Үләнче Фирая Захарова себерке җыю серләре белән уртаклашты, мунчаның файдасы турында тагын бер тапкыр искә төшерде.
Кайчан җыясы
– Мунча себеркесен безнең якларда июньнән июль уртасына кадәр җыеп калырга кирәк. Бу чорда әзерләнгән миллек яфраклары файдалы матдәләрен үзенә җыеп бетерә, тиз генә коелмый, йомшак була. Ә менә имән себеркесе хәстәрен соңрак – июль уртасыннан август башына кадәр күрәләр. Юкәне чәчәкләре коелгач та җыярга мөмкин. Халыкта, себеркене, гомумән, үләннәрне Питрауга (12 июльгә туры килә) кадәр җыеп калырга кирәк, дигән гыйбарә яши. Ләкин бит хәзер климат үзгәрде. Чәчәкләренең ачылганмы-юкмы, яфракларының өлгергәнме-юкмы икәненә карап җыярга кирәк.
Иң сихәтлесе
Каен себеркесе иң шифалысы булып санала. Организмны чистарта ул. Кайрысы, бөреләре, яфраклары бик күп файдалы матдәләрдән тора. Алар, тән тиресе аша үтеп, токсин һәм шлакларны чыгара. Юкә себеркесе – икенче урында. Тән тиресе күзәнәкләрен чистарта, иммунитетны ныгыта, баш миен тынычландыра. Имән (эфир майларына бай) һәм усак (тәннең бөтен күзәнәкләрен «уятып», сихәтләндереп җибәрә) себеркесе дә әйбәт. Шулай ук артыш (можжевельник), чыршы себеркесе үтә хуш исле, шифалы, тәнгә массаж кебек тәэсир итә. Боларын марля белән төреп чабынырга кирәк. Чыршыныкын, тәнне чәнчегәнлектән, кайберәүләр бик үк өнәп бетермәскә мөмкин. Шулай икән, аны мунча стенасына элеп кенә куярга мөмкин. Ул югары температурада эфир майлары бүлеп чыгара. Ә алар сулыш органнары, нерв системасы өчен гаять файдалы.
Үләнлесе
Кемдер мунча себеркесен әрем, сары мәтрүшкә, кычыткан кебек үләннәр кыстырып бәйли, кайберәүләр үләннәрдән генә себерке ясый. Гөлбадран (пижма) да бу максатта бик кулай. Әлеге үләнне чәчәк атканда җыярга кирәк. Бөтнекне исә җәй буе җыярга мөмкин: тән тиресен яшәртә, тынычландыра, сулыш юлларына уңай йогынты ясый.
Ләкин организмыңны «тыңлап» кына чабыну, ягъни кан басымындагы, аллергия, сулыш юлларындагы кимчелекләрне онытмау кирәк. Шулай ук ялкынсыну вакытында, йөрәк-кан тамырлары авырулары көчәйгәндә чабынырга киңәш ителми.
Дөрес куллану
Яңа себеркене, йомшартып җибәрү өчен, җиңелчә генә каккалап-суккалап куйсаң, шул җитә. Кипкәнен исә башта 1 минутка салкын суга тыгып алалар. Шуннан кайнар суда (температурасы 80 градус чамасы булырга тиеш) 20 минут чамасы тоталар.
Себеркене судан алып, артык суын коеп төшергәч, мунча ташына су сибәләр һәм миллекне түшәмгә кадәр күтәреп, кулда берничә тапкыр әйләндерәләр. Бу, тәнне җылытып, мунча һавасына каен фитонцидлары бөрки.
Чабына башлаганчы, мунча ташы өстенә куеп җылытылган себеркене тәнгә тидермичә генә җилписе. Шуннан соң себерке белән сыйпап, суккалап, бөтен тән буйлап «йөреп» чыгасы. Лимфа агымы буйлап – аяклардан өскә таба чабынасы. Бер тапкыр чабыну 3–5 минуттан артмасын.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез