Украина разведкасы Россия хәрби очучыларын 3 миллион долларга ялламакчы булган

Украинаның хәрби разведкасы Россия очучыларын, “Кинжал”лы МиГ-31 истребителен чит илгә куып алып китү өчен 3 миллион доллар вәгъдә итеп, ялламакчы булган. Бу хакта “АИФ-Москва” Россия Федераль иминлек хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

МиГ-31не чит илгә куу планын Украинаның Баш разведка идарәсе Британиядәге кураторлары белән берлектә эшләгән.
“Украина хәрби разведкасы хезмәткәрләре, истребительне куу максатыннан, 3 миллион доллар вәгъдә итеп, Россия очучыларын ялламакчы булган”, – дип сөйләп үтелгән ФСБда.
“Кинжаллы” МиГ-31 Румыниянең Констанца шәһәрендә урнашкан НАТО базасына (көньяк-көнчыгыш Европада иң зурларыннан берсе булып санала) җибәрелмәкче булган. Очкычны һава һөҗүменнән саклану көчләре ярдәмендә бәреп төшерү күздә тотылган. 
 “Күрелгән чаралар ярдәмендә Украина һәм Британия разведкаларының бик зур провокация оештыру планы барып чыкмады”, – дип басым ясап әйтелгән Федераль иминлек хезмәтендә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре