Газетага язылу

Тунис тагын «яз» тели

Глобаль сәясәттә Якын Көнчыгыш турбулентлыгы төп урын алып торуын дәвам итә. Төбәктә бөек вакыйгаларның мәйданга чыгуы өчен җирлек әзерләнә. Үткән атна ахырында Вашингтон Иран белән сугышның яңа раундын паузага куйды. Сәбәбе гади: Американың һөҗүмнәрне дәвам итәргә хәрби куәте җитешми. Patriot һава һөҗүменә каршы тору системалары ракеталар кытлыгы кичерә. Ракета запасының 61 процентка кадәре исраф ителгән инде, ә Иран җавап һөҗүмнәрен туктатмый. Ракета һөҗүмнәренә каршы тора торган THAAD системасы ракеталарының 80 проценты тотылган, диләр. Бөекбританиянең The Telegraph газетасы: «Әгәр сугыш башында Иранга ракета җибәрү җайланмасын яңадан әзерләү өчен 15 сәгать кирәк булса, хәзер алар Америка хәрби базаларына ракеталарны 30 минутка да җиткермичә очыра ала», – дип яза. Кыскасы, Американың хәрби потенциалы кими, Иранныкы никтер арта. Вазгыятьнең тагын бер кызык ягы бар: фарсылар гарәп илләрендәге АКШ базаларына даими һөҗүм итсәләр дә, бу юлы Израильгә тимиләр. Нетаньяху исә Америкада Трамп белән очрашырга әзерләнә. Сиончылар сугышның дәвам итүен тели. 

Израильнең тагын бер теләге тормышка аша: гарәп илләрендә үзара сугыш спирале бөтерелә башлады. Йәмән хөсиләре Согуд Гарәбстанына һөҗүмне көчәйтә, Әр-Рияд та күршеләренә һава һөҗүмнәрен арттыра. Иран конфликтында пауза башлануга, нефть бәясе түбәнгә тәгәри башлады. 

Соңгы көннәрдә 2010 ел ахыры–2011 ел башында «гарәп язы»н кузгалтып җибәргән Туниста яңа фетнә башланды. 25 июльдә анда хәзерге Президент Кайс Сәгыйд башлап җибәргән реформаларга 5 ел тулды. «Сәяси курсны төзәтү» дигән сылтау белән Сәгыйд парламент эшчәнлеген туктаткан, хөкүмәтне отставкага җибәргән, бар хакимлекне үз кулына тупларга керешкән иде. Парламент рәисе Рәшид әл-Ганнуши әле дә төрмәдә утыра, күпсанлы журналистлар, адвокатлар, сәясәтчеләр, элекке депутатлар шулай ук тикшерү астында. Хәзерге Президент 2019 елда коррупциягә каршы көрәш лозунглары белән популярлык яулаган һәм сайлауның икенче турында 73 процент тавыш җыеп, җиңүгә ирешкән иде. Аның үзенең зур партиясе дә, бай иганәчеләре дә юк. Ул тыйнак тормыш рәвеше алып бару белән танылган. 

Кайс Сәгыйд реформаларының биш еллыгы уңаеннан Тунис үзәгендәге Хәбиб Бургиба проспектына меңләгән кеше чыкты. Al Jazeera мәгълүматлары буенча, протестта катнашучылар: «Халык режимны бәреп төшерүне таләп итә!» һәм «Кит!» – дип кычкыра. Алар хакимиятне демократик институтларны җимерүдә, сәяси репрессияләр үткәрүдә һәм илне озакка сузылган икътисадый кризистан чыгара алмауда гаеплиләр.   
                        
    
 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре