Газетага язылу

Урындык астында: Зыятдиновлар югалган акча табылыр дип өметләнә

– Өебездән 700 мең сум акча югалды. Улымның бөртекләп җыйган акчасы бу. Полиция бүлегенә дә хәбәр иттек. Ике ай вакыт узып бара, тик әлегә өметле хәбәр юк. Нишләргә дә белмибез, – ди шалтыратты безгә Теләче районының Яңа Җөри авылыннан Мәүгыйҗә апа Зыятдинова. Районга баргач, укучыбызның хәлен белешеп чыктык.

Урындык астында: Зыятдиновлар югалган акча табылыр дип өметләнә
Илдар Мөхәммәтҗанов

Чит-ятлар йөрмиме?

Яңа Җөри – бик кечкенә авыл. Монда 11 йортта 15 тән артык кеше яши. Күбесенең капкалары бикле. Бирегә килгәч, беренче чиратта, аулак җир дип, чит-ят кешеләр килеп йөрмиме икән, дигән сорау туды. Беркатлы авыл халкын төрле яклап алдап-йолдап китү очракларын ишетеп торабыз бит. «Авылыбыз бик тыныч. Чит кешеләрнең килгәне юк, шөкер», – диде Мәүгыйҗә апа. Әмма кечкенә авылның матур табигате артистларны җәлеп иткән. Узган ел Яңа Җөри «Кеше китә, җыры кала» сериалының бер өлешен төшерделәр. Мәүгыйҗә апа да артистларны үз өендә кунак иткән. «Өйдә хәтта 40 лап кеше җыелган чаклар да булды, ничек килгән кешедән шикләнәсең», – ди ул. Хуҗабикә 72 яшьтә булса да, үзе дә концертларда катнаша. Ә кинода ул улы Фидәил белән бергәләп төшкән.

Тагын бер тетрәү

– Әй, балакаем, әгәр 100 мең генә сум югалган булса, полициягә хәбәр дә итмәгән булыр идем, бәлкем. 700 мең бит ул! Улымның тиенләп җыйган акчасы, – дип сөйли башлады Мәүгыйҗә апа югалган акча турында. – Фидәил 4 нче курста укыганда мотоциклда юл фаҗигасенә очрады. Ул чакта чит телләр факультетында укый иде. Ай буе аңсыз ятты. Зур авырлык белән генә аякка басты. Шуннан соң укуын дәвам итә алмады. III төркем инвалид. Әмма эшсез тормый. Мал-туар асрап көн күрәбез. Җае чыкканда шабашкага йөри. Бу акча – аның пенсиясе һәм эшләп тапкан хәләл көче.

Мәүгыйҗә апа әйтүенчә, улы акчаны үз бүлмәсендәге урындык астындагы аяк киеме тартмасында саклаган.

– Өйгә теләсә кем кергәне юк, әмма шикләнгән кешеләребез бар. Алар безгә кереп йөргәләде. Улым белән кәрт тә уйныйлар иде. Улыгыз алгандыр яки башка җиргә тыгып куйгандыр да оныткандыр, дип әйтүчеләр дә бар. Алса, әйтер иде ул миңа. Тартмада 863 мең сум акча бар иде. Шуннан 163 меңе генә калган, калганыннан җилләр искән. Идән юганда, тартманы ара-тирә караштыргалый идем. Югалуын 7 сентябрьдә генә белдек. Августның 17 сендә улым белән күрше авылга концерт карарга барган идек. Ачкычны үзебез белән алмадык. Билгеле урынга куеп калдырдык. Менә шул көнне югалгандыр дигән шик тә бар. Башка җиргә чыгып киткәнебез булмады. Шикле кешеләрнең барысын җыеп, ялганны ачыклый торган детекторга алып барсыннар. Без барырга курыкмыйбыз, чөнки гаебебез юк.

Мәүгыйҗә апа әйтүенчә, ул инде ике ай буе шул акча турында гына уйлап яши. Улы Фидәил: «Әни, шулкадәр борчылма, башыңа зыян килер», – дип тынычландыра икән. Тик әле тынычланыр өчен өмет очкыны күренми. Шул ук вакытта акчаны өйдә саклавы өчен дә үкенә. Итәк-җиңне җыеп йөрергә кирәк шул. «Ераграк урынга яшерәсе калган. Монысы инде – кешегә ышану бәласе. Картада җыеп барсаң да, тулысынча ышаныч юк. Мошенниклар халыкны гел алдалап тора бит», – ди ул.

Казанга кайткач, телефон аша Фидәил белән дә сөйләшеп алдык. Без барганда, ул районга чыгып киткән иде.

– Акчаны гел санап тормадым инде. Ничә ел буе шунда җыелып барды бит ул. Чыгымнарны бер кәгазьгә язып барам. Гадәттә шабашкада күбрәк акча эшләгән чакларда өстәп куям. Кирәкле әйберләрне дә үзем алам. Кием алганда 4–5 мең сум акча тотыла. Тиктомалдан акча туздыра торган гадәтем юк. Берәүгә дә әҗәткә бирмәдем. Үзем дә кагылмадым, каядыр онытып тыгып та куймадым, – ди 42 яшьлек Фидәил.

Өмет һәрвакыт бар

Кырын эшнең очы күренәме? Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районындагы бүлеге башлыгы белән шул сорауга җавап табарга тырыштык.

– Районда мондый зур суммада акча югалганы юк. Яңа Җөри авылындагы очрак буенча җинаять эше кузгатылды. Тикшерү эшләре алып барыла. Ул апаның борчылуын аңлыйбыз. Шикле кешеләрнең барысыннан да сорау алынган. Хәзерге вакытта бармак төртеп күрсәтерлек кеше юк. Тикшерү эше дәвам итә, – ди район бүлеге башлыгы Илнар Зиннәтуллин. – Өйгә бернинди ватып, бәреп керү эзләре табылмады. Башка кешенең катнашуы сорау тудыра. Без барлык версияләрне дә карыйбыз. Урлау да булырга мөмкин. Ә бәлки ул егет аны башка җиргә күчереп, оныткандыр. Тартмадан күпмедер күләмдә акча алынган, әмма нишләптер күпмедер өлеше шул килеш калган. Монысы да сорау тудыра. «Безгә башка чит кеше кермәде», – дип тә әйтәләр. Үзләре һәрвакыт өйдә, хуҗалыкны озак вакытка калдырып чыгып киткәннәре юк. Табылу өмете һәрвакыт бар.

Мондый күңелсез хәлләр килеп чыкмас өчен нишләргә? Анысына Илнар Зиннәтуллин болай дип җавап бирде:

– Күпме акча эшләвегез турында берәүгә дә сөйләмәгез. Аның кая яшерелгәнен дә күрсәтәсе түгел. Акчаны ышанычлы урында сакларга кирәк. Күпләр акчаны шкафтагы кием астына куярга гадәтләнгән. Халыкның 80 проценты шунда яшерә, 60 проценты сандыкка салып куя. Мондый урыннар каракларга да билгеле. Алар иң беренче шуннан эзли башлый. Кешенең башына килмәслек урынга яшерергә кирәк. Иң әйбәте – банкта саклау, картага салу. Ишекне дә бикләп йөрергә кирәк. Таяк терәтеп кую өйне бикләү дигән сүз түгел. Акчагызны каядыр яшереп саклыйсыз икән, аның урында булу-булмавын караштырып торыгыз.

Авылда тынычлыкмы?

Фәния Галиева, Азнакай районының Сәпәй авыл җирлеге башлыгы:

– Авыл халкының тиз ышана торган гадәте бар. Авылларга кемнәр генә килми бит. Чегәннәре дә, төрле хезмәт күрсәтәм, дип алдап-йолдап йөрүчеләре дә күренгәли. Шөкер, зыян күрүчеләр юк. Безнең җирлеккә ике авыл керә. 60 кеше яши торган Мачаклыбаш авылына «Телефоннарыгызны өзәбез», – дип шалтыратканнар. Андый очракта авыл кешесе тизрәк безгә хәбәр итә. «Таттелеком»нан белешәм. «Ышанмасыннар, безнекеләр түгел», – ди алар. Ике еллап элек, электриклар йөри икән, дигән хәбәр килде. Мошенниклар иде бу. «Бернинди электрик, газовикларга ышанмагыз. Алар техник хезмәт күрсәтергә килгән очракта, башта безгә хәбәр итәләр», – дип аңлатам. «Беркемгә карта номерыгызны бирмәгез, өй документларын күрсәтмәгез», – дип кат-кат кисәтеп торам. Сатучыларны да өйләренә кертмәскә кушам. Товар сатучылар безнең аша эшләргә тиеш. Шул очракта клубка кертәбез, шунда кирәк-ярагын саталар.

Авыл кешесе игътибарлы булырга өйрәнә. Тимер-томыр җыеп йөрүчеләр күренсә дә, шалтырата хәзер. Җәй көне чегәннәр йөргән иде. Машиналарын авыл башына кадәр озатырга туры килде. «Сезнең белән ачуланышасым килми, бу авылга башка кермисез», – дип кисәттем.

Хәзер авыр вакытларыннан файдаланып, СВО гаиләләрен алдый башладылар. «Беркемгә бернәрсә сөйләмәгез. Хәрби комиссариаттан дип шалтыратсалар да, авыл җирлегенә хәбәр итегез», – дим. Район эчке эшләр бүлеге дә очрашуларда кайда нинди хәлләр булганын сөйләп тора. Без инде авыл төркемнәрендә мондый очраклар турында кисәтәбез. Бер тапкыр язып кына булмый, аны гел әйтеп торырга кирәк. Шул чакта халык та итәк-җиңнәрен җыярга өйрәнәчәк.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре