Үчле һәм намуссыз кешеләрне картлыкта деменция көтә?!

Тормышның матди дәрәҗәсе никадәр генә яхшырмасын, адәм балалары психикага бәйле проблемалар кичерүдән туктамый. Киресенчә, ул проблемалар үскәннән-үсә генә. Беренче карашка, кеше матди яктан яхшы тәэмин ителгән булса, иртәгәге көн өчен борчылмаска, күңелен тыныч тотарга тиеш кебек. Әмма кесә калынлыгы, табынның муллыгы менталь сәламәтлеккә аз гына да уңай тәэсир ясамый.

Киресенчә, кешеләр тормыштан туктаусыз зарланалар, музыка тыңлап, күңел ачу кичәләренә йөреп, йөрәкләрен басмакчы булалар, исерткеч эчемлекләр белән мавыгалар. Кичтән бәйрәм итәләр, иртән авыр хисләр белән уяналар. Зар артыннан зар агыла. Буш сүзле булмас өчен, статистикага күз төшерик. Statista исемле статистика җыя һәм анализлый торган халыкара компания бар. 2021 елда ул, 12 ай буе төрле ил кешеләреннән нинди психологик проблемалар кичерүләрен сорашып, рейтинг төзегән. Беренче урында – Швеция, ил халкының 46 проценты психологик проблемалары барлыгын таныган.  Сүз акылдан язган кешеләр турында бара, дип уйламагыз тагын. Стресс һәм депрессия кичереп, шомланып яшәүчеләр болар. Берничек тә күңел тынычлыгы таба алмыйлар. Тормышның матди дәрәҗәсе ягыннан шведлар – 2024 елда 7 нче урында. Швед муллыгын, социализмның швед моделен мактап, бер генә тапкыр язмадылар. Бик либераль ил дә ул җитмәсә: ни теләсәң, шуны кылана аласың. Әмма күрәбез: хөрлек эчендә яшәүче скандинавлылар үзләрен бик әллә ни бәхетле хис итми.

Рейтингта икенче урында – американнар, өченче урында – бразилиялеләр. Россия дүртенче урынны били. Бездә кешеләрнең 38 проценты тынычсыз яшәвен әйткән. Германия Россиядән аз гына калышкан. Испания, Франция кебек Европаның алга киткән илләре дә, икътисадый яктан кызу темплар белән үсеп килгән Кытай да – беренче унлыкта.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы бәясе дә куанычлы түгел. Масштабы ягыннан, депрессия дөньяда өченче урында тора, 2030 елга беренче урынга чыгар, дип фаразлана. Димәк, махсус көн билгеләп, проблемага игътибар юнәлтергә тырышу булышмый, кешеләр күңел газаплары эчендә яши. Аллаһы Тәгалә нәрсә ди әле: «Вә мән әгърафа гән зикри фә иннә ләһү мәгишәтәү данкәү», ягъни «Мине искә алудан баш тартучыларның тормышы чынлыкта (тар) газаплы булыр» (Коръән 20:124). Ибн Кәсир тар тормышны: «Тышкы яктан рәхәт яшәгән булып күренсәләр дә, аларга бу дөньяда тынычлык булмас, күкрәкләрендә иркенлек тоймаслар, ә адашулары сәбәпле тарлык тоярлар», – дип аңлата. Никадәр төгәллек, Аллаһ вәгъдәсенең тормышка ашуының нинди уңышлы мисалы. Ибн Кәсир XIV йөздә яшәгән, димәк, проблема гасырлар буена өзлексез дәвам итә.

Statista сораштыруларына без болай гына, рәсми дәлил буларак кына мөрәҗәгать иттек. Бик әллә ни ерак китәсе юк: кешеләр белән сөйләштеңме – зар тыңлыйсың, социаль челтәрләрне ачтыңмы – язмышка бәйле төркемнәрдә бәхетсезлекләрен сөйлиләр. Бер ай тирәсе элек минем янга Балык Бистәсе районында җирле үзидарә башлыгы булып эшләүче сабакташым килеп китте. Ул да аптырый: «Тормыш мул, ә кешеләр канәгать түгел», – ди.

Канәгать түгел, риза түгел… Бөтен хикмәт менә шул сүзләргә килеп бәйләнә дә инде. Үзеңә бирелгән малдан, гаиләдән, сәламәтлегеңнән ризасызлык. Аның нигезендә боларның Аллаһтан тәкъдир итеп язылуын танымау ята. Тәкъдиргә инандыңмы, аңлыйсың: Галәмнәрнең Хуҗасы аны бик белеп, тиешенчә үлчәп, файдалы итеп язган. Сиңа бирелгән сынау бик авыр булып тоелырга мөмкин, әмма «чынлыкта, Аллаһ кешеләргә кызганучан һәм рәхимледер» (Коръән, 22:65). Һәрбер чир артында, матди югалтулар артында, башка проблемалар артында Аллаһның бөек рәхмәте ята. Шомланып һәм тәшвишләнеп кабул итмәсәң, барысының да артта калачагын исеңдә тотсаң, үзеңне сабырлыкка өйрәтсәң һәм күнектерсәң, иртәгәге көнгә куркып карау да юкка чыга, бүгенгедән канәгать булмау да онытыла. Үзең тап булган хәлләрдә бүтәннәрне гаепләсәң, үч саклый башласаң, үз хакыңны дәгъвалап бүтәннәрне тинтерәтсәң, уңышка ирешүең икеле. Киресенчә, үзеңә үзең яңа проблемалар ясыйсың. Хәзерге заманның медицина галимнәре ясаган бер генә нәтиҗәгә күз салыйк: «Агулы (үчле) һәм намуссыз кешеләр, – ди алар, – картлыкта деменция (акыл зәгыйфьлеге) белән чирләү ихтималын арттыралар». Куркыныч бу чирне гомер буе кичергән хисләргә китереп бәйлиләр.

Иртәгәге көнгә ышаныч югалту дигән нәрсә дә, бердән, стресслар чыганагы булып тора, икенчедән, көткәнең алдыңа килеп баса: чирлим дип уйласаң, чирлисең, матди яктан авырлыклар көтсәң, шуларга тап буласың… Алаһның илчесе (салләллаһу галәйһиссәләм) үзенең бер хәдисендә болай ди: «Аллаһы Тәгалә әйтте: «Колым минем турыда ничек уйласа, мин шундый булам». Имам Шәфигый да шулай аңлата бу хәдисне: бәла көтсәң, шуңа тап буласың, ди. Авырлыкка юлыкканда, сабырлык өчен Аллаһның юмарт бүләкләвен, сине рәхмәтеннән ташламаячагын, югалтуыңны яхшырак нәрсә белән алыштырачагын истә тотсаң, ышан: авырлык үтәчәк, син стресстан имин булачаксың, депрессия әйләнеп үтәчәк.

Үткәннәргә карап, ирешә алмаганнарыңа үкенү, кемнәргәдер үчләнү дә зыяннан башка берни дә бирми. Колумбия университеты галимнәре фикеренчә, үткәндәге вакыйгаларны искә төшереп ачыргалану йөрәк өянәге һәм инсульт ихималын кискен арттыра.

Коръәндә һәм хәдисләрдә хикмәте әле яңа ачылган бик күп кыйммәтле белемнәр бар. Бүген берсе артыннан икенчесе куркыныч чирләр мәйданга чыга икән, Аллаһның илчесе кисәтә: ачыктан-ачык зина таралганнан ди. Риба һәм зина ачыктан-ачык таралса, Аллаһның җәзасын көтәргә куша.

Акыл сәләтен үстерергә һәм талчыгу, зәгыйфьлектән котылырга теләүчеләргә пәйгамбәр кызу адымнар белән йөрергә куша. Канада табибы Николас Фабиано күптән түгел генә: «Кызу адымнар белән йөрүчеләр, акрын йөрүчеләрдән акыллырак. Аларның баш мие дә зуррак», – дигән нәтиҗә ясады. Күрәбез: Аллаһның әйткәннәреннән баш тарту бәхетсезлеккә илтә, буйсыну уңышка китерә һәм бәхетле итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре