Газетага язылу

Уң кулың белән биргән сәдакаңны сул кулың да белмәсен

Уң кулың белән биргән сәдакаңны сул кулың да белмәсен, ди халык. Бу әдәпне саклау бик җиңел хәзер. Ният булганда, теләгән кешегә сәдаканы онлайн банк аша гына күчерәбез. Беркем белми кала. Шул исәптән... балалар да. Ә алар кемнән күреп өйрәнергә тиеш соң алайса?

Уң кулың белән биргән сәдакаңны сул кулың да белмәсен
ru.pinterest.com

Бәләкәй чакта әбиләргә гает сәдакасын без – балалар илтә идек. «Әби, Ураза гаете сәдакасын китердек», – дип әйтергә куша нәнә. «Онытмагыз!» – дип тә кисәтеп куя.  Бала өчен авыррак сүзләр булгандыр инде, елга берничә генә әйтелә бит. Нәнә биргән биш сум акчаны учлап, әйтергә кирәкле сүзләрне онытмаска тырышып, сеңлем белән иң элек якындарак яшәүче әби-бабайга керәбез. Анда барып җиткәнче кирәкле сүзләр онытылмый әле, өч өй аша гына яшиләр. Аннары югары очтагы әбиләргә таба атлыйбыз. Ну менә ерак юлда шушы сүзләрне ничек төшереп калдырмаска инде?! Урам буйлап олы кешеләр белән исәнләшеп барасы бит әле.

– Исәнмесез! – дип, очраган чираттагы авылдашка сәлам бирәбез дә, аннан җавап та ишетмичә, нәнә әйткән теге сүзләрне кабатларга тотынабыз. Ураза гаете сәдакасы, Ураза гаете сәдакасы...

– Кая киттегез болай парлашып? – дип сорый Хәмдениса апа. Хәзер сөйләсәм, теге сүзләр онытыла. Ул сүзләрне әйтмәсәм, әби бу акчаның нәрсәгә икәнен кайдан белә инде?! Уф, Хәмдениса апа, тапкансың сөйләшер вакыт. Җавапсыз да калырга ярамый бит инде.

– Әбиләргә, – дибез дә йөгереп үк китәбез. Тагын да кызыксына башласа, эшләр харап, теге сүзләрне яңадан кайтып нәнәдән сорыйсы була. Ураза гаете сәдакасы, Ураза гаете сәдакасы...

Гаетләрдә әби-бабайларга сәдака илтү әнә шундый үтә дә җаваплы бер эш булып хәтергә сеңеп калган. Инде кирәкле сүзләрне әйтеп, теге биш сумлыкларны әби белән бабайның кулына тоттыргач, бик зур эш башкарган кеше кебек, сөенечтән сикерә-сикерә, өйгә кайтып китәбез. Уч төбендәге тимер акчаны кысып тотудан уелып калган эзләрне, тимер акча исен әле дә хәтерлим.

Күршедә ялгыз яшәүче Санафраз апаны сөендерим дисәң, чишмә суы алып кайтып бир. Үзе көянтә-чиләк асып чишмәгә йөрерлек хәлдә түгел инде. Колонкадан су күтәреп кайтканда көянтә белән каршысына очрасам,  минем өчен сөенеп, хәерле юл теләп кала. Үзебезгә дигән суны алып кайтып, кисмәккә аударгач, яңадан чишмәгә китәм. Бу юлы Санафраз апага инде. Шул чишмә суына сабый бала кебек куанганын күрсәгез! Сөенеченнән кычкырыплар көлеп җибәрә. Колонкадан үзе алып кергән суларын бушатырга ярдәм итәм, аннары үземнең чиләктәге салкын чишмә суын аның чиләкләренә агызам. Ә Санафраз апа инде бертуктаусыз теләкләрен яудыра: «Я Раббым, Аллаһ бәхетегезне киң итсен. Үз тиңегезне табып, рәхәттә яшәгез, юлларыгызда яхшы кешеләр генә очрасын. Алланың рәхмәте төшкереләр, су –  иң зур сәдака бит ул!»

Мин инде буш чиләкләремне күтәреп, үзебезнең өйгә җитеп киләм, мине капка төбенә кадәр чыгып озатып калган күршебезнең теләкләре әле дә туктамый, монда кадәр ишетелеп тора. Имтихан бирәсе, юлга чыгасы булса да, зур сөенечем булса да күрше әбине сөендерергә, аннан хәер-дога алырга гадәтләндем шулай.

Безгә сәдака бирү әдәбен әнә шулай өйрәткәннәр. Ә без үз балаларыбызны бу сабактан мәхрүм итмибезме? Тормышыбыз күпкә җиңел, кулдан кулга тапшыру кирәк тә булмаган заманада, сәдака савабын балаларга да аңлатырга иде бит.

Үзебездә бер гадәт булдырдык. Хәзер сәдака турыда ирем белән гаиләбез төркемендә язышабыз. Вәгазь сөйләп, өйрәтеп түгел, әлбәттә. Алар аны укып та тормас дигән шик бар. Болай гына, үзара сөйләшкән кебек яңгырый бу сабак. «Бу балага фәлән сум сәдака күчерик, операциягә җыялар», – дип фотосын җибәрәбез. «Җомга намазына баргач, мәчеткә сәдака калдырдым», – дип, әтиләре мәчеттән фото сала. «Менә бу кешеләрнең өе янган. Әйдә, фәлән сум күчерик, сәдака булсын, Аллаһ кабул итсен», – дип, гаилә төркемендә киңәшләшкән булабыз.

Изге рамазан аена санаулы көннәр калып бара. Гадәттәгедән күбрәк хәерле гамәлләр кыла торган, мохтаҗларга ярдәм кулы суза торган, сәдакаларга мул ай. Саваплы гамәлегезне һәрвакыт күреп, белеп торырга тиешле кешеләрегезне – балаларыгызны онытмагыз.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре