Башлангыч мәгълүматларга караганда, дүрт партия 5 процентлы чикне узып, исемлекләр буенча Дәүләт Думасына үткән. Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Панфилова шул хакта хәбәр итте, дип яза “РИА Новости”.
Болар – “Бердәм Россия” (57,83% тавыш), КПРФ (13,81%), ЛДПР (8,97%), “Новые люди” (7,96%).
Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы билгеләп үткәнчә, “Справедливая Россия” партиясе дә 5 процентлы чикне узарга мөмкин. Моннан тыш, башлангыч мәгълүматлар буенча, “Бердәм Россия” 225 бер мандатлы округлар буенча 208 округта җиңгән.
КПРФтан кандидатлар 5 округта беренче урынны алган. “Справедливая Россия” – 4, ЛДПР – 2, “Родина” партиясе – 1 округта беренче урынга чыккан. Үз-үзен тәкъдим итүчеләр 4 округта җиңгән. Соңгы мәгълүматларга караганда, “Бердәм Россия” партиянең парламент сайлавында катнашуы тарихында рекордлы сандагы урынга – 355 депутат урынына, КПРФ – 40, ЛДПР – 25, “Новые люди” – 20, “Справедливая Россия” – 4, “Родина” – 1 урынга ия була.
Дистанцияле электрон тавыш бирүдә “Бердәм Россия” 49,06% тавыш җыйган. “Новые люди” – икенче (15,42%), КПРФ – 12,26%, ЛДПР – 10,79% тавыш җыйган. Сайлаучыларның 59 процентыннан күбрәге тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга килгән. Тавыш бирүнең ахыргы йомгаклары 25 сентябрьдә мәгълүм булачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез