Имеш, бүген урта яшьтәгеләрнең, элеккеге чордашлары белән чагыштырганда, сәламәтлекләре дә яхшырак, беләкләрендә көч һәм дәрт тә күбрәк. Тел төпләрендә нәрсә ятуын чамалап була, әлбәттә. Җырларда сагынып җырланган яшьлеккә кире кайтабызмы?
Яшең җитсә кырыкка...
Юк, эшләр шырыкка түгел, яшьлеккә таба китмәгәе. Быел җәй РИА Новости басмасына биргән интервьюда Россия Фәннәр академиясе академигы Геннадий Онищенко илдә яшьлекнең югары чиген 35 тән 40 ка кадәр күтәрергә тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, хәзерге дөньяда кешеләрнең акыл һәм физик активлыгы артты, алар озаграк вакыт эшкә сәләтле булып кала. «Әле күптән түгел генә яшьлек чиге булып 30 яшь саналды, аннары аны 35 кә кадәр күтәрделәр, бүген чираттагы адымны ясар чак җитте. Яшьлек чиге – үзгәрә торган күрсәткеч: ул катып калган сан түгел, ә кешеләрнең реаль сәламәтлеген чагылдырырга тиеш. 65 кә җиткән кеше, сәламәтлеге булса, ни өчен эшләмәскә тиеш ди әле? Ул эшли дә, пенсиясен дә ала. Ә ник яшьләрнең яшен арттырмаска? Хәзер 40 яшьтә гаилә коралар, алар картмыни?» – диде ул.
Бүген «Яшьләр сәясәте турында» федераль закон нигезендә, 14–35 яшьлекләр яшь кеше булып санала. Әлеге категориягә керүчеләр яшьләр өчен ил күләмендәге төрле ташламалы программаларда, шул исәптән, «Гаилә ипотекасы» программасында (балалары булган очракта) катнаша ала.
Яшьләрнең яшен күтәрү тирәсендә бәхәс күптән бара. 2024 елда Медицина-биология федераль агентлыгы җитәкчесе Вероника Скворцова: «Алга таба яшьлек чиге илдә яшәүчеләрнең гомер озынлыгы арту сәбәпле үзгәрергә мөмкин», – дип белдерде. 2025 елда «Алдынгылар хәрәкәте» оешмасы идарәсе рәисе Артур Орлов: «Яшьлек чиген 40 ка кадәр булса да күтәрергә кирәк», – дип әйтте. Әлеге тәкъдимне ул вакытта илнең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко да хуплады.
Бу көннәрдә генә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш гериатры (гериатрия – картлык турындагы фән. – Авт.) Ольга Ткачева яшьлекнең 45 кә кадәр дәвам итүен әйтте. «Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, яшьләргә – 18–44 яшьлекләр, урта буынга 45–59 яшьлекләр керә», – дип белдерде ул. Дөрес, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы моны кире какты: бу хакта бөтен илләргә кагылышлы рәсми карар юк, яшь чикләрен аерым тикшерүләр кысасында гына үзгәртәләр икән. Тик утсыз төтен булмый диләрме әле?
Чиксез вакыт
Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров фикеренчә, яшьлек чиген күтәрү турындагы карар төптән уйланган булырга тиеш.
– Яшьләрнең яшен арттыру турында сөйләшүләр күптән бара. Бу хакта төрле дәрәҗәдә, Россиядә генә түгел, халыкара мәйданда да фикер алышалар. Соңгы яңалыкларның берсе: яшьлек чиген 45 кә кадәр күтәрмәкчеләр. Һәркем үз яшен күңеле аша тоя, әлбәттә. Яшьләрнең яшен күтәрсәләр, яхшырак булачак, дип әйтергә мөмкин. Бүген 14–35 яшьлекләр яшь кеше булып санала. «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә 14 яшькә кадәр булганнар белән дә актив эшлибез. Яшьләр өчен төрле проектлар гамәлдә. Аерым алганда, яшь галимнәрне торак белән тәэмин итү программасы кысасында дәүләт ярдәменә 35 яшькә кадәрге фән кандидатлары һәм 40 яшькә кадәрге фән докторлары дәгъва итә ала. Без хәзер үк яшьлек чигеннән чыктык. Яшьләрнең яшен арттырсалар, үз вакытында «соңгы поезд»га утырырга өлгерми калучыларга яшьләр программалары кысасында өстәмә мөмкинлекләр ачылачак. Шул ук вакытта, бу – бюджеттан өстәмә чыгымнар таләп итә. Шуңа күрә боларның барысын да ныклап уйлап бетерергә кирәк, – ди министр.

Икътисадчы Фәнис Хөсәенов әйтүенчә, яшьләрнең яшен арттыруның җитди сәбәпләре бар.
– Эш менә нәрсәдә: беренчедән, берничә ел элек илдә пенсия яшен күтәрделәр. Моның сәбәбе билгеле – Россиядә хезмәт ресурслары җитми. Пенсия яшен арттырганнар икән, димәк яшьләрнең яшен күтәрү дә мәҗбүри кебек. Икенчедән, дәүләт программаларының күбесе 35 яшькә кадәр булган гаиләләргә юнәлдерелгән. Ә яшьләр саны елдан-ел кими. Бу мәсьәләне миграция дә хәл итеп бетерә алмый. Шуңа күрә ярдәм чаралары 40–45 яшьлекләргә дә озайтылачак дигән сүз. Өченчедән, яшьләр күбрәк булган саен, алар эшләп тапкан акчасын күбрәк туздырачак, торак шартларын яхшыртачак һәм башкасы, – ди белгеч.
Фәнис Хөсәенов әйтүенчә, демография мәсьәләләрен дә исәптә тотарга кирәк. «50 дән яшьрәкләр хәзер сәламәтлеге турында күбрәк кайгырта: хәмер, тәмәкене артык кулланмаска, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышалар. Ничек кенә булмасын, якын киләчәктә без озаграк яшәячәкбез. Елдан-ел олыгаймыйбыз, ә яшәрәбез генә. Бүген илдә яшьләр аз, пенсионерлар күп, ә Хөкүмәткә эшче көчләр табарга кирәк. Шуңа күрә пенсия яше дә, яшьләрнең яше дә арта. Төп проблема демографиягә бәйле. Күп итеп бала тапсак, яшь чикләрен үзгәртүнең кирәге дә калмас иде, әлбәттә, – ди ул.
Татарстан Дәүләт Советы утырышында демографик картаю турында республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да әйтте. «Бүген Татарстанда яшәүчеләрнең уртача яше 40 тан артып китә: ир-атларда ул – 38, хатын-кызларда – 42 яшь», – диде ул.
«Һәр яшәгән ел бүләк»
Табиб-кардиолог Алия Хуҗина фикеренчә, яшьләрнең яшен арттырганнар дип кенә организм яшәреп китмәячәк, әлбәттә.
– Галимнәр раслап күрсәткәнчә, кешенең картаю тизлегенә аның яшәү рәвеше һәм көндәлек гадәтләре турыдан-туры тәэсир итә. 40 яшь ул – кеше организмы мөмкинлекләренең иң югары чиге. Барлык әгъзалар һәм системаларга иң зур йөк төшә. Моның нәтиҗәсе буларак организмда кичектергесез картаю процессы башлана. Бу яшьтә йөрәк-кан тамырлары авырулары, инфаркт, инсульт куркынычы бермә-бер арта. Шуңа күрә яшәрдем дип, артыгын кыланып ташламагыз. Йөрәк-кан тамырлары авыруларының яшәрүен үзебез үк күреп торабыз. Бүген 25–30 яшьлекләрдә инфаркт, инсульт очраклары беркемне дә гаҗәпләндерми, – ди табиб.
Психолог Зәйтүнә Әхмәтҗанова әйтүенчә, яшьлекне үсеп җитү, җитлегү белән бутарга ярамый.
– 40–45 яшьтә үзеңне яшь итеп хис итү ул – психологик яктан эчке ресурс билгесе. Субъектив яшьне өйрәнгән заманча тикшеренүләр күрсәткәнчә, үзләрен паспортта язылганга караганда яшьрәк итеп тойган кешеләрнең тормыштан канәгатьлек хисе, үз-үзләренә ышанычы зуррак, ә депрессия билгеләре кимрәк. Шул ук вакытта бүген картлык чиге дә кичектерелә: 2024 елда уздырылган тикшеренүдә соңгы дистә елларда кешеләрнең «Картлык кайчан башлана?» дигән сорауга җавабы бу чорның әкренләп өлкәнрәк яшькә күчүе турында сөйли. Әмма яшьлекне үсеп җитү, җитлегү белән бутарга ярамый. Сәламәт яшьлек ул – җанлылык, кызыксынучанлык, хәрәкәт һәм яңалыкларга ачык булу. Өлгермәгән яшьлек исә – җаваплылыктан качу һәм үз яшеңне кабул итүдән курку. Яшьлекне ничек тә озайтырга тырышырга түгел, ә тормышның һәр этабында матур итеп яши белү мөһимрәк. Һәр яшь –югалту түгел, ә яңа тәҗрибә. Һәр яшәгән ел ул – бүләк, чөнки урта яшькә дә, картлыкка да барып җитү һәркемгә дә насыйп булмый, – ди белгеч.
Балалар уенчыклары бренды хуҗасы Гөлназ Хәйруллина әйтүенчә, каш ясыйм дип, күз чыгармыйк.
– Әле кичә генә урта яшьтә идем, бүген мин кабат яшь икән, – ди 41 яшьлек эшкуар. – Тик бу бик кирәкме соң? Безне шулай тәрбияләделәр: яшьлек – юләрлек, ә 30 яшькә таба, ягъни урта яшькә җиткәч, синең гаиләң, эшең, яшәү урының булырга тиеш. Мөстәкыйльлек һәм аякта нык басып тору турында бара сүз. Әнә шул җитлеккәнлек 40–45 яшьнең теге ягына күчә икән, нинди буын үсеп җитәчәк? «Яшь» кешегә ипотеканың да, карьераның да кирәге юк. Ә 45 тә чәч агаргач, инде соң булуы бар.
Сораштыру
Узган ел илдә яшәүчеләр арасында үткәрелгән сораштырудан күренгәнчә, респондентларның яртысы яшьлекне арттыруга каршы. Алар әйтүенчә, иртәрәк үсеп җитәргә кирәк. Сораштыруда катнашучыларның 21 проценты яшьләрнең яшен күтәрү турындагы тәкъдимне тулысынча хуплый, ә һәр унынчысы “файдасы булган очракта гына”, мәсәлән, “Пушкин картасы”ннан файдалану мөмкинлеген бирсәләр, кабат яшьлеккә кайтырга әзер. Илдә яшәүчеләрнең 19 проценты әлеге мәсьәләгә битараф. Россиялеләрнең 32 проценты яшьлек – 30 яшькә кадәр, 22 проценты – 35 кә, 10 проценты – 40 ка, 9 проценты – 45 кә кадәр дәвам итә дип саный. Шул ук вакытта бүген халыкның 58 проценты үзен биологик яшеннән яшьрәк хис итә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез