Укучысы яхшырак укыган саен әйбәтрәк! Укытучыларга акчаны балаларның уңышына карап түләргә тәкъдим итәләр. Спорттагы кебек. Спортчы күбрәк җиңү яулаган саен, аның тренерына да әҗере күбрәк була. Әлеге яңалыкны Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко җиткерде. Мәсьәләне Салым федераль хезмәте белән берлектә тикшерәләр.
Югары Ослан районындагы Иннополис лицееның математика укытучысы, «Ел укытучысы – 2023» республика бәйгесе җиңүчесе Арман Костанян фикеренчә, башта барлык укытучыларның да хезмәт хакын арттырырга, аннан соң бүләкләү системасы турында уйларга кирәк.
– Бүләкләү тәртибе кертүне хуплыйм. Бик яхшы тәкъдим бу. Ике куллап риза мин. Кайбер укытучылар яхшы дәрес бирә. Шул ук вакытта укучылар белән өстәмә шөгыльләнүчеләр дә бар. Балалар ниндидер нәтиҗәгә ирешсен өчен тырышалар. Хезмәт хакы артса, укытучылар да мәктәпкә күбрәк киләчәк. Алар арасында көндәшлек тә артачак. Укытучы проблемасы да хәл ителә, бер укытучыга берничә фәннән белем бирергә туры килмәс, – ди Арман Костанян.
Таһир Андерҗанов – Менделеевск районындагы Гришкино мәктәбе директоры. Ул да башта хезмәт хакын арттыру ягында.
– Укытучыларга бернинди программа да, грантлар да, ипотекага бирелгән фатир да, бушлай торак та кирәкми. Укытучыга бары лаеклы хезмәт хакы гына түләсеннәр. Әйтик, аена 140–150 мең сум. Бу очракта мәктәп бусагасында бер урынга бишәү чират торачак. Берсен кусаң, дүртесе калачак. Революциягә кадәр 3–5 балалы гаиләдә, бер генә укытучы булган очракта да, җитеш тормышта яшәгәннәр. Акча белән укытучы кытлыгы гына хәл ителми. Тәрбия мәсьәләсе дә аксамаячак. Бары укытучыга мөнәсәбәтне генә үзгәртергә кирәк, – ди Таһир Андерҗанов.
Әлеге яңалык белән килешмәүчеләр дә бар. Чирмешән районының Лашман мәктәбе директоры урынбасары Илдар Мөбарәкшин моны мәгарифкә балта чабу дип саный. Авырткан урыннан кул китми шул.
– Барлык баланы да вундеркинд дип беләләр, ахры. Әлифба укытучыларга, ягъни башлангыч сыйныф укытучыларына бер нидә булмаячак бит, – ди Илдар Мөбарәкшин. – Бар баланың да белеме бер төрле түгел. Авыл җирендә бөтенләй дә... Киләчәктә зуррак авылларда да санаулы гына балалар калачак. Шартлар шәһәрдәгечә, заманча түгел, укытучылар олыгая. Авылларда ничек булса да, яшь укытучылар кирәк. Яңа техника, технология, алымнар кулланырга... Бар җирдә дә көндәшлек булырга тиештер.
Аның әйтүенчә, эш хакы әйбәт булса, барлык укытучылар да мәктәпкә кайтыр иде. Бер ярым, ике, өч ставка кирәкми. Алай булырга да тиеш түгел. Лаеклы бер 1 ставкада эшләсен. Бер ярым, ике, өч ставкада эшләүне тыярга кирәк. Ни өчен дигәндә, сыйфат югала. Һәр укытучыга –18 сәгать һәм нәтиҗә дә булачак. Бер ставкага яхшы эш хакы була икән, бик әйбәт. Артык дәресләр укуның сыйфатын гына төшерә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез