Тыелганы татлырак: «чайлдфри» идеологиясен таратуны тыю ярдәм итәрме?

Үсеп килүче буынның әхлакый ягына ныграк игътибар итә башладылар әле соңгы арада. Белер-белмәс әллә нинди юнәлешләр белән мавыгып, үзләренә дә, ил киләчәгенә дә зыян салмасын өчен дип инде. Бу юлы үзгәреш җиле якыннан – Башкортстан ягыннан исте. Күрше республика Корылтае депутатлары балалар арасында «чайлдфри» идеологиясен таратуны закон тарафыннан тыярга тәкъдим итә.

 Сәбәп нәрсәдә?

Белмәгәннәр өчен искәртик: чайлдфри дип баласыз тормыш рәвешен сайлаган кешеләргә әйтәләр. Бу – аңлы рәвештә нәсел калдырырга теләмәүчеләр. Әлеге идеология тарафдарлары арткан саен, киләчәк өчен борчылучылар да ишәя, билгеле. Мондый яшәү рәвеше күпләрнең уй-фикерләренә байтактан тынгы бирми инде.

Күптән түгел Федерация Советы әгъзасы Маргарита Павлова чайлдфри турындагы мәгълүматны тыю тәкъдиме белән чыгыш ясады. «Интернетта террорчылар, җинаятьчеләр, маньяклар, үтерүчеләр романтик рухка төреп тасвирлана. Хатын-кыз хокукларын яклау дигән булып, традицион гаилә абруе һәм хатын-кызның гаиләдәге роленә тап төшә. Бу – радикаль феминизм. Сайлау иреге дигән булып, гаилә корудан һәм бәби табудан баш тартуны пропагандалау бара, бу – чайлдфри. Ирек һәм толерантлык дигән булып, сәламәт булмаган җенси мөнәсәбәтләр һәм бергә яшәүнең бозык юллары пропагандалана», – дигән Маргарита Павлова. Бу күренешләрнең аңы җитлекмәгән яшьләргә аеруча тәэсир итүе дә шүрләтә түрәне. Тискәре яктан, билгеле.

Күршеләр дә борчыла. Башкортстан Корылтае депутатлары «Балалар сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян сала торган мәгълүматтан яклау турында» Федераль законга үзгәрешләр кертүне кирәк дип саный. Сәбәбен Корылтайның Рәисе Константин Толкачев болай аңлата: «Көнбатыштан килгән чайлдфри идеологиясе Россия яшьләре арасында шактый киң таралды. Аның нигезендә,  кеше үз яшәешен бәйрәм итүгә һәм шәхси ихтыяҗларны канәгатьләндерүгә багышларга тиеш, дигән гедонизм фәлсәфәсе ята. Бу фикерләр балаларның җитлекмәгән аңына кереп ояласа, бик хәтәр. Тәнкыйди карашсыз аларның киләчәккә карата бик үк дөрес булмаган максатлары барлыкка килүе ихтимал. Чайлдфри идеологиясен тарату безнең илнең дәүләт сәясәтенә каршы килә. Балаларны мондый мәгълүматтан яклау гаилә кыйммәтләрен ныгытуга ярдәм итәчәк».

Закон проектын әзерләп, Дәүләт Думасына тапшырырга телиләр. Чайлдфри идеологиясен алга сөргән өчен нинди җәза тәкъдим ителә соң? Иң элек – матди штраф. Әйтик, физик затларны – 3 мең, вазыйфаи затларны 10 мең сумга кадәр штрафка тартырга мөмкиннәр. Юридик затларга катгыйрак: 50 мең сум күләмдә штраф һәм 3 айга эшчәнлекне туктатып тору. Бу хакта мәгълүмат тараткан сайтларны да юк итү күздә тотыла.

 Фикерләр каршылыклы

Баласыз бер елаган, балалы мең елаган, диләрме? Бер карасаң, һәр кеше үз язмышын үзе билгели инде. Нинди яшәү рәвеше алып баруда кемнең кемдә эше бар?! Ә шулай да, түрәләр борчылыр дәрәҗәгә җиткән икән, бу күренешне тыю нинди проблемаларны хәл итәргә тиеш соң? Чикләгәнче, мәсьәләне чишү өчен бүтән юллары юкмы?

Казанның бер югары уку йортында укучы 23 яшьлек әңгәмәдәшебез чикләү-тыю белән генә проблемадан качып булмый, дигән фикердә. Ул да – чайлдфри.

– Гаилә институтын үстерү, тормыш-көнкүрешне тагын да җиңеләйтү урынына иң гади ысулны – тыюны сайлыйлар. Минемчә, бу нәтиҗә бирмәячәк, моның файдасы булмаячак. Мәктәп яшендәге балаларда бунтарьлек хисе көчле. Әгәр дә нәрсәнедер тыясың, болай ярамый дип өйрәтәсең икән, алар шуның киресен эшләячәк бит. Бу әле чайлдфри күренешенең үсешенә ныграк тәэсир итмәгәе, – дип уйлый ул. – Балага чын мәгънәсендә барысын да бирә алмыйсың икән, аны дөньяга тудыру да кирәкми, минемчә. Барысы дигәндә матди, вакыт, рухи якларны күздә тотам. Шәхсән мин моңа әзер түгел. Чайлдфри тарафдары булуымның икенче сәбәбе: әлегә илемдә булачак балам өчен перспектива күрмим. Бу шартларда минем яшәвем дә җиткән. Балама да моны теләмәс идем, алар өчен яхшырак булсын дисең бит инде.

Сәясәтчеләрнең борчылуына Россиядә чайлдфри хәрәкәтен оештыручы Эдвард Лисовский да җавап бирде. Пропаганда дип, түрәләрнең бу күренеш белән көрәшә башлаулары көтелгән иде, ди ул. Эдвард инде 10 еллап чайлдфри. Баштарак якыннарына да егетнең карашын кабул итәргә авыр булган. Эдвард әле дә өйләнмәгән, балалары юк, хыялланмый да. «Мин бит башкаларга «гаилә кормагыз, бала тапмагыз» димим. Һәр кешенең сайлау иреге булырга тиеш. Мин бары тик кешеләргә бу юнәлештә мәгълүмат бирәм, баланы бөтенләй тапмаска, йә соңрак та табарга мөмкин, дип аңлатам. Ягъни мин сыр ашарга яратам, әмма барысын да сыр ашагыз дип кыстамыйм», – ди Эдвард.

Казаннан Алия Сәлахова – биш бала анасы. Моннан тыш ул гипнотерапевт, психолог, булачак аналарны авыртуларсыз гына табигый рәвештә бәби табарга әзерләүче белгеч тә. Әңгәмәдәшебез фикеренчә, чайлдфри күренеше турында түрәләр борчылырлык дәрәҗәдә пропаганда алып барылмый. Һәрхәлдә, Татарстанда. Аның хакта мәгълүматны тыю да юньлегә илтмәс дигән шиге бар күпбалалы ханымның.

– Мин бер генә юнәлешне дә тәнкыйтьләмим. Һәркем үзенең күңеленә хуш килгән юлдан атлый. Сайлау иреге яклымын. Әмма бу – бер яктан, кешелеклелек ягыннан караганда. Төрле тайпылышлары булган кешеләр белән эшләүче белгеч буларак исә мондый хәрәкәтнең, кешенең бу юнәлештә уйлавының норма түгеллеген аңлыйм. Аның нигезе, күбесенчә, психологик җәрәхәтләргә бәйле, – дигән фикердә әңгәмәдәшебез.

Нәсел калдыру мөмкинлеге булган кешеләрнең кисәк кенә чайлдфри дулкынына кушылуы эчке күрсәтмәләренә (внутренние установки. – Ч.Г.) барып тоташа. Тәрбия, үсеш вакытындагы тайпылышлар да үз эзен калдыра. Ата-ана, ана-бала мөнәсәбәтләре дә тәэсир итә.

– Чайлдфри хәрәкәтен тыю, теләсә  кайсы башка юнәлешне тыю кебек үк, мәгънәсез. Мәсьәләгә башкача якын килү кирәк, менә мәгънә нәрсәдә, – дип саный Алия Сәлахова. – Бәби табу, йөклелек чорына, бала көткән хатын-кызларга карата мөнәсәбәтне үзгәртү әһәмиятлерәк. Хәзер гаилә кору, йөклелеккә дәва таләп ителгән диагноз буларак карыйлар. Мин гел әйтәм: тыеп кына эш чыкмый, сәбәпләр белән эшләргә кирәк. Чикләү  ул өскә калкып чыккан проблемага мазь сөртеп кую белән бер, билгеле бер вакытка авыртканны басып кына тора.

Гүзәл затларның чайлдфри хәрәкәтенә кушылуына бала табу процессыннан курку хисе этәргеч бирә дип әйтү дә дөрес түгел.

– Бу курку хисе безгә тышкы факторлардан – дини тәгълиматлар, фильм, китаплар, әти-әниләребез тәҗрибәсеннән чыгып тагыла. Асылда, үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам, ләззәт хисе кичереп тә бәби табарга мөмкин. Һәм бу – табигый да, – дип саный Алия Сәләхова. – Бәби табудан курку хисе белән эшләмиләр бездә. Хатын-кыз йөклелек буенча учетка баскач та, бу кичерешләрен кемгә сөйли ала дип саныйсың? Иренә, гаиләсенә әйтми ул, бу хакта сөйләшергә өйрәнмәгәннәр чөнки. Хатын-кызлар консультацияләрендә дә бу турыда сөйләшмиләр, анда күбрәк анализларга игътибар бирелә.

Сүз уңаеннан

Традицион гаилә абруен сакларга һәм якларга, үстерергә телибез икән, тыюлар, күпчелек фикерен көчләп тагудан азат булырга кирәктер. Чөнки тыелган күбрәк кызыктырачак. Моны әңгәмәдәшләрнең фикерләре дә раслый.

Гаилә коруның матурлыгын күркәм гаиләләр күрсәтә. Аннан, гаилә корсам, булышучылар бар, дигән уй ышаныч өсти. Социаль шартларны яхшырту, түләү, пособие кебек матди ярдәм чараларын арттыру, шул ук ана капиталының кулланышын да киңәйтү ярап куяр, әнә шул ышанычны куәтләп җибәрер иде. Сер түгел бит: бала багу – саваплы да, нык чыгымлы да. Моннан берничә ел элек Татарстанның хәзерге бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Ирина Волынец та бу җәһәттән комплекслы эшләргә кирәклеген белдергән иде. «Дәүләттән иң яхшы ярдәм – матди ярдәм, социаль гарантияләр һәм тотрыклы икътисад.  Хәзер өлкәнәю соңрак башлана, шуңа күрә соңрак бала туу нормага әверелә. Тик биологик сәгатьләрне бернинди идеология генә үзгәртә алмый шул», – дигән иде ул.

Хатын-кызларның куркуларын басу, сөйләшү өчен даирәне арттыру, махсус үзәкләрен эшен көйләү дә зыян итмәс. Боларның бушлай һәм белгечләрнең компетентлы булуы мөһим инде бу очракта.

«Элек болары булмаган, тапканнар, үскәннәр» дигән фикерләр ярсу гына уята, киресен эшләргә этәрә. Узган гасырлар белән хәзергесен чагыштыру урынсыз. Үткәнгә кайтып, кыргый шартларда яшәр өчен цивилизация юлыннан атлыйбызмыни? Аң бирелгән, башкаларны хөрмәт итәргә өйрәнгән кавем бит инде без югыйсә.

Сан

  • Татарстанстат мәгълүматлары буенча, 2021 елда республикада 40 936 бала туган. Бу 2020 елгы күрсәткечтән 662гә азрак. Узган ел башкалада 20 501 бала дөньяга килгән. 2020 елда 724 сабыйга азрак иде.

Белгеч сүзе

Павел Устин, Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институты гомуми психология кафедрасы доценты:

– Җәмгыятьтә барлыкка килгән күренешләрнең алшартлары була. Чайлдфри очрагында бу – Интернет барлыкка килү, гаиләдәге мөнәсәбәтләр үзгәрү, рольләр алмашыну, хатын-кызлар эмансипациясе (ике җенеснең дә тигез хокуклы булырга омтылышы – ред.). Чайлдфри – ул традицион кыйммәтләрнең үзгәргәнен күрсәтүче кечкенә маяк кебек. Әмма бу юнәлеш тарафдарларын санау мөмкин түгел, чөнки кемнәрдер башка сәбәпләр аркасында бәби алып кайтырга теләми. Үзләрен чайлдфри дип санаган кешеләр бала үстерергә теләмәвен төрлечә аңлата. Әйтик, кемдер чыгымлы, ди, кемгәдер – мәшәкать, кемгәдер ул карьера баскычыннан үрмәләргә комачау итә. Чайлдфри-хатын-кызларга нәсел калдыру инстинкты булмау, мәхәббәт-ярату хисләренең бәһасе кимү, ял, матди иминлек кебек кыйммәтләрнең өстен чыгу кебек сыйфатлар хас. Лидер булырга омтылган, тәнкыйди карашлы, эгоцентризм баш калкыткан, мөстәкыйль гүзәл затлар да чайлдфри дулкынына кушыла. Баласыз тормыш рәвеш сайлаганнарның карашларын гаепләргә кирәкми. Еш кына бу – үз фикереңне белдерү ысулы һәм модага иярү генә.

Чулпан Гарифуллина

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Чулпан Гарифуллина балалар чайлдфри

Көн хәбәре