– Һәр милләт вәкиленең бурычы – телне оныттырмау, әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрне саклау. Әгәр әти-әни кечкенәдән милләте турында күбрәк сөйләсә, үз телендә аралашса, бернинди дә каршылыклар килеп чыкмас иде, – ди ул. – Бүген республикада 21 меңнән артык удмурт яши. Татарстанның 11 районында җирле оешмалар эшләп килә. Бары тик бергәләп эшләгәндә генә максатка ирешеп була.
2016 елдан бирле республикада «Росточек» удмурт мәдәнияте бәйгесе уза. 2024 елда бәйге кысасында педагоглар өчен махсус семинарлар үткәрелгән. Бу чараларны үткәргәндә Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме зур булган.
– Дәүләт тарафыннан телләрне саклауга зур игътибар бирелә. Эшләр өчен мөмкинлекләр җитәрлек, – ди Алексей Арзамазов. – Татарстанның удмуртлар яшәгән районнарында, телне саклау максатыннан, төрле проектлар тормышка ашырыла. Кукмарада ел саен югары сыйныфларда укучылар арасында удмурт телендә очрашулар үтә. Әгерҗедә «Тел һәм мәдәниятне саклап, милләтне саклыйбыз» дип аталган төбәкара этно-мәдәни форум уза. Менделеевскида – «Дуслык нуры» дип аталган фестиваль, Балтачта фәнни-тикшеренү конференцияләре оештырыла.
Удмурт халкы үз бәйрәмнәре белән горурлана.
– Соңгы елларда Гырон Быдтон зурлап уздырыла. Әйтик, 2023 елда удмуртларның изге боткасын пешереп, Россиядә рекорд куелды. 2024 елда бәйрәмдә тарихта беренче мәртәбә чып-чын милли туй узды, – ди Алексей Арзамазов. – Өмет өзелмәгән. Милләтебез яши әле. Бар да безнең кулда. Халкым, телем, мәдәниятем, дип янып йөрүче егет-кызларбыз күп. Шундыйларның берсе – Мамадыш районның Пойкино авылында гомер итүче Сергей Никитин. Алар (кемнәр?) райондагы удмурт халкының традицияләрен, мәдәниятен, тарихын саклау һәм яңарту фондын җитәклиләр???. Гаилә башлыгы – хәбәрсез югалган хәрбиләрне эзли торган «Улзытон» төркеме җитәкчесе дә.
Сергей Никитин – милли сусауны басар өчен, шәһәрдән авылга күченеп кайткан кеше.
– Авыл халкының 15 проценты – татарлар. Без бер-беребезнең гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп, бик дус яшибез. Аеруча бәйрәмнәр бик күңелле уза. Туганнар кайта, рәхәтләнеп күңел ачабыз. Акашка бәйрәмен балалар да көтеп ала. Ул Пасха бәйрәмен дә хәтерләтә. Элек аны берәр атна билгеләп узганнар. Бәйрәмдә йола буенча йорт саен йөреп чыгалар. Акашкада дога кылып, ата-бабаларны искә алып, аш уздыралар. Бу көннән соң чәчүгә чыгалар, – ди Сергей Никитин.
Аның сүзләренә караганда, удмуртлар гына түгел, һәр милләт үз телен саклар өчен тырышырга тиеш.
– Пойкинодагы мәктәп бинасында райондагы удмурт халкының традицияләрен, мәдәниятен, тарихын саклау һәм яңарту фондын булдырдык. Авылдан ерак түгел Келәүш авылы бар. Балалар шунда укый. Мәктәптә дә удмурт теле дәресе керә, – ди Сергей. – Әби-бабаңны белмисең икән, киләчәгең юк. Безнең балалар да бергә күбрәк русча сөйләшә. Әмма бергә җыелганда гел удмуртча сөйләшәбез. Гаиләбездә башка тел юк. Үзебез белгәнне балаларга өйрәтеп калдырырга кирәк. Әгәр шуны эшли алсак, милләтебез өчен күңел тыныч булыр иде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез