Үз-үзен үтерергә теләгән яшүсмер кызлар диварда язу калдырган (ФОТО)

Казанның Петербург урамында урнашкан ташландык бинада ике укучы үз-үзен үтерергә уйлаган. Аларның берсе һәлак булган, дип хәбәр итә Татарстан-24.

Узып баручы фаҗига шаһиты була. Ул икенче кызны коткарып кала да - ашыгыч ярдәм чакырта. Кызны хастаханәгә салалар.

Телеграмм-канал мәгълүматлары буенча, укучылар барысы белән дә хушлашып дусларына хат җибәрә. Аларны бу адымга бармаска үгетлилләр, әмма барып чыкмый. Шулай ук фаҗига алдыннан кызлар ташландык бина диварында язу да калдырганнар.

Һәлак булган кызның балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә исәптә торуы мәгълүм.

Тикшерү комитетының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бу хәлнең нечкәлекләре һәм шартлары ачыклана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре