Бүген Теләче районында узган Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак күчмә утырышында урман хуҗалыгын үстерү һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Парламентарийлар шулай ук урманнардан файдалану турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар. Комитет эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин, ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, республиканың профильле ведомстволары вәкилләре катнашты.
Утырыш башланганчы депутатлар «Теләче» сәнәгать паркы территориясендә эшләүче предприятиеләрдә булдылар. Парламентарийларга үз компанияләренең җитештерү потенциалы һәм эшчәнлегенең перспектив юнәлешләре турында «Кряж» ҖЧҖ, икенчел гранулалар җитештерүче «ЛМР-Пласт» ҖЧҖ, «Богородские розы» ҖЧҖ җитәкчеләре һәм белгечләре сөйләде. Моннан тыш, район кунаклары «С.Ш.Гыйниятуллин исемендәге племрепродукт» ҖЧҖ карамагындагы татар токымлы атлар үрчетелә торган фермада булдылар. Эшмәкәрләр белән әңгәмәдә экологик законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә һәм эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме чараларына аерым басым ясалды.
Комитет утырышы район Советы бинасында узды.
Депутатларны муниципалитетның социаль-икътисадый үсешенең төп күрсәткечләре белән таныштырып, Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин район икътисадына «Теләче» сәнәгать паркы резидентларының һәм аграр сектор хуҗалыкларының керткән өлеше турында сөйләде. 2024 ел нәтиҗәләре буенча тулай территориаль продукт 10,5 млрд сумнан артык тәшкил иткән. Кулланучыларга үзләрендә җитештерелгән 4,4 млрд сумлык продукция озатылган. Районның гомуми икътисадында кече бизнес субъектлары өлеше 32% тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы җитештерү структурасында 27% тәшкил итә. Узган ел 2,1 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Еллык үсеш 120 % тәшкил иткән.
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә буенча мәгълүматны урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров җиткерде.
Равил Кузюров билгеләп үткәнчә, республика территориясенең 19%ы урманнарга карый. «Республикада «Урман хуҗалыгы» ДБУ составында икенче типтагы 20 урман янгыннары станциясе, «Урман янгыннары үзәге» ДБУ составында өченче типтагы 5 урман янгыннары станциясе һәм «Урман хуҗалыгы» ДБУ составында янгынга каршы инвентарь туплаучы 14 пункт эшли. 2025 елның янгын куркынычы сезонына урман янгыннары формированиеләрендә кешеләр, техника һәм җайланмалар тулысынча тупланган.
Республикада урман янгыннарын кисәтү максатларында урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча комплекслы чаралар үткәрелә, шул исәптән янгынга каршы минераллаштырылган полосалар кору һәм аларны карау, янгынга каршы юллар төзү, урманнарда гражданнарның ял итү зоналарын төзекләндерү, янгынга каршы тематикага мәгълүмат стендлары, аншлаглар һәм калканнар урнаштыру, шулай ук шлагбаумнарны ремонтлау.
«Урманнарда янгын куркынычы мониторингы җир өсте, авиация һәм космик чаралар кулланып башкарыла, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – Урманнарда янгын куркынычына космик мониторинг үткәрү өчен Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының дистанцион мониторинг мәгълүмати системасында керү мөмкинлеге булдырылды, аның ярдәмендә 431 термик нокта теркәлде. 2025 елда урман фонды территорияләрендә янгыннар теркәлмәде».
Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, министрлык мәгълүматына аңлатма биреп, урман торгызу эшләрен активлаштыру зарурлыгына игътибар итте. «Республикада урман фондын янгыннан саклау мәсьәләләре уңышлы хәл ителә, – диде ул. – Әмма тармакта урманнарның картаюы белән бәйле кайбер проблемалар кала. Бер үк вакытта иске фондны кисеп республиканың урман массивын яңарту законнарга яңача якын килүне таләп итә».
Бүген үк комитет утырышында урманнардан файдалану турындагы республика законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты каралды. Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе Урман кодексына кертелгән үзгәрешләр РФ субъектлары дәүләт хакимияте органнарының урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге вәкаләтләренә кагылган. «Закон проекты тарафыннан «Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында» ТР законының Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге вәкаләтләрен билгеләүче 3 статьясына үзгәрешләр кертергә һәм күрсәтелгән вәкаләтләрне урман хуҗалыгы министрлыгы вәкаләтләренә кертергә тәкъдим ителә, – дип аңлатты профильле комитет башлыгы. – Шулай ук күрсәтелгән органга урман комплексының федераль дәүләти мәгълүмат системасына белешмәләр кертү һәм күрсәтелгән системада документлар урнаштыру вәкаләтен беркетү тәкъдим ителә».
Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез