Банклар балаларга якыная! Бәгырь җимешләре өчен банк картасын чыгару үсә, яңа уку елы башланыр алдыннан бу күрсәткеч тагын да арта, ди белгечләр. Бер яктан караганда, бала-чагага карта рәсмиләштерү банкларга файдага гына. Бу киләчәктә банкка мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган яңа клиентлар дигән сүз бит. Балалар өчен банк картасы ничек эшли? Гомумән, бала белән акчаны кайчан таныштырырга?
Статистика күрсәткәнчә, банк картасын, нигездә, балалар юл чыгымнарын каплау, мәктәптә ашау, күңел ачу чаралары, офлайн һәм онлайн кибетләрдә сатып алулар өчен куллана. Балалар өчен банк карталары ике төрле була: балалар өчен (14 яшькәчә) һәм яшьләр өчен (14 яшьтән үсмерләргә).
Россия Гражданнар Кодексының 28 маддәсе нигезендә, алты яше тулган бала вак-төяк көнкүреш сатып алуларны башкара һәм ата-анасы биргән акчаны мөстәкыйль куллана ала. Димәк, шушы яшьтән балаларга карта ясатырга мөмкин. Дөрес, әти-әнисенең картасына өстәмә буларак кына. Әти-әни әлеге картага чикләүләр дә куя ала (мәсәлән, фәлән суммадан артык акчаны сарыф итмәскә). 14 яшьтән соң исә үсмергә үзенә үк шәхси карта ясатырга мөмкинлек бирелә.
Шәхси банклар да, дәүләт банклары да балалар өчен карталарны актив чыгара хәзер. Шунысы бар: балалар дип кенә банклар хезмәт күрсәтү өчен комиссия алудан туктамый. Андый карталарның барысына да бушлай хезмәт күрсәтү каралмаган.
Балалар өчен нинди акча кулай соң? Финанс консультанты Татьяна Волкова болай ди:
– Кәгазь, тимер акча бирү балага акча төрләре белән танышырга мөмкинлек бирә. Чыгымны да чамаларга була. Әмма мондый акчаны югалту куркынычы зуррак. Ә картадагы акчаны югалту ихтималы азрак. Карта белән түләү балага үзен «мин – зур кеше» дип хис итәргә мөмкинлек бирә. Банк картасының телефонда кушымталары була. Бу керем-чыгымнарны анализларга, нәрсәгә ничә сум акча тотылганын карарга мөмкинлек бирә. Аннан банк карталарында кешбэк системасы бар бит әле. Аңлы экономия төре. Билгеле бер сатып алудан акча кире кайта – бу да баланы шатландырмый калмый.
Финанс белгече әйтүенчә, 3–8 яшьлек балаларга банк картасы ясату иртәрәк әле. Кайбер очракларда 10 яшьлек балаларга да андый җаваплы эшне тапшыру хәерле түгел. «10 яшьтән кулланырга була. Бу яшьтә бала алдарак әйтеп үткән картаның уңай якларын тиешенчә бәяләп, файдаланачак», – дип киңәш итә Волкова.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы Булат хәзрәт Мөбарәков дин буенча баланың алыш-биреше ничек дөрес булырга тиешлеген аңлатты:
– Баламы, өлкән яшьтәге кешеме, акчаның кыйммәтен аңлап, аны чамалап тотарга тиеш ул. Икенчедән, «актив», «пассив» дигән төшенчәләрне белү шарт. Активның күбрәк булырга тиешлеген аңлатырга кирәк. Акчаның безнең кесәгә ничек керүен һәм ни рәвешле чыгуын да анализлый белергә кирәк, – ди хәзрәт. – Әгәр ата-ана әнә шуларны төгәл белсә, аңласа, балага да курыкмыйча акча биреп, аны акча тотарга өйрәтә ала. Юк икән, балага дип бирелгән акчага, пособиегә кирәк-ярак сатып алуың хәерлерәк. Дин буенча баланың алыш-биреше дөрес булсын өчен, шундый шарт бар: ул яхшылык белән яманлыкны аера белергә тиеш.
Әти-әни ни уйлый?
Алсу ӘХМӘТОВА, арбитраж идарәче ярдәмчесе:
– Минем ике балам бар. Улыбызга – 10, кызыбызга – 7 яшь. Икесендә дә банк картасы бар. Бу карталар минем төп исәп-хисап счеты аша эшләнгән. Димәк, балаларымның картасына ниндидер акча керә йә чыга икән, мин боларның барысын да күреп торам. Контроль минем өстә. Балалар республикакүләм һәм илкүләм ярышларга еш йөри. Андый вакытларда банк картасын бирмичә мөмкин түгел. Бу бик җайлы. Кирәк булса, акча җибәрәм. Бала аны ничек тота, монысын да күрәм.
Балабызның шәхси кабинетында акча туплау өчен кертем дә ачылган. Әйтик, бәйрәмнәрдә аңа кулына акча бирәләр икән, ул аны миңа тапшыра һәм мин бу акчаны картасына кертем итеп салып куям. Бала кертемдәге акчасының артуын, ничек җыелуын күзәтеп тора. Азмы-күпме финанс грамоталылыгына өйрәтү дип саныйм моны. Ул булган акчасын бетерергә түгел, ә җыярга тырыша. Улыбыз шулай итеп үзенә телефон сатып алды. Аның үрнәгендә 7 яшьлек кызыбыз да акча җыеп, телефонлы булды. Банкларның мондый карталар тәкъдим итүен бик хуплыйм. Әмма ата-ана контроле дә булырга тиеш!
Миләүшә ШӘФЫЙКОВА, маляр:
– Бала-чага, үсмерләргә карта бирүне бик үк хупламыйм. Еш кына бу карталарны мошенниклар файдалана, диләр бит. Үскәч, үзләре акча тота башларлар, дим. Олы кызыбыз үсте инде. Хәзер үзе әни булырга әзерләнә. Кече балабыз мәктәптә укый. Әлегә кирәк акчаны кулына бирәбез. Элек вак-төяк акчаны да, кәгазь акчаны да «копилка»га җыеп баралар иде. Ике кызның да гомер-гомергә аерым «копилка»лары булды. Кечесе әле дә җыя. 10 яшьлек «юбилее»ннан соң санап караган иде: 10 мең сум акча җыелган. Әле тимер акчаларын да кушсаң, күбрәктер дә. Шул акчага электрон китап алырга хыяллана.
САН
* Үзәк банк мәгълүматларына ышансаң, 2024 елның икенче кварталында мошенниклар россиялеләрнең һәм компанияләрнең счетларыннан 4,8 млрд сум акча урлаган. Күпчелек урлаулар СБП (тиз түләү системасы) һәм банк хезмәтен дистанцион күрсәтү юллары аша башкарылган.
* «Выберу.ру» финанс хезмәтенең җәен оештырган сораштыру нәтиҗәләренә караганда, балаларның 48 процентында шәхси банк картасы бар икән. Респондент гаиләләрнең 30 процентындагы бала күптән инде сатып алуларны банк картасы аша гына башкара, ди. Ата-аналарның 18 проценты балаларына банк картасын яңа уку елы башланыр алдыннан ясаткан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез