«Уңыш яхшы, тик алдан кычкырырга да куркыта»

Кырларда эшнең туктап торганы юк. Терлек азыгы әзерләү өчен дә ел уңышлы булырга охшап тора. Шуңа күрә бу көннәр – көзге-кышкы айларда терлекләрне сыйфатлы ашату өчен азык әзерләүнең иң кызган чоры. «Терлек азыгы әзерләү өчен иң кулай вакыт хәзер, бер-ике атнадан инде соң булырга мөмкин. Һәр үткән көн азыкның туклыклылыгын киметә, яшел үләннең үскәнен көтеп утырудан мәгънә юк», – ди авыл хезмәтчәннәре. 

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 17 июньгә булган мәгълүматлары буенча, республикада 317 мең 936 тонна сенаж, 22 мең 456 тонна печән әзерләнгән. Күпьеллык үләннәр 82 мең 212 гектарда чабылган.

– Быел уңыш яхшы, әлбәттә, тик алдан кычкырырга да куркыта. Булганны әрәм итмичә җыеп алырга кирәк бит әле, – ди Апас районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Радик Гыйсмәтов. – Узган ел авыррак булган иде бит. Фермерларга читтән дә ташырга туры килде. Быел әлегә хәлләр куандыра.

Җитәкче әйтүенчә, Апас районындагы терлекләргә ашатыр өчен сезонга 70 мең тонна сенаж кирәк булачак. Әлегә 10 мең тоннасы базга салынган. Печән җирләренең дә 10–15 проценты чабылган.

– Эш күп әле. Әлегә 8 мең гектардан артык мәйдандагы күпьеллык үләннең 2 мең гектардан артыгы чабып алынган. Соңгы вакытларда яңгырлар да яугалап тора, җылысы да җитәрлек. Шунлыктан күпьеллык үләннәр кинәт үсеп китте. Үз малларыбызга җитәрлек азык әзерли алырбыз дип өметләнәбез, – диде Радик Гыйсмәтов.

Зәй районында да 2 мең гектар тирәсе мәйданда күпьеллык үләннәр чабылган, 10 мең тонна сенаж базга кайтарып бушатылган.

– Суыклар булгач, башта үләннәр үсеп китә алмый торды. Аннан соң җылытып җибәргәч, кинәт буйга киттеләр. Шулай да көтелгән күләм булмады. Үләнне 2–3 сәгать алдан гына чабабыз. Башка еллардагы шикелле алдан чабып кую дигән нәрсә юк, чөнки көннәр бик эссе тора. Нинди дә булса тоткарлыклар килеп чыкса, кибеп, печәнгә алырга туры килмәсен, дибез, – ди районның идарә башлыгы Фәргать Камалиев.

Бу көннәрдә «Агросила» холдингы Сарман районында 4 мең башка исәпләнгән яңа комплекс төзи. Ул ачылгач, Зәйнең күп сөт бирә торган якынча 1 мең сыерын әлеге комплекска алып китәчәкләр.

– Сыер саны кимесә дә, азыкны барыбер шул күләмдә әзерлибез, чөнки Сарманга ташып ашатачаклар. Азнакай  районындагы комплекска да алып китеп ашаттылар. Заманында күпьеллык үләннәрне 8–9 мең гектар мәйданда үстерә идек, хәзер 4300 гектар гына калды. Аның каравы елдан-ел чөгендер мәйданнарын арттырабыз, – диде Фәргать Камалиев.

Узган ел башта – суык, аннан соң корылык булу сәбәпле, Азнакай, Актаныш, Ютазы, Баулы районнары хуҗалыклары җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерли алмады. Шуңа күрә башка төбәкләрдән ташырга туры килде. Быел исә хәлләр сөендерә.

– Мондый уңышлы язның күптәннән булганы юк иде. Башта суыклар булса да, ара-тирә яңгырлар явып узу да, җылысы да куандыра. Үләннәр тиз үсеп китте. Уҗымнар да куандыра. Борчак, карабодай, кукурузларны алдан чәчәргә ашыкмадык, суыклар алдыннан һәм алар узып киткәч кенә җиргә кереп урнаштылар. Шуңа күрә зарланырлык сәбәп юк, – ди районның идарә башлыгы Рамил Исламов. – Башта люцернага суык тигереп, куркытып алды, әлбәттә. Ләкин башка үләннәр, узган елгы белән чагыштырганда, яхшы. Сенаж салуга керештек. 8 мең тоннага якын сенаж салынды, печән әзерли башладык. Ләкин яңгырлар кирәк әле, һава торышы бик эссе тора. Гомумән алганда, узган елгы белән чагыштырганда, вазгыять җир белән күк арасы шикелле.

Арча районының «Ак барс» агрокомплексы хәзерге вакытта 2000 тонна сенаж, 200 тонна печән әзерләгән. Хуҗалык тәүлегенә 30 тонна сөт савыл ала. Бу – районда икенче күрсәткеч.

– Узган ел әлеге хуҗалыкта эшләмәгәч, чагыштырып әйтергә авыррак. Ләкин гомуми вазгыятьтән чыгып караганда, быел уңыш яхшырак төсле, – диде оешманың директоры Ленар Абдуллин. –  Хәзер төп игътибарны терлек азыгы әзерләүгә бирәбез. Бер базны сенаж белән тутырып куйдык. «МакДон» тракторы белән Ренат Котдусов һәм Рамил Нуриев күпьеллыкларны теземнәргә сала. Сенаж салу белән беррәттән печән әзерләү дә бара. Авырлыклар бар дип әйтеп булмый, бөтен эшләр дә план буенча бара.

Эре хуҗалыкларның гына түгел, фермерларның да кәефләре яхшы. Аксубай районы фермеры Әлфирә Шакирова әйтүенчә, быел әлегә борчылырга сәбәп юк, һәркем үз хуҗалыгындагы малларны кайгыртып йөри.

– Быел авырлык булмас төсле. Күпчелегебез печән әзерли башлады инде, – диде ул.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре