Газетага язылу

Тыл хезмәтчәне Әминә әби: «Ул елларны онытып булмады»

Апас районының Кызыл Тау авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Әминә әби Насыйхова күптән түгел 95 яшен каршы алды.

Тыл хезмәтчәне Әминә әби: «Ул елларны онытып булмады»
Шәхси архивтан

– Балачагымны оныта алмыйм, – ди ул. – Үзәккә үткәч, күңелдән бер дә китми икән шул. Әти сугышка китте дә югалды. Без ятим калдык. Ашарга юк. Кычыткан коткарды. Бервакыт кырда ул да калмады. Мондый авырлыкларны беркемгә дә күрергә язмасын.

Әминә әби торф казу, йөк ташу эшендә катнаша. Озак еллар колхозда хезмәт итә.

–  Күп эшләдем, ялындырмадым, авыр хезмәттән дә курыкмадым. Ат та җиктем, кырда да көне-төне эшләдем, – ди ул.

Әминә әби өч малайга гомер биргән кеше. Йөрәгендә бала хәсрәте дә бар. Улы Рамил махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре