Газетага язылу

Түләүле дәва: шәхси клиникаларда күпме акча калдырабыз?

Казанның түләүле клиникасында иртәдән... чират. «Инде монда чираттан качып килгән идем, барыбер куып тотты», – дип көрсенә пенсия яшендәге бер ханым. Аның алдында баласын җитәкләгән яшь әни, тагын берничә ир генә үзе.

Түләүле дәва: шәхси клиникаларда күпме акча калдырабыз?
Татар информ

Чиргә дәваны түләүле клиникалардан эзләүчеләр елдан-ел артуын күрсәтә тикшерүләр. Татарстан халкы уңайлы шартлар өчен күпме акчасын кызганмый? Касса янына якынрак басып, дәва эзләп килүчеләрнең акча янчыгын тикшерәбез.

Шыпырт кына

Рамилә Гарәфиева – өч бала әнисе. Шәһәр поликлиникасына үзләрен дә, балаларын да теркәгәннәр үзе. Әмма анда больничный ачарга кирәк булганда гына йөриләр, өйгә табиб чакыртыр өчен генә кулланалар. ОМС полислары медицина хезмәтен бушлай ышандырганда, күпбалалы әнигә нәрсә җитмәгән тагын?

– Ирем белән икебез дә эшлибез. Ә балалар авырмыйча тормый. Анализ бирергә кирәк булса, юллама алыр өчен үзеңә уңайлы вакытка педиатрга язылырга кирәк, аннары ул уңайлы вакытка талон бирә. Шуннан соң анализ бирергә китәсең. Бер авырганга ничә тапкыр эштән сорап китәргә туры килә. Андый чакта тиз генә түләүле лабораториядә биреп чыгабыз. Бала – мәктәпкә, мин эшкә вакытында барып җитәм, – ди ул. – Поликлиникада УЗИга, кардиолог, хирург, невролог кебек табибларга чират көтсәң, берничә ай уза. Кичектерми торган очраклар да була бит. Менә бассейнга йөрү өчен берничә анализ бирәсе бар. 2100 сум булды. Ә болай аена биш меңнән дә ким тотылмыйдыр мондый клиникалар өчен.

Әйе, прописка буенча табибка күренәсе килмәгән очраклар да була. Билгеле сәбәпләр аркасында исем-фамилиясен әйтергә теләмәгән әни йогышлы авыруны билгеләр өчен улын түләүле дерматологка алып баруын сөйләде.

– Дзюдо түгәрәгенә йөри улыбыз. Бер ярышка барып кайтканнан соң битендә тап барлыкка килде. Лишай түгел микән дип шикләндем. Контактлы спорт төрләрендә була торган чир дип ишеткән идем аны. Студент чакта үзем дә авырган идем. Тулай торак бүлмәсенә ак халатлы, маскалар кигән ике апа килеп, бөтен җиргә дезинфекция ясап киттеләр, хәтта коридорга да сиптерделәр. Күрше бүлмәдәгеләрдән күпме оялып йөрдем, – ди ул. – Ә түләүле табиб синең авыруны беркая да хәбәр итми. Улыбыз шыпырт кына дәваланды да, яңадан тренировкага, мәктәпкә китәчәк менә. Бар да яхшы микән, тулысынча беткәнме дип күренергә килдек. 2200 сумга төште бер күренү. Икенчесен ташламалы бәядән 1500 сумга килдек менә.

2025 елда «ПромРейтинг» агентлыгы тарафыннан уздырылган сораштыруда респондентларның 72,7 проценты узган ел бер тапкыр булса да шәхси медицина оешмасына мөрәҗәгать итүен белдергән. Түләүле оешмаларның иң зур өстенлеге дип чират булмауны (54,3 процент), медицина хезмәтләренең тиз һәм сыйфатлы күрсәтелүен, табибларга җайлы гына язылып булуны (30,4 процент) атаган.

Акчасыннан тормыйбыз!

Саран ике тапкыр түли, ди халык. Шул көнгә калмас өчен Марсель Низаметдинов күптән түләүле клиникага сукмак салган.

– Авиация заводында эшлим. Хатыным өченче бала белән декретта утыра. Без яши торган торак комплексы яшь гаиләләр белән тулган. Поликлиникага барып керсәң, ике-өч сәгать узарга да мөмкин. Педиатрга язылу графигы атнага бер көнне генә ачыла. Шундук атналык язылуны алып та бетерәләр. Температурасы булганда ярый өйгә чакыртасың инде. Ә менә дерматит чыкты ди. Бала төне буе кашынып чыкты, таплар барлыкка килде. Талоның юк, ә ярдәм кирәк. «Кто крайний?» – дип, педиатр ишек төбенә барып утырасың инде. Әле ике участокны берләштереп кабул итмәсәләр рәхмәт. Ә чиратта төрле бала бар. Төчкереп-йөткереп утыручысы да, дәваланып бетә алмаганы да. Дерматитың янына вирус ияреп кайтасын көт тә тор. Тагын китә дәваланулар, дарулар, анализ бирүләр. Шуңа хәзер педиатрны, акча түләп, өйгә чакыртабыз. Без яшәгән торак комплексында бар андый табиб. 1000 сумга дәвалану тәртибен язып китә, әле соңыннан хәлләрне дә белешеп тора.

Аерым юнәлештәге белгечләргә күренү өчен күпме акча тотуларын да санап күрсәтте Марсель. Үз поликлиникаларында атнага бер тапкыр ачылган «запись»тән ярты сәгатьтә җилләр оча, ди. Төрле клиникаларда кабул иткән табибларның рейтингын, кайтавазларын өйрәнеп, түләүлегә язылалар. Яхшы табиб өчен 3500 сум да кызганыч түгел, ди зур гаилә башлыгы. «Балалар кечкенә булганда еш йөрелә барыбер, аена уртача 7000 сум акча тотабыз», – дип исәпләп чыгарды.

Бер ел эчендә илдә шәхси медицина оешмалары хезмәтеннән файдаланучылар саны 6,3 процентка арткан. Россиядә яшәүчеләр түләүле дәва өчен елына уртача 52,2 мең сум акча тота икән. Түләүле поликлиникаларда табиблар яхшыракмы әллә? Бу сүзләр белән дә килешеп бетәргә теләми шәһәрдә яшәүчеләр. Үз поликлиникаларында да бер дигән белгечләр эшләгән, әмма чиратын туры китерә алмаганнар да шактый. Илүсә Заһидуллина үз неврологларын мактап туя алмый әнә.

– Бик көчле белгеч эшли бездә. Тик аның кимчелеге дә бар: бөтен кешенең аңа эләгәсе килә. Шуңа буш вакытын тотып алырга, язылырга мөмкинлек тә бик аз. Кайсы көнне язылу ачыласын да беләбез югыйсә. Иртәнге алтыда «Госуслуги» кушымтасын ачып утырсам да, мизгел эчендә бер буш вакыт калдырмый алып бетерәләр. Язылмыйча гына барып караган идем – барыбер кабул итмәде. Табибны да аңларга була: сыйфатлы хезмәт күрсәтер өчен вакыт кирәк. Көн саен үзен бетереп, тиешеннән артык авыручыларны кабул итеп утыра алмый бит. Анализ нәтиҗәләре онлайн килә башласа да яхшы булыр иде. Аларны барып алыр өчен дә чиратта утырабыз кайчак. Күбрәк балаларга тотыла инде. Үзем өчен алай да 12 000 сумга бик күп төрле анализ бирдем менә. Дәүләт поликлиникасында аларның барысын да биреп булмый, гомумән, андыйларны эшләмибез, маркерлар юк, диделәр. Димәк, барыбер түләүлегә барасы.

«Т-Ж» басмасында дөнья күргән тикшеренү нәтиҗәләренә күз салсак, 2025 елда шәхси медицина оешмаларына бер барып кайту уртача 4,5 мең сумга төшә икән. Күпбалалы гаиләләрнең үз чыгымнары булса, яшь барган саен да медицина хезмәте өчен түләү суммасы арта. Әйтик, 56–60 яшьлек кешеләр шәхси клиникага бер баруларында якынча 4,7 мең сум акча калдырып кайта, дип исәпләп чыгарганнар.

Тәүлек буе эшликме?!

Казанның бер поликлиникасында эшләүче хирург, исем-фамилиясен әйтми генә, чиратның, язылып булмауның икенче ягын аңлатырга тырышты.

– Безнең поликлиника 30 000 кешелек микрорайонга карый. Ун мең кеше саен бер белгеч булырга тиеш. Мин әле, җитмәсә, ортопед эшен дә алып барам. Иптәшкә тагын бер хезмәттәшем бар иде. Бар эшне икебезгә бүлеп башкардык. Ул, кул селтәп, түләүле клиникага китте, берара берүзем калдым. Хезмәт хакын арттырсалар да, мин берүзем бу кадәр авыручыны тарта алмыйм, минем дә ресурслар чикле бит. Эш көнемдә язылган пациентларны кабул итәм, әле алары янына кичектереп булмаганнары, операция кичереп хастаханәдән чыкканнары да өстәлә. Барыбер язылмыйча, талонсыз килеп утыралар. Бик кирәк икәнен дә аңлыйм, әмма мин нишләтә алам? Тәүлек буе эшли алмыйм бит. Менә күптән түгел яңа хирург алдылар. Әмма аңа язылучылар бик аз. Минем кабинет ишеге төбендә гел чират. Яңа табибка ышанычлары барлыкка килгәнче дә вакыт кирәк әле, – ди хирург-ортопед.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы, республикада табиблар белән комплектлаштыру 94,2 процентка үтәлгән, дип хәбәр итә. Гомуми практика табибларына, педиатрларга, участок терапевтларына, анестезиолог-ревматологларга кытлык бар икән. Бу ихтыяҗны булган хезмәткәрләр исәбенә ябалар.

Күзгә күренмәгән чирне «бетәр әле, узар» дип, табибка баруны кичектереп булса да, теш сызлаганга түзәм димә. «ВФокусе Mail» уздырган тикшерү нәтиҗәләре буенча, түләүле медицинада иң популяр юнәлеш тә нәкъ менә стоматология икән. Сораштыруда катнашучыларның 26 проценты теш дәвалауны түләүле клиникаларга ышанып тапшыра. Шулай ук киң таралган түләүле хезмәт күрсәтүче табиблар арасында невролог, кардиолог, терапевт, хатын-кыз табибы, ЛОР, уролог, онколог һәм косметолог бар.

Бушлай стоматологларга барып бер авызы пешкәннәр аз түгелдер. Рамилә Шәйхетдинова да шундыйлардан.

– Бушлай куйдырган пломба бер айдан төшкәч, кул селтәдем. Балаларны хәзердән үк түләүлегә йөртәбез. Ашауга бәйледерме, газлы сулар, шикәр күп ашау сәбәпчедерме, балаларның тешләрен ярты елга бер күрсәтеп торабыз. Шулай арзанрак. Кызыбызның бер тешен 8000 сумнан артыкка дәваладык. Кариесы тирәнгә киткән, диде теш табибы. Бала өчен кызганмыйсың инде. Тик тешне вакытында күрсәтеп тормасаң, соңыннан кесәгә тагын да ныграк килеп бәрәчәк. Шуңа үзебез дә стоматологка даими күренеп торабыз. Башланып кына килә торган кариесны вакытында дәвалатсаң, тиз дә, арзан да.

Авыл дәвасы

Чарасызлыктан гына түгел, уңайлылык өчен дә түләргә әзер хәзер халык. Чиратлар юк, моң-зарыңны ашыкмыйча тыңлыйлар, уңайлы, тиз. Игътибар, үзгә мөнәсәбәт өчен фәлән мең сум чыгарып салырга тартынып тормый авыл халкы да. Лаешта яшәүче Галия Хәмитова, тизлек өчен акча жәл түгел, ди.

– Авылда мал асрыйбыз. Район хастаханәсендәге табибларга алдан язылып, чиратта утырырга сабырлык җитми. Анализларны түләүле генә биреп алам. Казан табибына күренәсе булса да, кулда анализ белән бару җайлы. Биохимия анализы – 1900 сум, бөерләргә УЗИ – 800 сум, йөрәккә УЗИ – 1500 сум. Сәламәтлеккә акча кызганмыйбыз.

Белгечләр җитмәве дә түләүле клиникаларның дәрәҗәсен арттыруга азмы-күпме үз өлешен кертә. Район үзәкләрендә дә бер түгел, берничә сайлап алу мөмкинлеге бар хәзер. Анда булмаган белгечләрне эзләп Казанга барырга да авырсынмыйлар Кукмарада. Венера Сәлахетдинова район хастаханәсендәге үзгәрешләр, ремонт, яңарту турында сөенеп хәбәр итте. Әмма барыбер МРТ өчен зур шәһәргә юл тотасы.

– Райондагы түләүле клиникаларга анализ бирер өчен генә йөрим. Уртача бер анализ бер мең тирәсе. Барлык бүлекләрдә көчле табиблар, белгечләр эшли, яшьләр күп. Терапия һәм кардиологиядә яхшы ремонт ясадылар. Вакытлыча табиблар булмаса, түләүлегә барырга туры килә. Анысы 800–1500 сумга кадәр. Казандагы белгечләргә йомыш төшсә, бәяләр 3000–5000 сумга кадәр. Балаларга аллерголог-иммунолог, гастроэнтеролог кебек белгечләр кирәк булса, алдан язылып, юллама белән ДРКБга бушка алып барабыз.

Питрәч районында яшәүче Фәнзилә Вәлиева үз чыгымнарын санап китә. Түләүле клиникага бармый чара калмый кайвакыт, ди.

– Район поликлиникасына беркетелгән инде мин үзе. Тик барыбер түләүлегә өстенлек бирәм. Белгечләр җитми. Аннары бер урында берьюлы бөтен гозереңне үтәп чыгу җайлырак. «Права» алыштырасы бар иде. Андагы бөтен кирәкле тикшерүне район җирендә бөртекләп җыйсаң, ничә көн кирәк... Акчамны түләп, 3500 сумга бер баруда хәл иттем. Улыбыз белән булган бер хәлне сөйлим әле, – дип дәвам итте әни кеше. – Аягын сындыргач, тизрәк төзәлсен өчен, операция ясаган хирург магнит белән дәвалау билгеләде. Поликлиникага барган идек, дәвалауга язылыр өчен зур гына исемлек тоттырдылар. МРТ, УЗИ, анализлар, прививкаларның күчермәсе. Анализлар төрлесе төрле вакытка гына ярый торган. Аларның барысын бергә туры китерү – үзе бер ребус. Әле боларга өстәп тагын киемнәр исемлеге дә бар. Кыскасы, боларны җыю биш мең сумнан да артып китә. МРТ үзе генә бер аякка 4000 сум тора. Кул селтәдем дә түләүле клиникага барып язылдым. Бер магнит 600 сум тора, биш тапкыр бару җитте. 3000 сумга төште. Теге исемлекне «портянка» дип, әле дә көләбез. Ярый әле бушлай бармаганбыз, кыйммәткәрәк төшәсе булган бит.

Бер әйбер сөендерә. Түләүлегә йөрибез икән, димәк, мөмкинлек бар. Акча чыкса да, вакыт һәм «нервы» саклана. Шулары кыйммәтрәк аның хәзер.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре