"Үзсүзле бала булдың. Ботинкаларыңдагы шнурыңа кадәр син әйткәнчә бәйләнергә тиеш иде"

Марат Яруллин, җырчы:

– Мин, Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районының Актукта авылында туып үскән бала, кечкенәдән сәхнәгә тартылдым. Апам Гөлнара мине үз янына – Мәскәүгә алып китеп, зур сәхнәгә юл салды. Өстемә берсеннән-берсе матур костюмнар киеп, гитара асып, телевизор яки көзге алдына басып, «концерт»лар куя идем.

Гаиләбез иҗади. Сәнгатькә хирыслык әтинең әтисе – бабай ягыннан килә. Әтием Мәксүт тә гомере буе баянда оста уйнады, озак еллар мәдәният бүлеге җитәкчесе булып эшләде, хәзер дә туган авылымда мәдәният йорты җитәкчесе. Әнием Рафия – мөгаллимә, ул да җыр-моңга мөкиббән. Продюсерлар белән контракт-килешү төзегәнем булмады, миңа алар кирәкми дә.

Мин – гаиләдә төпчек бала. Андый-мондый кимчелек кылсам, төзәтергә әти-әнинең бер карашы җитә. Әмма мин кечкенәдән бик шук, шаян булганмын. Әни әле дә: «Улым, син бик үзсүзле бала булдың. Ботинкаларыңдагы шнурыңа кадәр син әйткәнчә бәйләнергә тиеш иде», – дип искә ала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре