тышыннан билгеле, дигән гыйбарә дә туры килеп тора сезгә. Музей искиткеч мәһабәт бинада урнашкан. Яныннан сокланмыйча үтеп китә торган түгел, тарихы да бай.
– Габдулла Тукай музее 1986 елда шагыйрьнең 100 еллык юбилее уңаеннан Татарстан Республикасы Милли музее филиалы буларак ачыла. Бу ике катлы йорт XIX гасыр ахырында салына, соңрак романтик модерн стилендә үзгәртеп төзелә. Биредә 1882–1906 елларда Казанның иң уңышлы сәүдәгәрләренең берсе Ибраһим байның бердәнбер кызы Бибимәрьямбану Апаковага өйләнеп, Кавказ халыкларының бәйсезлеге өчен көрәшкән имам Шамилнең уртанчы улы, генерал Мөхәммәтшәфи яши. Шул сәбәпле аны халык «Шамил йорты» дип йөртә.

– Бүген музейга килгән кеше ниләр белән таныша ала?
– 2016–2017 елларда бинада төзекләндерү-реставрация эшләре уздырылды. Яңа экспозиция әзерләнде. Монда шагыйрьнең Казан чорына аеруча игътибар ителә: нәкъ шул елларда ул милли шагыйрь, тәрҗемәче, журналист, фольклорчы һәм җәмәгать эшлеклесе буларак таныла. Музейда «Тукай үзәге» дип аталган махсус зал бар. Анда шагыйрьнең иҗади мирасының байлыгын күрергә һәм төрле телле әдәбиятларга йогынтысын сизәргә була. Әсәрләрен уку өчен шартлар да тудырылган. Китап киштәләрендә – татар һәм рус мәдәниятенең күренекле вәкилләре автографлар куйган Тукай басмалары.
Экспозициянең бер бүлегендә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларының фотосурәтләре, китаплары һәм шәхси әйберләре куелган. Алар арасында композиторлар Фәрит Яруллин һәм Нәҗип Җиһанов, язучы Әхмәт Фәйзи, рәссам Харис Якупов, җырчы Әлфия Авзалова, шагыйрьләр Рәдиф Гаташ, Лена Шагыйрьҗан һәм башкалар бар.

– Тукай музеенда шагыйрьнең үз куллары тигән экспонатлар да шактый. Минемчә, монда килеп чыккан кешене андыйлары бигрәк тә кызыксындырадыр?
– Экспозициядә Тукайның фотосурәтләре һәм үзе исән вакытта дөнья күргән китаплары тәкъдим ителә. Шагыйрьнең аз санда сакланып калган шәхси әйберләреннән торган тупланмасы бәһасез мирас булып тора. Алар арасында тартмачык, камыштан үрелгән юл кәрзине, кул сөлгесе, кара бәрхет түбәтәе, көмеш җиң каптырмалары, карандаш савыты, кара савыты һәм башкалар бар. Кул сөлгесе – яңа табышларның берсе.
Бөек шагыйрьнең балачагы, нәселе, туган авылы турында сөйләгәндә, иң беренче чиратта Коръәнгә игътибар юнәлтәбез. Ул – Габдулла Тукайның әнисе ягыннан бабасы, Казан губернасы Казан өязе Өчиле авылы имамы Зиннәтулла хәзрәт Әмирхановныкы. Китап 1868 елда Санкт-Петербург шәһәрендә басылган. Битләре традицион Көнчыгыш орнамент белән бизәлгән һәм карандаш белән язылган урыннар да бар.
Музейда шулай ук шагыйрьнең әнисе Бибимәмдүдә Зиннәтулла кызының комганы да урын алган. 1885 елда әнисе аны дус кызы, авылдашы Нәфисәгә бүләк итә. Габдулланың әтисе Мөхәммәтгариф вафат булганнан соң, әнисе Бибимәмдүдә Малмыж өясе Сасна Пүчинкәсе авылының (хәзерге Балтач районы) мулласы Мөхәммәтшакир Фәйзуллинга кияүгә чыга. Нәни Габдулла да әнисе янында азрак яшәп ала. Тормышының бу чорына бәйле төп нөсхә экспонатларның берсе – үги әтисенең гарәп хәрефләре белән бизәлгән таягы. 141 см озынлыктагы әлеге агач таякка Коръән аятьләре язылган.
– Шагыйрьнең үзе яшәгән чорда басылган китаплары нинди серләр саклый?
– Аларны фәнни яктан өйрәнү, репринт (төгәл күчермә) басмалар әзерләү – музей эшчәнлегенең бер юнәлеше. Мәсәлән, Тукайның «Җуаныч» китабы 1908 елда 5000 тираж белән басыла. Җыентыкка балалар өчен язылган әсәрләре кергән. Бу җыентык, татар әдәбиятында беренчеләрдән булып, бизәлеш белән дөнья күрә. Китапның укучылар өчен тагын бер яңалыгы – сатып алучыларның матди хәлен истә тотып, басма рәсемле һәм рәсемсез вариантларда нәшер ителә. Тукай музеена килгән кунакларны төсле рәсемнәр белән бизәлгән «Алтын әтәч» китабы да үзенә җәлеп итә. Китапның тышлыгында ук «Пушкин хикәясеннән алынды» дип бирелә. Ул әсәрне милли детальләр белән баета. Кыскасы, Габдулла Тукайның балалар өчен әзерләнгән басмалары бик популяр була. Бу китапларга кергән шигырьләр XX гасыр башында ук киң тарала. Чордашларының истәлекләреннән күренгәнчә, шагыйрьнең төп табышы китап чыгарудан, газета эшләүдән һәм әсәрләр бастырудан алган гонорарлар була. Мәсәлән, балалар өчен төсле рәсемнәр белән бизәлеп нәшер ителгән «Алтын әтәч» китабы өчен нәшрият түләячәк 25 сум акчаны Тукай җәйге пальто алуга тотарга тели. 2021 елдан башлап, Татарстан китап нәшрияты белән бергә Тукайның үзе исән чагында нәшер ителгән китапларын өйрәнү һәм кабаттан бастырып чыгару эше башланып китте. Бу төр китапларда XX гасыр башы татар китабының эчтәлеге генә түгел, ә бизәлеше, төзелеше дә укучыларга җиткерелә.

– Балалар музейга йөриме? Аларны җәлеп итү өчен ниләр эшләнә?
– Балалар өчен махсус балалар мәйданчыгы эшли. Биредә төрле уеннар ярдәмендә Тукайның иҗаты белән танышырга, мастер-классларда катнашырга, милли киемнәрдә фотога төшәргә мөмкин. «Әлифба бәйрәме», «Шүрәледә кунакта», «Мияубикә кунак чакыра» кебек бәйрәмнәр дә үткәрелә. Яшүсмерләр дә яратып йөри, чөнки музейда заманча технологияләр белән дә эш алып барыла. Бу юнәлеш музей эшчәнлеген тагын да мавыктыргыч һәм интерактив алып барырга ярдәм итә. Инновацион заманча технологияләрнең берсе – нейрочелтәр. Музеебызда Тукай әсәрләре мотивлары буенча нейрочелтәр ясаган рәсемнәр дә күрсәтелә. Экскурсиягә килүчеләрне Апуш исемле роботыбыз каршы ала. Ул Тукайның шигырьләрен яттан сөйли, экспонатлар турында өч телдә мәгълүмат бирә. Абруе зур: балалар да, өлкәннәр дә аны хөрмәт итә.
– Без Тукайны беләбезме?
– Белеп бетермибез. Әлбәттә шактый нәрсәләр өйрәнелгән. Әмма өйрәнелмәгәннәре дә күп. Мәсәлән, Тукайның фамилиясе кайдан килеп чыккан? Бу сорауга җавап һаман да ачык түгел. Шагыйрь Җаектан Казанга нинди юллар аша кайтып кергән? Бу мәсьәлә буенча да төрле фәнни мәкаләләрдә төрлечә караш яши. Солдатка күренүе турындагы документлар да шушы көнгә кадәр табылмаган. Гомумән, Тукайның үзе исән чагындагы документлары бик аз сакланган. Бу җәһәттән эзләнергә дә эзләнергә әле.
– Яңалыклар табыламы?
– “XX гасыр башында Тукай һәм реклама” темасы өйрәнелә. Тукай үзе исән чакта ук нинди рекламалар басылган, ул халыкка ничек тәкъдим ителгән? Шул сорауларга җавап эзләдек. Шактый кызыклы тема бу. Бүгенгә кадәр өйрәнелмәгән булган. Балалар китапларын бастырганда, шунда кергән иллюстрацияләрнең тарихларын ачыкладык. Монысы да – яңа мәгълүмат. Юбилей уңаеннан Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән бергә Тукайның 6 томлыгының рус теленә тәрҗемәсен нәшер итәргә җыенабыз. Башка милләт халыклары өчен зур яңалык булачак бу. Монысы да бик кирәк.
– Шагыйрьгә бүген игътибар җитәме?
– Сүз дә юк, Тукай исемен, аның мирасын саклауда зур эшләр алып барыла. Киләсе елны Тукай елы дип игълан итү дә аңа булган мөнәсәбәтне, игътибарны күрсәтә. Эшләнгән эшләр күп, әмма эшләнмәгәннәре дә бихисап. Бу җәһәттән инде берничә елдан бирле, Тукай үзәге кирәк, дип әйтеп киләбез. Ул шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын фәнни яктан өйрәнү, системага салу өчен бик файдалы булыр иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез