Газетага язылу

Үзәк банк озак вакытка салынган акча буенча иминият суммасын ике тапкыр арттырырга җыена

Үзәк банк кредит оешмасына озак срокка салынган акчалар буенча иминият суммасын ике тапкыр арттырырга ниятли. Максаты – банкларга клиентларны күбрәк җәлеп итү. Үзәк банк рәисе урынбасары Ольга Полякова “Интерфакс” агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

“Шул рәвешле банкларга акча салучыларны арттырырга ниятлибез. Хәзерге вакытта 3-5 елдан күбрәк вакытка салынган акча буенча иминият суммасын 2,8 миллион сумга җиткерү мәсьәләсе карала”, – дип белдергән ул.

Полякова билгеләп үткәнчә, банклар мондый кертемнәр буенча Кертемнәрне иминиятләштерү фондына азрак акча җибәрәчәк, ә шул рәвешле янга калдырылган акчаны үзләренең кертемчеләренә тәкъдим итә алачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре