Умырткадан башлана: мәктәп укучыларының 29 проценты умыртка баганасы кәкрәюдән (сколиоз) интегә

Балалар арасында уздырылган диспансеризация нәтиҗәләренә ышансаң, бүген Россиядә мәктәп укучыларының 29 проценты умыртка баганасы кәкрәюдән (сколиоз) интегә. Ул нәрсәсе белән куркыныч? Умыртка баганасы кәкрәймәсен өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк?

Табиб-остеопат Алмаз Дияров шул хакта сөйләде.

Ничек пәйда була? Сколиоз, иң беренче чиратта, төз басып йөрмәү, өстәл янында дөрес утырмау аркасында кәкрәя. Сколиоз арка мускуллары көчсезләнү, бер кулда гына авыр букча күтәреп йөрү аркасында да барлыкка килә ала. Ул нәселдән дә күчәргә мөмкин. Яшь организмга Д витамины җитмәгәндә, организмда рахит пәйда була. Ул үз чиратында шулай ук умыртка баганасы кәкрәюгә китерә.

Күбрәк кемдә очрый? Бала 5–8 сыйныфта укыган чорда аның умыртка баганасына аеруча игътибар итәргә кирәк. Ник дигәндә, бу вакытта балалар гадәттә кисәк кенә үсеп китә. Үсеш чорында исә умыртка баганасы үзгәрешләргә бирешүчән була. Сүз уңаеннан, сколиозның катлаулы формалары хатын-кызлар арасында 3–5 тапкыр ешрак очрый.

Ничек чамаларга? Кеше умыртка баганасы кәкрәюне башта абайламаска да мөмкин. Умыртка баганасы кәкрәюнең 4 стадиясе билгеле. Башлангыч 1–2 нче стадиядә умыртка баганасында бераз гына үзгәрешләр күзәтелә. Еш кына кеше үзендә бернинди авырту сизми. Ара-тирә арка арыган кебек кенә тоелырга мөмкин. Бу стадиядә умыртка баганасы дәвалауга бирешә, сколиозны тулысынча җиңәргә мөмкин. Сколиозның 3–4 нче стадиясе күзәтелгәндә арка авырта, эчке органнар кысылып, аларның эшчәнлеге дә бозылырга мөмкин. Әлеге төр сколиозны дәвалау өчен, гадәттә, ярты елдан да күбрәк вакыт таләп ителә.

Өй шартларында физик күнегүләр ясап җиңеп буламы? Була, әмма бу күнегүләр һәркемгә индивидуаль рәвештә билгеләнергә тиеш. Бер кешегә килешкән физик күнегү икенче берәүгә зыян гына салырга мөмкин. Сүз уңаеннан, умыртка баганасы кәкрәю мануаль, физиотерапия алымнары, массаж ярдәмендә дәвалана.

Ничек сакланырга? Барлык чирләр умыртка баганасыннан башлана. Шуңа күрә сәламәт булыйм дисәң, иң беренче чиратта умыртка баганасын сакларга кирәк. Баланың умыртка баганасына аеруча игътибарлы булу сорала. Аның өстәл янында дөрес утыруын даими рәвештә контрольдә тотарга, аны компьютер, телефон каршында озак утыртмаска кирәк. Бала күбрәк спорт белән шөгыльләнсен. Мәктәп букчасы да бер яклы гына түгел, ике җилкәгә дә күтәрә торган, уңайлы булсын.

Сколиозга каршы өй шартларында күнегүләр

  1. Идәнгә ятарга. Аяк үкчәләрен үзеңә таба борыбрак куярга һәм өскә-аска елан кебек шуышып, хәрәкәтләр ясарга. Бер литрлы пластмасса шешәгә җылы су тутырып, шуның өстендә арка белән тәгәрәргә дә мөмкин.
  2. Яткан килеш аяк-куллар белән «волейбол уйнарга», ягъни туп сикерткәндәге кебек хәрәкәтләр ясарга кирәк булачак. Әлеге күнегүне ун минут эшләргә кирәк. Ял иткәндә сулыш күнегүләре ясарга мөмкин. Моның өчен учларны кушып куярга, аяк табаннарын берләштерергә кирәк. Куллар белән өскә-аска хәрәкәтләр ясап, дөрес итеп суларга. Сулыш алганда эчне кабартырга, сулыш чыгарганда үзеңә тартырга кирәк.
  3. Кулларны өскә сузарга. Беррәттән ике кулны өскә һәм бер үкчәне аска тартырга кирәк. Шушы халәттә җидегә кадәр санаганчы торырга. Шуннан соң икенче аяк үкчәсен тартырга.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре