Уйлар чак: замана уенчыкларыннан куркырга кирәкме?

Җәйге саташу: балалар, үсмерләр, хәтта өлкәннәр дә зур күзле, очлы тешле йомшак уенчык – Лабубу күтәреп йөри. Соңгы арада балаларның ни исеме, ни җисеме аңлашылмаган мондый уенчыкларга мөкиббән китүенә инде күпмедер ияләнсәк тә (Хагги Ваггилардан котылдык кына бит әле) яңалык әти-әниләрне кабат пошаманга салды. Читтән кергән уенчыклар психикага зыян салмыймы? Бүген бала нәрсә белән уйный? Иң мөһиме, үзебездә алмаш бармы? «ВТ» әнә шул сорауларга җавап эзләде.

2 миллионлык «чир»

Биш яшьлек кыз әнисе буларак әйтәм, Лабубу (Гонконг рәссамы уйлап тапкан, Кытай компаниясе коллекцияле уенчык буларак тараткан мифик эльф ул. – Ред.) бездә дә бар. Берәү генә дә түгел, өчәү! Кызым аларны катлы-катлы итеп сумкасына тагып куйды. Шулай булмый ди: башкалар да шулай йөри бит. Әле кайчан гына «тапа лапки»ны да, «пикми таяк»ны да (балалар арасында соңгы арада популярлашып киткән уенчыклар) әнә шул «башкалар»дан күреп сатып алдык. Әти-әниләрнең акча янчыгы гына түзсен. 20 сантиметрлы йомшак уенчыкның уртача бәясе 1,5 мең сум тора. Ә уенчык «чир»е тиз йога. Бу юлы да үтә күренмәле булмаган пакетка яшерелгән Лабубуның сиңа нәкъ менә кайсы төстәгесе һәм нинди йөзлесе эләгәсен аны ачып карагач кына беләсең. Мавыгып китеп берне сатып аласың, икене...

Кызык бит! Бәлки кызганычтыр. Федерация Советы әгъзасы Екатерина Алтабаева, «монстр кыяфәтле» әлеге уенчык балада курку, борчылу хисе уятырга мөмкин, дигән. Шуңа күрә ул аларны сатуны тыярга тәкъдим итә. «Роскачество» интернет-кибетләрдәге Лабубуларның сыйфатын тикшерә башлаган инде. Бу эш бик озакка сузылырга да мөмкин. Статистика мәгълүматларына караганда, соңгы бер айда гына да илдә яшәүчеләр интернет аша 2 миллион сумлык Лабубу сатып алган.

РОМИР ачыклаганча, илдә уенчык базарының 90 проценттан да күбрәге чит ил продукциясенә туры килә. Әле шуларның да 60 процентын Кытайдан алып кайталар. Россиядә рәсми рәвештә уеннар һәм уенчыклар җитештерә торган 1,2 меңгә якын оешма исәпләнә.

Былтыр иң күп сатылган уенчыклар (%)

Пазл һәм башваткычлар 56
Иҗади уенчыклар 45
Өстәл уеннары 37
Машина 32
Спорт товарлары 28
Йомшак уенчыклар 26
Курчак 22

Балага уенчык сатып алганда әти-әниләр күбрәк баланың кызыксынуларына (63 процент) өстенлек бирә. Респондентларның 35 проценты уенчык сатып алырга аена 1 мең сумга кадәр акча тотарга риза. Ә аңа куелган төп таләпләр – сыйфаты (54 процент), сәләтне үстерүе (51 процент), куркынычсызлыгы (49 процент) һәм бәясе (43 процент).

«Ә»ле шакмак

Депутат һәм сенатор халкы теге яки бу уенчыкны тыярга беренче мәртәбә генә тәкъдим итми инде. Әмма бала-чага да алар сүзенә карап кына уйнамый тора алмый бит! Читнекен алмаштырырдай үзебезнеке бармы һәм ул җитәрлекме? Бу сорауны «Наным» татар уенчыклары җитештерүне оештырып җибәргән Диләрә Сабировага бирдек.

– Без татарча алфавит шакмаклары, татар пазллары кебек телне өйрәтә торган уенчыклар җитештерәбез. Әлегә үз продукциябезне күбрәк төрле ярминкәләрдә, шулай ук социаль челтәрләр аша сатабыз. Бүген татар уенчыкларына ихтыяҗ зур. Балаларга уйнарга, бүләккә сатып алалар. Илнең башка төбәкләренә дә җибәрәбез. Әле яңа гына Бурятиягә озаттык. Яңа төрле уеннар һәм уенчыклар чыгарыгыз әле, дип тә мөрәҗәгать итүчеләр күп. Маркетплейслар аша сату уңайлырак булыр иде, әлбәттә. Әмма без Кытайдагы кебек йөзәрләгән, меңәрләгән данәдәге товар җитештермибез бит. Шул ягы авыррак. Безнең кебек татар уенчыклары ясаучыларга дәүләт дәрәҗәсендә ярдәм кирәк. Мисал өчен, татарча алфавит шакмакларын балалар бакчаларына таратып булыр иде. Сабыйлар мондый уенчыклар бар икәнен белсен, – ди Диләрә.

Үзе дә уенчык ясау эшенә баласына күңеленә хуш килгәнен таба алмаганга тотынган ул. «Балабыз туды да, аңа татар телле уенчыклар эзли башладык. Өйдә татар телендә генә аралашырга тырышабыз. Уеннар да шундый булсын иде. Ә андыйларны тапмадык. Булганнары да актуаль түгел иде. Шуңа күрә үзебез ясый башладык. Зур җитештерү булмагач, уенчыкның бәясе дә арзан тора алмый. Ул сыйфатлы да булырга тиеш бит», – ди Диләрә.

Әнә бабай килә

Ул арада безнекеләр Лабубуга алмаш уйлап тапмакчы. Танылган җырчы Сергей Жуков йомшак уенчыклар сериясен чыгарырга җыенуын хәбәр иткән. Анысы да монысы, мәче баласына охшаган җанварның исеме Бабайка булачак, ди. Лабубуның йөз-кыяфәте куркытса, моның исеменә мәгънә салганнар, күрәсең.

Татарстанның баш фольклорчысы, республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең элеккеге җитәкчесе, КФУ доценты Фәнзилә Җәүһәрова фикеренчә, безнең «бабай» сүзе телгә алынуга борчыласы юк.

– «Бабайка» славян мифологиясендә төнлә куркыта торган рух буларак искә алына. Ләкин бөтен белгечләр, шул ук тел белгечләре дә аны татар теленнән кергән дип әйтә. Шуңа күрә ул, әлбәттә, татар теленә, татар бабаена бәйле. Төрле телләрдә, шул ук рус телендә бертөрле каршылыкны билгели торган сүзләр дә шактый күп. Алар арасында бабай сүзе дә бар. Шуңа күрә ул куркыныч, явыз, нинди дә булса начарлык эшләргә мөмкин булган персонаж буларак та кабул ителә, дип әйтәләр. Рус белгечләре турында сүз алып барам мин. Ничек кенә булмасын, «бабайка» сүзе татарга бәйле дип әйтергә җирлек бар. Лабубу ул – көчле пиар-адым. «Бабайка»ны эшлиләр икән, эшләсеннәр. Моны татар теле өчен үзенә күрә бер имидж адымы дип кенә бәяләргә кирәк. Бездә бабай белән куркыту юк. «Бабайка» бөтен Россиягә таралачак икән, димәк, без тагын бер сүзгә әйбәтләп казык кагып куячакбыз, – ди белгеч.

«Өлкәннәр дөньяны башкача кабул итә»

Бала кулындагы уенчыклардан куркасымы? «Дөрес» уенчык нинди булырга тиеш? Бу хакта психология фәннәре магистры, психолог, арт-терапевт Чулпан Нигъмәтҗанова-Гәрәфиева белән сөйләштек.

– Балалар ни өчен монстр-уенчыклар белән бик тиз мавыгып китә?

– Беренчедән, бу – көчле реклама. Икенчедән, моңа уенчыкның төсе, истә кала торган йөз-кыяфәте сәбәпче. Кешенең үзаңы мондый уенчыкларны тизрәк истә калдыра. Өченчедән, психолог буларак әйтәм: без, өлкәннәр, дөньяны үз тормыш тәҗрибәбездән чыгып кабул итәбез, ә балаларга хис-кичерешләр мөһимрәк. Әйе, әти-әниләргә мондый уенчыклар куркыныч, мәгънәсез булып күренергә мөмкин. Чөнки аларның тормыш тәҗрибәсе бар. Ә бала өчен тышкы факторлар, шул ук очлы тешләр мөһим түгел. Алар аннан курка белми. Киресенчә, зур күзләр игътибарны җәлеп итә. Шунысы да бар: психология күзлегеннән, бала мондый куркыныч уенчыклар аша үзенең яшерен куркуларын контрольдә тотарга өйрәнә. Бала монстр-уенчыкны кулына тоткан икән, димәк, ул хис-кичерешләрен дә үзенә буйсындырган.

– Әти-әниләргә куркасымы?

– Бала куркыныч булып тоелган уенчыклар белән үз психикасына һәм әти-әниләрнең акча янчыгына зыян китермичә генә уйный икән, мондый уенчыклардан куркасы юк. Коллекцияле уенчыклар бәйлелек барлыкка китерергә мөмкин. Шуны истә тотыгыз.

– Дөрес уенчык нинди була?

– Теләсә нинди уенчык ул – баланың эчке дөньясына «тәрәзә». Психолог буларак түбәндәге уенчыкларга игътибар бирергә киңәш итәм:

* эмоциональ уенчыклар: йомшак уенчык, уенчык-йорт һ.б. Фантазия дөньясында бала үзен ышанычлы һәм якланган итеп хис итә.

* сәләтне үстерергә ярдәм итә торган уенчыклар: конструкторлар һ.б. Кайбер балаларга хыял дөньясын һәм сәләтен тагын да үстерергә ярдәм итә торган уенчыклар кирәк. Бу уен аша үз хис-кичерешләреңне күрсәтү теләгенә бәйле.

* курку һәм борчуларны җиңәргә ярдәм итә торган уенчыклар: монстр-уенчыклар һ.б. Уен аша бала эчке куркулары һәм борчулары белән идарә итәргә өйрәнә.

* тышкы дөньяга бәйле уенчыклар: курчак, машина, савыт-саба җыелмасы һ.б. Мәгълүмат алмашы өчен кирәк.

* кабатланучан уенчыклар: пазл, башваткыч һ.б. Кабатлана һәм алда нәрсә көтүе билгеле булган уеннар һәм уенчыклар бик мөһим. Шул рәвешле бала тирә-юньне контрольдә тота алуына инана. Мондый уеннар тынычландыра да.

Фикер

Тимур СӨЛӘЙМАНОВ, Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең республикадагы төбәк бүлеге җитәкчесе:

– Бала кулындагы уенчык аның үсешенә нык йогынты ясый. Уенчык гүзәллек хисен тәрбияли, ә уеннар үз-үзеңне тоту нормаларын формалаштыра. Шуңа күрә балаларыбыз кулында мәдәниятебез кыйммәтләрен ныгыта торган уенчыклар булырга тиеш. Үз чиратыбызда, уенчыклар сериясен булдыру юнәлешендә эшлибез.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда“Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре