«Ул мине аңламый». Үсмер бала булган өйдә бик еш яңгырый торган сүзләр бу. Әти-әни тарафыннан да, бала авызыннан да. Араларны ерагайта, мөнәсәбәтләрне «суыта» торган бу чорда әти-әниләргә нәрсәләрне истән чыгармаска?
Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә балалар психологы Галия Гыйләҗева ярдәм итте.
– Соңгы мәгълүматлар буенча, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) бу категориягә 10–19 яшьлекләрне кертә. Әмма җәмгыять һаман саен «яшәрә», яшьлек чорын озынайталар. Ә менә үсмерләрнең яше үзгәрәме?
– Әйе, үсмерләр дә яшәрә. Хәзер инде 10 яшькә кадәрге балаларда да үсмерлек билгеләре күренә башлады. Тарихка күз салсак, «үсмер» төшенчәсе һәрвакыт булмаган ул. Бала һәм олы кешеләр генә булган. Кеше тормышындагы бу чор – җәмгыятьтәге үзгәрешләр нәтиҗәсе. Тормыш һәм җәмгыять катлауланды, тизлеге артты бит. Нәтиҗәдә бала олылар тормышына җиңелрәк кереп китсен өчен, яңа этап барлыкка килде.
– Өлкән буын еш кына: «Без үсмерлек чоры дип тормадык, болай ук кыланмадык», – дияргә ярата. Хәзерге үсмерләр, чыннан да, көйсезрәкме?
– Бу сүзләрне әйтүчеләр үзләренә субъектив бәя генә бирә ала. Үсмерләрнең 20, 50, 100 ел элек үзләрен ничек тотулары турында тикшеренүләр, объектив чыганаклар юк. Шуңа да дөрес итеп чагыштыра алмыйбыз.
Гомумән алганда, өлкәннәр үсмерләр турында сөйләгәндә, тискәре фикерләр әйтергә ярата. Минем моны үземнең дә бер тәҗрибә уздырып тикшергәнем булды. Әмма, ни кызганыч, өлкәннәргә, аерым алганда, әти-әниләргә бер дөреслекне кабул итү авыр: үсмер – балабыз белән булган аралашу, мөнәсәбәтләрнең нәтиҗәсе ул. Билгеле, бу чорда балада гормональ үзгәрешләр һәм башка физиологик үзенчәлекләр дә була. Җәмгыятьнең тәэсире дә көчле. Әмма үсмер яшьтәге баласы белән аралашуда ниндидер кыенлыклар тоя икән, бу инде – әти-әни өчен бер билге булырга тиеш. Димәк, аралашуда, мөнәсәбәтләрдә ниндидер хилафлык килеп чыккан.
Һәм, гомумән, чорларны чагыштырырга кирәкми. Без – бер, әти-әниләребез – икенче, әби-бабаларыбыз өченче төрле чорда үскән. Балаларыбызның да үз вакыты, үз яшәү шартлары, үз мохите.
– Үсмерләрнең күпчелеге, балалыктан чыгуга, әти-әниләре белән араларын ерагайта башлый. Билгеле, бу әти-әниләрне бик борчый. Мондый очракта әти-әнигә нәрсә эшләргә?
– Әти-әнидән ерагаю – үсмерлек чоры өчен табигый нәрсә. Әйткәнемчә, бу –балалык һәм олылар тормышы арасындагы бер этап. Димәк, үсмергә зур тормышка таба атларга кирәк. Ә мөстәкыйльлек шундый бер адым булып тора. Бала әти-әнисеннән читләшә, яшьтәшләре белән күбрәк аралаша башлый. Үз эчендә «казына», үзен эзли.
Әмма ничек кенә бәйсез, мөстәкыйль булырга тырышса да, балага үсмерлек чорында ныклы тыл, ягъни әти-әнисенең ярдәме кирәк. Ул моны гомердә дә үзе әйтми инде, ләкин күңелендә шундый ихтыяҗ була. Бу чакта әти-әниләрнең үсмер баласы өчен авторитет булуы мөһим. Авторитар түгел, авторитет әти-әниләр. Балагыз сезне хөрмәт итәргә тиеш. Әмма безне хөрмәт итсеннәр өчен, үзебез дә кешегә хөрмәт белән карарга тиеш. Әти-әниләр дә үсмер яшьтәге балаларының уй-хыялларын, теләкләрен, кызыксынуларын, иреген хөрмәт итәргә тиеш. Әмма бу аларга барысын да рөхсәт итү дигән сүз түгел. Бала тәрбияләгәндә, дисциплина белән мәхәббәт бербөтенгә әйләнә.
Ягъни өйдәге кагыйдәләр дә, тәртип һәм дисциплина да балага булган мәхәббәттән барлыкка килергә тиеш. Баланың теләкләрен үтәү, аңа ни дә булса рөхсәт итү дә мәхәббәт белән эшләнсен. Кызганыч, кырыслык һәм балага юл куюның идеаль нисбәтен ниндидер формула буенча гына исәпләп чыгарып булмый. Монда инде әти-әнинең тоемлавы кирәк.
– Үсмерләр арасында төрле агымнар, сәер кызыксынуларны еш ишетәбез бит инде. Шул ук квадроберларны гына алыйк. Ни өчен алар һәрвакыт үзләренә игътибар җәлеп итәргә тырыша?
– Гомумиләштерик тә, «Игътибар кемгә кирәк?» соравына җавап бирик әле. Әлбәттә, игътибар җитмәгән кешегә. Үсмерләр белән дә шул ук хәл. Шул ук вакытта алар үзләрен аңларга, ниндидер теләкләрен чынга ашырырга тырыша. Билгеле, аларның безгә сәер, килешсез тоелган һәр кызыксынуына каршы килергә кирәкми. Ул бала өчен куркыныч түгел икән, моны табигый хәл итеп кабул итү хәерлерәк.
Бу очракта үсмернең «кыланмыш»ларына әти-әтинең ничек итеп җавап кайтаруы зуррак роль уйный. Әгәр баланы тыңлап тормыйча, шундук акыл өйрәтергә керешәбез икән, нинди генә акыллы сүзләр әйтсәк тә, мәгънәсе булмаячак. «Мине ишетмиләр, мине аңламыйлар, минем фикергә төкереп бирәләр» – үсмернең башында менә шушы уйлар булачак. Шуңа да акыл өйрәтә башлаганчы, бала белән сөйләшергә кирәк. Сөйләшергә һәм килешергә. Гомумән, 7 яшьтән соң балалар белән төрле күренешләр, аларның гамәлләре турында фикер алышырга кирәк. Ул да үз сүзен әйтсен. Кызганыч, бүген күп кенә әти-әниләр дөнья куып, балалары белән сөйләшергә вакыт таба алмый. Һәм алар белән бәйләнешне югалта. Бала һәм әти-әнине бәйли торган чылбыр өзелә икән, әти-әнинең сүзләре бала күңеленә барып җитә алмый.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез