Юлда аздан гына сыер белән «сөзешми» калдым. Машиналар күп йөрмәгән таныш тар юл буйлап җыр тыңлап, шактый гына кызу барган мәлне, саргылт-кызыл төстәге олы сыер, асфальтның уң ягындагы моңарчы үзе чемченгән үләнне ни сәбәпледер ошатып бетермичә, сөт белән тулган олы җилемнәрен арт аяклары арасына көчкә сыйдырып, чатанлый-чатанлый кисәк кенә юл аша чыга башлады.
Күпме басып була, батырып тормозга бастым. Бөтенләй әйләнмәс булган тәгәрмәчләр, коры асфальтта чыелдап, шытырдап, шуып бардылар да, инде йә руль, йә аны тоткан куллар шартлап сына дигәндә генә, машинаны шып туктаттылар. Мин куркырга да, каушарга да белми торган арада, сөтлебикә, үз дәрәҗәсен үзе бик тә белеп, гел дә кабаланмас-пошмастан, миңа борылып та карамыйча, машинадан бары ике адымда гына, бер дә исе китмәгән кыяфәттә юлның икенче ягына юнәлде.
Ул мизгелдә сүгенүдән көчкә тыелып калсам да, машинадан төшеп бераз аңыма килгәч һәм дә аздан гына чәкешми калып та, аппетиты һич тә бозылмастан янәдән үләнгә үрелгән терлеккә бертын карап торгач, капылт кына ихатабызда сыер мөгрәп торган балачагым, сыер куган, сыер саклаган, чумырып алып катык ашаган вакытлар искә төште. Тәбәнәгрәк буйлы кашка, ягъни маңгаенда ярымайга охшаш ак тамгасы да булган, безне һәрчак ризыклы иткән куе сөтле сыерыбызны искә төшерде ул көтелмәгән очрашу.
Йомарланып, кәкрәеп килеп, очы маңгаена карап торган олы мөгезләре белән җил капканы төртеп ачып, көтүдән кайтып керер иде дә, «мин кайттым» дигән кебек, ипле генә итеп, ярты тавышы белән мөгрәп куяр иде. Тын да алмыйча алдан ук әзерләп куелган, җәй җылысы җылымсалаткан ике чиләк кое суын сөзеп эчеп куйганнан соң, «пыф-пыф» килеп, әбекәй бакча утап җыйган эт эчәгесе, йә булмаса, мин кайдан эләкте, шуннан чабып алып кайткан үлән салынган почмакка – саву урынына ашыгыр иде. Кечерәк булса да, сөтне мулдан бирде ул. Барлы-юклы печән белән начар гына абзар-курада кыш чыгып, һәр язны үзе кебек үк мөлдерәмә олы күзле җете кызыл бозау алып кайта торган, талымсыз, башка ризык булмаганда саламнан да баш тартмаган сыеркаебызны, картайды дип, колхозга иткә биргәндә, әнкәйнең алдан аны бау белән җитәкләп барганы, ә минем – ун-унбер яшьлек малайның, сыерыбызны җибәрәсем килмичә, тавышсыз гына шыңшып, арттан куалаганым хәтергә уелып калган...
Сөтлебикә. Малкай. Сыер галиҗәнаплары. Әлеге хайванны шулай галиҗәнап дип атарга, зурларга, хәтта, әйтер идем, хөрмәтләп аңа башны ияргә дә нигез бардыр ул. Әле һаман да, хәзер дә, югары технологияләр, электроника, төрледән-төрле ясалмалыклар белән тулы бүгенге дәвердә дә, безне барыбызны да, шул исәптән сыерны рәсемнәрдә генә күргән кайбер шәһәр кешеләрен дә, туендырып, ашатып тора торган төп терлек нәкъ менә шушы без селкенмәс, пошмас, ваемсыз санаган мал икәнен бик еш истән чыгарабыз шул без.
Бер матур гына көнне кибетләрдә ит белән май, каймак, катык, эремчек ише нәрсәләр бөтенләй юкка чыкты дип күз алдына китерик. Шуннан ни була? Берни дә булмый, тамак кына ач кала. Коры ипи белән, яшелчә, бәрәңге белән ерак китә алмыйсың. Мин үскәндә бер көтүче агай әйтә иде: бәрәңге ул барганда гына алып бара, кайтканда алып кайтмый, дип. Шөкер, кибетләрдә әлегә барысы да бар. Шуңадыр бәлки, елына бер-ике тапкыр, ялгыш яки очраклы гына читтән, ерактан, узып барышлый гына күргән шәһәр кешесе сыер малына күбрәк олы ит кисәгенә, йә булмаса, сөт флягасына караган кебегрәк карарга гадәтләнгән. Андыйлар фатирындагы бозау чаклы овчаркасын, йә чырае җимерек бульдогын ныграк ярата, ныграк кадерли. Ни дисәң дә, аның ише «мал» каланың карт сабыйларына тере уенчык, таш джунглиларда азмы-күпме аның күңелен күрүче, юатучы бит. Эте, песие чирләгәндә төннәр буе йокламаган, системалар куйган, ветеринарларның теңкәсенә тәмам тигән танышларым бар. Сыер мескенгә дару каптырып, системалар куеп тормыйлар. Аз гына чирләп киттеме, тоталар да суялар. Бар булган «кадер-хөрмәт» әнә шул. Кая ул ничә мең еллык озын тарихы булган Һиндстан дигән илдәге кебек бу хайванны изгегә санау. Әмма шулай да без – фәкыйрьләрнең, терлек арасында үскән авыл балаларының, сыерга, гомумән, бар булган мал-туарга карашы икенчерәк дияр идем. Чөнки сыерның үзен, холык-фигылен яхшы беләбез дип әйтү генә аз. Аның кадерен, кирәклеген үтәли аңлыйбыз. Өлкәннәрне тыңлап, сөйләгәннәрен мыекларыбызга урап үстек: әлеге малның күпме гомерләр, ач-ялангач дәверләр аша, без – татарның гына түгел, ярты дөньяның тамагын туйдырып, авыр, ябык елларда ачлыктан коткарып, сөтен-катыгын, итен-маен, ел саен бозавын биреп килгәнен күпкә яхшырак чамалыйбыз. Кеше заты өчен сыер галиҗәнапларыннан да файдалырак башка терлек юк икәнен ныграк сиземлибез...
Мин үскәндә авылда сыер асрамаган өй, хуҗалык юк иде. Аны асрамау булдыксызлык, ялкаулык билгесе булып, хәзерге кебек, баштан ук, сыер яки тана алганчы ук дебет-кредитын, чыгым-керемнәрен чутлап-исәпләп кую да юк иде. Сыерсыз икәнсең, кашык белән каерып алгач кәсләнеп чокыры калган катыгың, ипи калаеннан яңа төшкән хуш исле күмәчкә ягып чәй эчәргә аксыл-сары сөт өстең юк та юк инде синең. Сыерлы икәнсең, син чын хуҗа, юк икән – авыз тутырып май да ашый алмаган бер мескен. Ир-ат исеме күтәреп йөреп, бер сыерлык азык, курмы әзерләп булмый диме инде?! Бездә сыерны аны ирсез хатыннар да тота иде. Ул заманнарда...
Тик менә былтырларны үзем тәгәрәп үскән, сыер саклаган авыл башына барып чыккач, бөтенләй гаҗәпкә калдым. Авыл башын тездән үлән каплаган. Без кайчандыр малкайларны саклап ашаткан урыннар ич бу. Ул вакытларда чирәмлек кайчы белән кыркылган кебек такыр, үләне дә сыер теленә эләгер-эләкмәс кенә булды. Чөнки маллар, шул исәптән сыерлар күп, йөртер, ашатыр җирләр аз иде. Шулай да, караңгы төшкәнчегә чаклы шунда чемченгән сыерлар, абзарга алып кайтарып япканда азмы-күпме туйган булырлар иде.
Ирексездән, их, менә шушында хәзер үзебезнең теге кашка сыерны чыгарып җибәрәсе иде, дип уйлап куйдым. Ул «тырышлыгы», ул аппетиты, ялмап тиз-тиз ашавы белән ике-өч сәгатьтә туяр иде бит малкай. Юк шул, булмый, вакытлар узды инде.
Бүген халык авылларда да ныклап акча санарга өйрәнде. Сыер асраучылар сирәк. Шулай булмаса, тездән үлән үсә алыр идеме икән безнең ул авыл башындагы чирәмлектә. Заманалар үзгәрде. Сыер асрауның файдасы юк, мәшәкате күп, дип аклана бүген авыл кешесе. Маен-каймагын, сөтен бара да кибеттән сатып ала. Итен дә шуннан. Мәгълүм спектакльдә: «Их, ат урлауның тәмен, кызыгын белмисез шул сез, егетләр», – дигән кебек, сыер асрауның тәме, кызыгы, рәхәте югалды, ахры, бүген.
Кемдер бәлки әйтер: сөйләнүе җиңел ул, алай бик акыллы булгач, авылыңа кайт та, асрап кара әле берәр ел сыер, җиңел булырмы, булдыра алырсыңмы, дияр. Килешәм, мәшәкатьле чорда, бүгенге вакчыллыкта, бар халык «экономист» булган заманда, базар икътисады дигән кысмырлык чәчәк атканда, колхозлар бетеп, салам китерергә дә транспорт сорар урын, кеше булмаганда, печән, фураж бәяләре күкләргә сикергәндә авырдыр ул сыер галиҗәнапларын тоту, асрау. Шалкан бәясенә җыеп алына торган сөтне искә төшерсәң тагын да.
... Минем белән чак кына «сөзешми» калган сыерым, юлның икенче ягына чыгу белән, тагын үз эшенә – башын як-якка җиңелчә боргалап, «мыш-мыш» килеп, ялмап һәм тәмләп җәйге яңгырлардан соң шәпләп калыккан сусыл үләнне ашарга кереште. Мин исә, кая барганымны онытып, сөтлебикәгә, галиҗәнап саналырга тиешле шул җан иясенә, аның безне тук итәр өчен башын да күтәрми ризыклануына әле хәтсез карап тордым.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез