Бүген шәхси реклама компанияләре карамагында 466 тукталыш павильоны исәпләнелә, бу шәһәрдәге барлык шундый объектларның өчтән бер өлешен тәшкил итә.
– Хезмәттәшлекнең мондый ысулы инфраструктураны үстерергә генә түгел, ә бюджетка еллык 25,9 млн сум керем дә кертергә ярдәм итә. Шул ук вакытта реклама фирмалары объектларны урнаштыру һәм карап тоту чыгымнарын тулысынча үз өстенә ала, пычрактан, кардан һәм санкцияләнмәгән белдерүләрдән даими чистарту, металл конструкцияләрне ел саен буяу, шулай ук эскәмияләрне ремонтлау буенча йөкләмәләрне үти, – диде Әскәр Баһаутдинов.
Быел Ленинград, Химия, Волгоград, Короленко, Маршал Чуйков, Рихард Зорге урамнарында һәм Ибраһимов проспектында яңа конструкцияләр барлыкка киләчәк дип көтелә. Хәзер Фрунзе, Болотников, Горький шоссесы һәм Залесная урамнарында «Татдортрансинвест» АҖ балансында булган 19 павильонга рөхсәт рәсмиләштерү өчен реклама конструкцияләрен урнаштыру схемасына үзгәрешләр кертелә. Әскәр Баһаутдинов шулай ук шәһәрдә тукталышларны ватып йөрүчеләр мәсьәләсенә дә тукталды. Аның сүзләренчә, 2025 ел нәтиҗәләре буенча шәһәрдә тукталышларда 140 ка якын пыяла ватылган һәм рәсемнәр ясалып беткән. Бер алыштырыла торган пыяланың бәясе 8 мең сум тирәсе тора, бу – реклама компанияләренә өстәмә чыгымнар дигән сүз.
Моннан тыш Казанда законсыз реклама конструкцияләре санын киметүгә ирешкәннәр. Казан мэры Илсур Метшин ведомство эшен югары бәяләде.
– Без законсыз реклама базарын җиңдек. Бу – зур, системалы хезмәт, – диде ул. 2025 ел нәтиҗәләре буенча, Казан казнасының тышкы реклама урнаштырудан керемнәре 314 млн сум тәшкил иткән. Агымдагы елга шәһәр хакимияте керемнәрне тагын да арттырырга җыена. Монда сүз 420,6 млн сум турында бара. Керемнең төп өлешен реклама конструкцияләрен урнаштыру, эксплуатацияләүгә килешүләр һәм рөхсәт бирү өчен дәүләт пошлиналары тәэмин иткән.
Башкалада медиафасадларны һәм урам рекламасын урнаштыруның яңа кагыйдәләре үз көченә кергән. Хәзер минималь мәйдан арттырылган, эстетика һәм куркынычсызлыкка таләпләр катгыйландырылган, шулай ук тавыш һәм проекция җайланмаларына тыю билгеләнгән.
– Медиафасадларга һәм тавыш рекламасына таләпләрне катгыйландыру шәһәр халкының тынычлыгы өчен эшләнелде. Реклама базарында катнашучылар ягыннан канәгатьсезлекләр булды, әмма җавап итеп халык безгә рәхмәт хатлары язды. Без барыбыз да, реклама базарында катнашучыларны да кертеп, кешеләр өчен эшлибез, шуңа күрә яшәүчеләрнең уңайлылыгы алга таба да безнең өчен төп өстенлек булачак, – дип белдерде Илсур Метшин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез