Сөйгән кешедән күз китми, авырткан җирдән кул китми, ди халык мәкале. Дөрес әйтә. Бу арада коммуналь хезмәтләргә бәяләр артуга бәйле «сызлавык» һич кенә дә тынгылык бирми. Билгеле булганча, 1 июльдән Татарстанда тарифлар 22,3 процентка кадәр үсте. Яңача исәпләнгән, димәк, тагын да кыйммәтрәк түләү кәгазьләре августтан килә башлаячак. Белеп түлибезме? Җәйге чорда чыгымнарны ничек киметергә?
1 июльдән Татарстанда коммуналь хезмәтләргә тарифлар 17,5 тән 22,3 процентка кадәр артты. Чагыштыру өчен, ил күләмендә уртача күрсәткеч 11,9 процент тәшкил итә. Республикада яшәүче 1,6 миллион чамасы кеше өчен, ягъни барлык халыкның 40 процентына диярлек тарифлар иң күпкә артачак. Әлеге исемлеккә республиканың 21 шәһәре, шәһәр тибындагы 15 бистәсе һәм 7 авылы эләккән. Шул исәптән Казан, Чаллы кебек зур шәһәрләрдә яшәүчеләргә дә коммуналь хезмәтләр өчен кыйммәтрәк түләргә туры киләчәк. Башкала халкы өчен якынча исәпләп тә күрсәткәннәр: тарифлар индексацияләнгәннән соң бер үк мәйданлы өч бүлмәле фатир өчен августта түләү кәгазе якынча – 600 сумга, ә кыш айларында 1 мең сумга кадәр артып килергә мөмкин, ди.
Кыш дигәннән, суыклар башлангач коммуналь хезмәтләргә киткән чыгымнар җәй көне арткан тарифлардан тыш, урамдагы һава торышына да бәйле. Хәтерләсәгез, узган кыш бик җылы булды. Шуңа күрә кыш айларында ут, суга бәяләр үсүен (гадәттә тарифлар ел саен җәй көне индексацияләнә) әллә ни сизмәдек тә кебек. «Милек хуҗаларына счет-фактурада нәрсә өчен түләгәнне белеп тору да комачау итми», – дип, кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла дигәндәй, идарәче оешмалар, торак милекчеләре ширкәтләренең җаваплылыгы турында искә төшерде очрашуларның берсендә Татарстан Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Александр Тыгин. Сер түгел, күбебез счет-фактура кәгазендә күрсәтелгән суммаларның ни-нәрсә икәнен белү түгел, белергә дә теләми.
Дәүләт торак инспекциясенең матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, ел башыннан бирле республикада яшәүчеләргә коммуналь хезмәтләр өчен артык исәпләнгән 9,4 миллион сум акчаны кире кайтарганнар. Шул исәптән 8,8 миллион сумга якыны – сыйфатсыз хезмәт күрсәткән өчен.
«Кайнар суның температурасы тиешле нормативка туры килмәү (60 градустан кимрәк булу) яки хезмәт күрсәткәндә алдан билгеләнгәннән дә күбрәк вакытка өзеклекләр булу – сыйфатсыз хезмәт. Мисал өчен, салкын суны ай дәвамында – 8 сәгатькә (суммар рәвештә), ә берьюлы 4 сәгатькә генә туктатып торырга рөхсәт ителә. Коммуналь хезмәтләр өчен кире кайтарылган акчаның төп өлеше Түбән Камада яшәүчеләргә (7,3 миллион сум) туры килә. Әлмәт районында яшәүчеләргә – 350 мең сум, Алабуга районында – 600 мең сумнан артык, Бөгелмә районында – 78,3 мең сум, Ютазы районында – 31,5 мең сум, Лениногорск районында 15,5 мең сумлык исәп-хисап ясалган», – диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Бәяләр гел үсеп торганда акчаны ничек тә янда калдыру җаен эзләргә кирәк, әлбәттә. Россия Дәүләт Думасы депутаты Ялександр Якубовский өйдә тормаган арада ТКХ хезмәтләр өчен яңадан исәп-хисап ясату мөмкинлеге турында искә төшергән әнә. Бигрәк тә җәйге яллар чорында артык түләп ятмаска киңәш иткән ул. «Түләү чынбарлыкта кулланылган хезмәтләр өчен генә алынырга тиеш, – дигән депутат. – Гамәлдәге закон нигезендә, кеше биш көннән дә күбрәк өйдә булмаган, мәсәлән, ялга, бакчага, командировкага китсә, өйдә булмауның алтынчы көненнән башлап, коммуналь хезмәтләр өчен яңадан исәп-хисап ясатырга мөмкин».
Шунысы да бар: сүз исәпләгечләр буенча түгел, ә торакта яшәүчеләр саныннан чыгып билгеләнә торган коммуналь хезмәтләр турында бара. Бүген күбебез чүп чыгарган өчен шулай түли. Исәпләгечләр ватылу ут һәм су өчен акчаны кире кайтаруга сәбәп була алмый. Шулай ук, йортны карап тору өчен кирәкле гомуми хезмәтләр өчен дә барыбер түләргә туры киләчәк. Вакытлыча өйдә булмаганны раслап та күрсәтергә туры киләчәк. Мәсәлән, туганнарга яки эш буенча икенче шәһәргә китүчеләр гаризага юл билетын беркетә ала.
Фикер
Илгизәр ГАЙНЕТДИНОВ, Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы:
– Бәяләр артуны, шул исәптән коммуналь хезмәтләр өчен дә, иң беренче чиратта бюджет тармагында эшләүчеләр һәм пенсионерлар үз кесәләрендә тоячак. Бюджет тармагы хезмәткәре буларак әйтә алам: бүген реаль хезмәт хаклары кимеп бара. Чөнки былтыр инфляцияне якынча 10 процент дисәләр дә, чынлыкта ул күбрәк булды. Азык-төлек, көнкүреш товарларына бәяләр бик нык артты. Хезмәт күрсәтү кыйммәтләнде. Ялгышмасам, ул 26 процентка җитте. Болар барысы да гади халыкның кесәсенә йогынты ясый. Белүебезчә, хезмәт хакларын инфляция дәрәҗәсендә арттыралар. Бу очракта шуны да истә тотарга кирәк: айлык акчаның оклад өлеше арта. Тик бу реаль хезмәт хакының тиешле дәрәҗәдә артуына китерми.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез