Габделфәрт Сафин башкаруындагы «Уфалла арбасы» җырын ишетүгә, йөрәгем тетрәнеп, балачакта «уфалла арбасы» өстерәп йөргән чакларым искә төшә. Җәй җитүгә, 4 балага «уфалла арбасы» белән печән җыеп, чүп үлән алып кайту бурычы куела иде. 10–12 яшьлек баланың кулында чалгы, кайрак булыр иде. Без үскәндә Хрущев кукурузлары котырып үсте. Арасына керсәң, адашуыңны көт тә тор. Шулай беркөнне әни: «Энегез Ринатны да калдырмагыз», – дип, 3 яшьлек малайны безгә ияртеп җибәрде. Аны басуга кадәр арбага утыртып алып бардык. «Син кечкенә, басуга керә күрмә, арба янында гына тор», – дип ашарына ипи белән сөт калдырып, кукуруз «урманы»на кереп киттек. Күгәрчен күзе, алабута, сөтле билчән, эт эчәгесе җыеп, арба янына әлсерәп күтәренеп чыксак, бала юк! «Ринат, син кайда?» – дип кычкыра-кычкыра эзләргә керештек. Беркайда да юк бала, мин еларга ук тотындым. Әнигә нәрсә дип әйтербез?! Исмәгыйль белән Гомәр тагын кукуруз арасына кереп киттеләр. Мин арба янында торып калдым. Бераздан бер уч чүп үлән тоткан Ринат килеп чыкты. Мин аны елый-елый орышырга тотындым. Ул исә: «Минем дә печән җыясым килде. Менә монда ич мин, елама!» – дип мине тынычландырды. Абыйлар безнең тавышка тиз әйләнеп килделәр. Гомәр исә: «Икенче тапкыр ияртсәләр, аягын арба тәгәрмәченә бәйләп куярбыз», – дип нәтиҗә ясап куйды. Әнигә бу турыда әйтергә курыктык.
Печән җыю тукталмады, аннан соң «уфалла»ның руле урманга таба борылды. Хайваннар асрагач, бөтен халык җәй буе печән, яфрак, көлтә җыя иде, Урманга көлтә әзерләү өчен иртәдән менеп китәбез. Норма – 50 көлтә. Әбәдкә ипи, сөт, кабыклы бәрәңге алабыз. Урак белән яшь юкә, тал ботакларын җыеп, кечкенә көлтәләр бәйлибез, «уфалла»га төяп, юлга кузгалабыз. Авыл белән урман арасы – 3 чакрым. Тәртәгә Исмәгыйль белән Гомәр чиратлашып басалар. Ә без этәбез. Өйләдән соң тагын шул ук эш. Кичкә тәмам арып бетә идек. Ничек урман хәтле урманга курыкмыйча йөрткәннәрдер?! Хәзерге әти-әниләр капка төбенә дә ялгызын гына баланы чыгарырга курка. Кышын хайваннар ашатырга бик күп кирәк иде шул. Асрамасаң, ит, сөт, май өстәлеңдә булмый инде. Ул вакытларда колхозлар хуҗалыкка бернинди ярдәм күрсәтмәде. Җәй буена күпме көлтә әзерләгәнбездер, әйтә алмыйм. Бик күп. Ә яңгырлы көнне бәхетнең чиге юк – рәхәтләнеп ял итәбез.
Урманга бәйле бер вакыйга искә төште. Шулай көлтәләрне күтәреп, «уфалла» янына килеп бастык. Куаклар арасыннан бер куркыныч кеше килеп чыкты. Битен сакал-мыек баскан. Җәй булса да, өстендә мамыклары чыгып торган иске, теткәләнгән телогрейка. Бер аягында юкә кабыгы белән бәйләнгән кәлүш, икенчесендә башы ачык кирза итек, кулында ниндидер киндер капчык. Кыяфәте шундый куркыныч. Без көлтә күтәргән көе куркып катып калдык. «Кушать есть?» – дип сорады куркыныч кеше. Мин тиз генә, аны-моны уйламыйча: «Есть, есть», – дип көлтәләрне атып бәрдем дә, арбага аскан кәтүмкәдән ипи, бәрәңге, сөтне суздым. Ул: «Спасибо», – диде дә китеп барды. Шунда Исмәгыйль: «Без нәрсә ашыйбыз инде?» – дип ачулы итеп карап куйды. «Нинди ашау ди ул, исән калганыңа рәхмәт әйт, әйдәгез көлтәләрне тиз-тиз төйик тә сызыйк моннан», – дидем. «Көлтәләр 50 гә тулмады бит», – диде Гомәр. «Тулмаса, тулыр, һаман 50 булмас», – дип көлтәләрне арбага ыргыта башладым. Өйгә бик тиз кайтып җиттек. «Уфалла»ны өстерәү дә җиңел булды. Чөнки көлтәләр саны аз, курку хисе дә бик көчле иде. Өйдәгеләргә бу хәлне сөйләгәч, әни: «Бүтән җибәрмим, нәрсә булмас?! Балалар өчен мин җаваплы», – диде.
Габделбәр Сабиров.
Арча районының Яңа Кенәр авылы
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез