Бу фикер белгечләр тарафыннан күп тапкыр әйтелгән. Ремонт эшләреннән соң шушы көннәрдә ачылачак «Салих Сәйдәшев һәм татар музыкантлары» музее хәзмәткәрләре дә әлеге сүзләр белән килешә. Бу марш турында аларда төрле хатирәләр саклана. Көйнең ни дәрәҗәдә халык күңелен тетрәндерә алуына композитор хәтта үзе дә гаҗәпләнә иде, дигән сүзләр дә бар истәлекләрдә.
Марш турында
Бу әсәр Кызыл Армиянең унбер еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек барган чакта туа. Композиторга, татар полкы өчен марш иҗат итүен үтенеп, дивизия командиры Якуб Чанышев исеменнән мөрәҗәгать итәләр. Үтенечне ишеткәннән соң: «Булдыра алмам дип уйлыйм, – ди ул. – Мин лирик бит. Маршта исә күңел нечкәлеген бирү кыен, ул дәртле, күтәренке рухлы булырга тиеш». Шулай да, пианино янына утырып, яңа көй чыгара башлый. Ләкин бераздан: «Юк, марш түгел бу», – дип куя. Әмма бераз уйлап алганнан соң, көйне уйнап та күрсәтә, ноталарын кәгазьгә дә төшереп ала. «Оркестрлаштырырга өлгермим», – дип, репетициягә чыгып китә, ә иптәшләре кулъязманы эләктереп, яңа көйнең язмышын хәл итә. Беренче тапкыр бу марш 1929 елның 23 февралендә, Кызыл Армиянең 11 еллыгы уңаеннан яңгырый. Әлеге көй һәр кешенең күңелендә горурлык хисе уята, яңа үрләр яуларга көч бирә, оптимизм тудыра. Ул вакытта исеме башка була. «Беренче укчы полкы маршы» дип атала.
Музей хезмәткәрләренә бу марш турында күп истәлекләр тыңларга туры килә. Музейның ачылган көннәре генә була әле. Маршны тыңлаганнан соң, бер ханым кинәт кенә елап җибәрә. «Нәрсә булды?» – дигән сорауга ул болай җавап бирә: «Сугышта шушы музыка астында без һөҗүмгә күтәрелдек. Тирә-якта ут, ялкын, башны җирдән күтәрерлек түгел. Әмма марш ишетелүгә, нәрсәдер тартып торгызгандай була һәм без алга таба китәбез. Ул тылсымлы көчкә ия».
«Кызыл Армия маршы» (соңрак ул «Совет Армиясе маршы» дип атала башлый) һөҗүмгә күтәреп кенә калмаган, аны ял иткәндә дә тыңлаганнар, сугышчыларны соңгы юлга да озатканнар. Бу көй 1945 елның маенда Берлиндагы рейхстаг янында Җиңү көнен бәйрәм иткәндә дә, Мәскәүдәге Кызыл Мәйданда Җиңү парадында да яңгыраган.
Бервакыт шулай музейга Тын океан флотында хезмәт иткән пенсионер килеп чыга.
– Ерак Көнчыгышта без, Идел буеннан килгәннәр, туганнар, күршеләр кебек яшәдек. Меңнән артык кеше хезмәт иткән корабльнең үз оркестры бар иде. Һәр чыгыштан соң корабль командиры: «Ә хәзер безнең яраткан Сәйдәш маршын уйнагыз», – дип әйтә иде. Безнең өчен бу музыканы ишетү туган якларга кайтып килү белән бер иде, – дип сөйләгән ул.
Тагын бер тарихи вакыйга музей хезмәткәрләренең хәтеренә сеңеп калган. Узган гасырның туксанынчы еллар башында яшь лейтенант Миндубаев подразделениесе белән Калуга өлкәсендәге бер кечкенә генә авылга килеп чыга. Шулвакыт көтмәгәндә репродуктордан «Кызыл Армия маршы» яңгырый башлый. «Монда Сәйдәшне каян беләләр?» – дип сорагач, авыл халкы түбәндәгеләрне сөйли. 1985 елда алар авылына Татарстаннан бер гаилә килә. Алар үзләренең күптәнге хыялын тормышка ашырырга – шушы җирдә ятып калган туганнары Миндубаев Минһаҗның каберен зиярәт кылырга киләләр. Кулларында татарча китаплар һәм Сәйдәш маршы язылган пластинка да була. Гаилә башлыгы авылда яшәүчеләргә Салих Сәйдәшев, маршның язылу тарихы турында сөйли. СССР Оборона наркомы Климентий Ворошиловның исемле сәгать бүләк итүе турында әйтергә дә онытмый. Китәр алдыннан үтенечен җиткерә: авылны азат итүдә татар милләтеннән булган сугышчылар да катнашкан, күбесе шушы җирдә башын салган икән, 9 Май – Җиңү көнендә Сәйдәш маршы да яңгырасын иде. Шул көннән бирле Калуга өлкәсендәге бу авылда Сәйдәш маршы яңгырый, пластинканы да бик саклап тоталар икән. Ә лейтенант Миндубаев аларның туганы булып чыга.
Бишәү булган
Салих Сәйдәшев музее фәнни хезмәткәре Алсу Хафиз Сәйдәшнең барлыгы биш марш иҗат иткәнлеге турында сөйли.
Булат җыры. Бу – «Зәңгәр шәл» драмасыннан. Төп каһарман образын ачар өчен композитор музыкаль бизәлеш куллана. Булат – үзе дә татар сәхнәсе өчен яңа кеше. Ул кыю, көчле, ерак илләрне күреп кайткан. Якты киләчәк турында өметләр белән тулы ир-ат. Бу музыка шушы халәтне яктырта алган.
Сакаев маршы. Татар музыкасы тарихында бердәнбер матәм маршы сакланган. Аны Сәйдәш 1927 елның язында актер Нури Сакаев үлеменә багышлап яза.
Монтерлар җыры. Бу җырны күбебез «Без кабызган утлар» исеме аша беләбез. Ул «Кандыр буе» музыкаль драмасы өчен иҗат ителгән. Хәзер аерым җыр булып яши.
Язылмаган марш. Һәр иҗат кешесенеке кебек, Сәдәшевнең дә язылмый калган әсәрләре шактый. Композитор бик еш пианино янында ноталар язмыйча гына импровизацияләргә бирелеп утырган, күп көйләренә нота язса да, сакламаган. Язылмаган маршы – якын дусты Шәриф Камал үлеменә багышланган матәм маршы булырга тиеш, дип уйланыла.
Бишенче марш – әлбәттә инде, иң еш яңгырый торган, хәтта Казаның тимер юл вокзалында да пассажирларны каршы ала һәм озата торган «Кызыл Армия маршы».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез