Сәүдә базарында бөтен кеше дә бертигез шартларда эшләргә тиеш. Россия һәм Татарстанның атказанган икътисадчысы, эшмәкәр Сергей Никифоров, өйдә ясалган, җитештерелгән продуктларны социаль челтәрләр һәм мессенджерлар аша сатуны һәм рекламауны тыярга кирәк, дип белдерде. Мондый сәүдә белән ышанычсыз товар арасына һәрвакытта да тигезлек билгесе куеп буламы? Аны гомумән тыю дөресме? Белгечләр белән әлеге сорауларга җавап эзләдек.
Гаделсез көндәшлек
– Азык-төлек сата торган чатлар бөтен җирдә: һәр йортта, һәр авылда бар, – ди Сергей Никифоров. – Беркем контрольдә тотмый торган физик затлар сату итә. Федераль законда зур бушлык бар. Бу проблеманы бер генә юл белән чишеп була: мондый төр рекламаларны тыю.
Аның фикеренчә, мондый сәүдәнең уңышлы үсеш алуының бер сәбәбе — шәхси хуҗалыкларның продукциясен сатуга рәсми төстә рөхсәт булу. Ләкин закон буенча, шәхси хуҗалыкларда үстерелгән терлек һәм аның продукциясен ветеринария контролен узып кына сатарга мөмкин булуын искәртә белгеч. Моннан тыш, закон ит һәм сөтне физик затлар эшкәртүне тыя, ди ул.
– Бездә хәзер «укроп бәйләме тоткан әби» төшенчәсе белән спекуляция бара, аларны явыз кешеләр бу бәйләмне пенсиягә өстәмә керем алу өчен сату хокукыннан мәхрүм итә. Әбиләр – күз буяу гына, чынлыкта моның артында зур «кара базар» тора, – дигән ул.
Икътисадчы фикеренчә, сәүдә базарында бөтен кеше дә бертигез шартларда эшләргә тиеш. Моннан берничә ел элек «гадел булмаган көндәшлек тудыручы» кешеләргә, аерым алганда, өйдә камыр ризыклары пешереп сатучы хатын-кызларга, үз мөнәсәбәтен эшмәкәр Мөслимә Латыйпова да белгерткән иде. Аның җилләре бөтен Россиягә таралып, 2018 елда үзмәшгульләр турында закон кабул ителде. Нәтиҗәдә дүрт төбәктә, шул исәптән Татарстанда да, үзмәшгульләр керемнәре өчен салым түли башладылар.
Кайбыч районында эшләүче эшмәкәр, «Йолдыз» кооперативы җитәкчесе Гөлназ Щукина сәүдә итү законнарын бик яхшы белә.
– Бер уйлап карасаң, дөнья иркен, дөнья киң. Барысына да җитә. Алучысы да, сатучысы да күп. Тик шәхси эшмәкәрлек ягыннан караганда, бу тигез шартларда эшләү түгел бит. Кемдер салымын да түли, башка чыгымнары да күп. Безнең авыл төркемендә дә ел әйләнәсе кемдер нидер сата. Итен дә, маен да, йомыркасын да. Ә бит мин шәхсән белүче, шәхси хуҗалыкларыннан гына сату итүче кешеләрнең күпчелеге җитеш тормышта яши, кәттә машиналарда җилдерә һәм башкалада фатирлары бар, – ди ул.
Мессенджерлар аша сатуга килгәндә, хәзер һәр эшмәкәр үз товарын шулай сата, ди ул.
– Моңа гаҗәпләнәсе дә түгел. Берничә ел дәвамында без дә товарларның бер өлешен «Ватсап» аша саттык. Заказларны мессенджерлар аша җыя идек тә, аннан соң Казанга китерә идек. Ләкин аның мәшәкате бик зур. Хәзер бары тик кибетләргә генә куябыз, цехтан килеп алучыларыбыз да күп. Барлык ветеринария тикшерүләре узабыз, «Меркурий» системасына кердек, шәхси һәм фермер хуҗалыкларындагы малларның бөтен анализлары бар, хәтта краннан ага торган су составына кадәр тикшерәләр. Моңа кадәр дә гел шул тәртиптә эшләдек. Ә бу – өстәмә чыгымнар дигән сүз. Хуҗалыкларында әзерләп саткан продукция бәясе арзанрак була, билгеле. Әйе, алар безгә көндәшлек тудыра, – ди фермер ханым.
Контроль булырга тиеш
Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин әлеге мәсьәләгә ике яклы карарга мөмкин, ләкин ветеринария таләпләре үтәлү мәҗбүри, ди.
– Бер яктан, без барыбыз да – авыл балалары, элеккеге елларда тикшерүләрне белмәдек тә. Кеше үзе җитештергәнне, хәләл көче кергәнне сатарга тиеш кебек. Ләкин, икенче яктан, ит тә, сөт тә сатучы кулына бары тик тикшерелеп кенә барып ирешергә тиеш. Базар, ярминкәгә чыга торган товарларның барысы да ветеринария тикшерүе аша уза. Ә җитештерүченең кулыннан турыдан-туры сатып алучыга барып ирешә торганы, билгеле, тикшерелми. Мин өйдә торт пешерүчеләрне дә хупламыйм. Ләкин без моннан берничек тә кача алмыйбыз. Кибет яки базарларда гына сата торган заманалар артта калды. Интернет заманында яшибез. Шуңа күрә моны контрольдә тотып бетерү мөмкин түгел, – ди җитәкче.
Аның фикеренчә, монда иң нык борчыганы – ветеринария мәсьәләсе.
– Без инде менә ничә еллар белдерү аша сатып алынган маллардан зыян күрәбез. Бер яктан, әйе, бик уңайлы. Ләкин, икенче яктан, чир керә бит. Әйтик, шул ук бруцеллез авыруы гына да Россиянең 36 төбәгендә таралган. Вирус 65 градуста үлсә дә, кулдагы ярага, лайлалы тышчага эләгеп, авыру йогарга мөмкин. Бруцеллез авыруы эләккән очракта, кеше үзенә гомерлек чир ала. Республикада шундый егермеләп кеше исәптә тора, – диде Габделхак Мотыйгуллин.
Челтәрле сәүдә
Мессенджерлар һәм социаль челтәрләр аша сатыла торган товарлар ул әле «идән асты»нда эшләнә дигәнне аңлатмый, ди берничә ел дәвамында җитештерүчеләрнең товарларын сатучы Гөлнара Абдуллина.
– Фермер продуктларын үзем эзләп табам. Әйтик, бүген сатуга дип алып кайткан балык складын мин ике айлап эзләдем. Ысланган, бәйрәм табыны өчен маринадланган үрдәк, казларга да шундый ук юл аша чыктым. Әйтик, әлеге вакытта без Лаеш районында озак еллар кошчылык белән шөгыльләнүче танылган фермерлар белән хезмәттәшлек итәбез. Безнең кебек алыпсатарлар Казанда, Яшел Үзәндә бик күп. Сата торган продукциянең ассортиментын клиентларыбызның теләкләрен истә тотып, башкаларның нәрсә сатуын анализлап булдырабыз. Бервакытта да «идән асты»нда җитештерелгән товарлар белән сату итмибез. Хәтта яшелчә, җиләк-җимешләрнең дә документларын сорап, гел бер кешеләр белән эшләргә тырышабыз, – ди алыпсатар.
Аның фикеренчә, мондый сәүдәнең уңай яклары шактый. Беренчедән, сатып алучыга фермер продукциясе, сыйфатлы товар барып ирешә. Икенчедән, күпләп алгач, бәяләр дә кулай.
Татарстанның бер районында яшәүче Гөлүсә Ибраһимова өендә табигый сырлар эшләп сата.
– Мин үзмәшгуль булып теркәлдем, салымын түлим. Районда мондый сырлар ясаучы бердәнбер кеше булгач, төрле күргәзмәләрдә, ярминкәләрдә катнашуымны сорап мөрәҗәгать итәләр. Сөт белән эшләү чисталык, пөхтәлек таләп итә. Шуңа күрә өйдә эшләсәм дә, бөтен шартлар да үтәлә. Безнең кебек кешеләргә тыныч кына эшләргә мөмкинлек бирсеннәр иде. Кешеләр табигый ризыкларга өстенлек бирә, сәламәтлеге турында кайгырта башлады. Әле менә бүген генә бик зур сөт заводы директорына посылка салдым. Бу да зур нәрсә турында сөйли, – ди сыр ясау остасы.
Әбиләр бизнесы
Ит, сөт продуктлары белән эшләүчеләргә карата таләпләр аңлашыла. Ләкин киләчәктә базарларда сату итүче апа, әбиләрнең дә сәүдәсен чикләүгә кайтып калмасмы?
– Мондый сәүдәне тыю дөрес булмас иде. Сатучысы, алучысы бар, димәк, мондый сәүдә шулай ук яшәргә хокуклы. Бу – кешенең шөгыле, ә һәр нәрсә дә салым җыюга гына кайтып калырга тиеш түгел. Берни түләмичә генә табыш алалар, дигән сүз дә дөрес булмас. Базарда сатучы апалар, әбиләр шулай ук билгеле бер күләмдә акчасын чыгарып сала, салымын да түләгәннәр. Үз бакчасыннан җыйган бәрәңге, болында, урманда үскән мәтрүшкә, җиләк, гөмбә сатуны тыю акылсызлык булыр иде. Алар артында «кара базар» тора, дип уйлау да ялгыш фикер. Алучысы бар икән, сатучысы да булырга тиеш. Ә инде салым түләүчеләрдән генә аласың килә икән, кибеткә рәхим ит. Сайлау мөмкинлеге һәркемдә дә бар бит, – ди Илдус Хатыйпов.
Сез ит, сөт продуктларын күбрәк каян аласыз?
Кибеттән 49,79%
Базардан 6, 64%
Җитештерүчеләрнең үзләреннән (фермер, эшмәкәрләрдән) 21,16%
Үз хуҗалыгыбызда тотабыз 22,41%
Сораштыру газетаның «ВК» сәхифәсендә оештырылды
Фәния Ваһапова-Измайлова:
– Менә хәзер сөтне каян алырга икән, дип аптырашта торам. Күршедән дә, кибеттән дә, Яшел Үзәннең сөт заводында җитештерелгәнне дә ала идек. Авылдагы сыерларның якынча 70 процентында лейкоз авыруы чыкты. Хәзер алардан алмыйбыз, ләкин шул ук кешеләр барысы да сөтләрен тапшыра бит. Берсе генә дә сыерларын бетермәде. Бруцеллез табылган сыерларның да сөте кибетләргә киткәндер. Кайнаткач эчәргә ярый дигән булалар да, кефир ясаганда 100 градуска кадәр җиткермиләр дә икән. Аптыраган, кибеттә аның мае да, катыгы да, сөте дә шул лейкозлыдыр инде. Нишләргә?
Лилия Тимирова:
– Итне әниләрдән, туганнардан, сирәк кенә базарда сатучылардан (ышанычлы кешеләрдән, сөт продуктларын билгеле бер кибеттән алабыз, чөнки аларда яхшырак тоела. Башка төрле сөт продуктлары ашамыйбыз. Авылга кайтканда, айга бер-ике тапкыр әни ясаган катык ашаштырабыз.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез